14:43
7.12.2012
Азатлык радиосы "Татар мәгълүмат кыры: бүгенге халәте һәм киләчәге" секциясеннән туры трансляция оештырырга ниятли. Казан вакыты белән сәгать 16.00да башланып дип көтелә.
17:26
7.12.2012
Азатлык "Татар мәгълүмат кыры: бүгенге халәте һәм киләчәге" секциясеннән туры трансляция тәкъдим итә. Тавыш сыйфаты өчен гафу үтенәбез.
18:55
7.12.2012
Казанда дөнья татар конгрессы корылтае барган минутларда Азатлык татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин, татар активистлары Зиннур Әһлиуллин һәм Илдар Мостафаев тоткарланды. Алар конгресс кунакларына мөрәҗәгать итеп ялгыз пикетка чыккан. 5 сәгать сорау алудан соң барысы да җибәрелгән. Таләпләре һәм иртәгә үтәчәк пикет турында Наил Нәбиуллин Азатлыкка сөйләде: "Ялгыз пикетка чыкмакчы идек. Конгресс кунаклары арасында милли җанлы кунаклар да бар, аларны 8 декабрь үтәчәк пикетка чакырмакчы идек. Русиянең яңа мәгариф канунына каршы пикет иртәнге 10да Бауман урамында үтәчәк."
10:03
8.12.2012
8 декабрь, шимбә. Дөнья татар конгрессының V корылтаеның пленар утырышы башлана. Азатлык радиосы туры трансляция тәкъдим итә.
10:17
8.12.2012
Конгресс пленар утырышка әзерләнә. Аңа кадәр холлда татар киемнәре һәм атрибутлары күргәзмәсе оештырылды. #tatar http://t.co/2NTV9BX3
— Lenar Mukhamadi (@mukhamadi) 8.12.2012
10:22
8.12.2012
Кешеләр әле дә утырышып бетми. Утырыш соңрак башланганга охшап тора. #tatar
— Lenar Mukhamadi (@mukhamadi) 8.12.2012
10:25
8.12.2012
Фәрит Мөхәммәтшинның президиум составына кертергәме? Делегатлар сайлап ризалык бирде. Фәрит Хәйрулла улы утырышны алып барачак #tatar
— Lenar Mukhamadi (@mukhamadi) 8.12.2012