Яшь биюче, башкаручы Резедә Ганиуллина
"Авыл кызлары да тырышсалар, максат куйсалар зур уңышларга ирешә ала", ди "Кызган таба"ның чираттагы кунагы, 25 яшьлек Резедә Ганиуллина. Ул биюче – Салма, яшь башкаручы – Сәрбиназ буларак билгеле. Алар биш бертуган кыз үсәләр һәм бөтенесе дә татар җырларын башкаралар. Әнисе Зөлфия кызларны бер үзе үстерә, шуңа да Резедә яшьли үз көнен үзе күрергә тырыша, биергә өйрәнә, җырлый башлый. Беренче клибын "Әни күңеле" җырына төшергән. "Талантны үстермәсәгез ул югала, үзеннән-үзе берни булмый. Көн дә күнегүләр эшләргә, үз көчеңә ышанырга кирәк", ди биюче, яшь башкаручы Резедә Ганиуллина.
мультимедиа
-
февраль 24, 2025Русия-Украина сугышына — 3 ел. Азатлык журналистлары сөйли
-
февраль 04, 2025Украинаның Сумы өлкәсендә тормыш ничек?
-
декабрь 26, 20242024 елда без кемнәрне югалттык?
-
декабрь 23, 20242024 елга нәтиҗәләр һәм 2025 елга максатлар
-
август 22, 2024Журналистлар Суджа шәһәрендә булып китте