Яһүдләр Миңнехановка үз проблемнарын җиткермәкче
Җомга көнне Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның яһүдләр җәмъгыяте вәкилләре белән очраша. Республикада 10 меңгә якын яһүд яши. Яһүдләрнең федераль милли-мәдәни мөхтәрияте башлыгы Михаил Скоблионок сүзләренчә, алар Татарстанда рәхәт яши, әмма проблемнарсыз түгел. Президент белән очрашуда яһүдләргә кагылган дүрт мәсьәләне кузгатырга ниятлиләр. Яһүдләрнең үз зиратын булдыру, мәктәбен зурайту, синагоганы бюджет тарафыннан финанслау һәм Универсиада вакытында яһүд музыкасы фестивален үткәрү.
мультимедиа
-
апрель 18, 2012Оренбурда сәүдәгәр Әхмәт Хөсәеновның йорт җиһазлары табылды
-
апрель 17, 2012Сарытауда татар тормышы
-
апрель 16, 2012Түбән Камада дуңгызчылык
-
апрель 16, 2012Норвегиядә Брейвик мәхкәмәсе башланды
-
апрель 15, 2012Түбән Кама инвалидлары шартлар булмауга зарлана
-
апрель 14, 2012Казан халкы Иделне хосусыйлаштыруга каршы чыкты