11 июльдә дүрт татар табибы Казаннан Фәлестингә юл алды. Алар яраланган кешеләрне дәваларга китте. Бу эшне табиблар бушлай башкара. Фәлестингә барырга теләүче табиблар дүртәү булды. Алар – гомуми хирург, кан тамырлары хирургы, хатын-кыз табибы һәм онкология табибы. Табиблар иң элек Казаннан Мәскәүгә, Мәскәүдән Каһирәгә, ә Каһирәдән Фәләстингә юл тотачак. Мәскәүдә аларга тагын өч табиб кушыла. Шулай итеп, Русиядән Фәлестингә барлыгы җиде табиб китә һәм шуларның дүртесе – татарлар. Казанга табиблар 26 июльдә әйләнеп кайтырга тиеш. [Гөлназ Бәдретдин фотолары]
Казаннан дүрт табиб фәлестиннәргә ярдәм итәргә китте
1
Мөслим Гайнановның кызы әтисен җибәрәсе килмичә, соңгы минутка кадәр “Әтием, әтием”, дип елады
2
Мөслим Гайнановның кызы әтисен җибәрәсе килмичә, соңгы минутка кадәр “Әтием, әтием”, дип елады
3
Кан тамырлары хирургы Рөстәм Әхмәтҗәнов гаиләсе белән
4
Кан тамырлары хирургы Рөстәм Әхмәтҗәнов кызы белән
5
Мөслим Гайнановның кызы әтисен җибәрәсе килмичә, соңгы минутка кадәр “Әтием, әтием”, дип елады
6
Фәлестингә китүче хатын-кыз табибы Лилия Газизова (у)
7
Фәлестингә китүче хатын-кыз табибы Лилия Газизова (у) һәм аны озатучы Гөлнара Вафина
8
Поезд кузгалыр алдыннан табиблар бергәләшеп вокзал перронында намаз кылды
9
Саубулашуның соңгы мизгелләре
10
Саубулашуның соңгы мизгелләре
11
Саубулашуның соңгы мизгелләре