Русиядән АКШка асрамага алынган Марк һәм Грейс Юрен
Үсмерләр Марк һәм Грейс Юреннар тумышлары белән Русиянең Курски шәһәреннән. Хәзер алар Нью-Йорк штатының төньягындагы кечкенә генә Һайлендс шәһәрендә яши. Аларның үги әниләре АКШ ватандашы Ингрид үсмер чагында ятимнәр турында китап укыган була һәм кайчан да булса ятим бала алачакмын дигән карарга килә. Башта Ингрид ире Дэвид белән Курскидагы балалар йортыннан 10 айлык кыз ала. Ике ел узгач Курскидан тагын бер баланы – Маркны үзләренеке итәргә карар кылалар. Хәзер Маркка 14, ә апасы Грейска 16 яшь.
мультимедиа
-
февраль 24, 2025Русия-Украина сугышына — 3 ел. Азатлык журналистлары сөйли
-
февраль 04, 2025Украинаның Сумы өлкәсендә тормыш ничек?
-
декабрь 26, 20242024 елда без кемнәрне югалттык?
-
декабрь 23, 20242024 елга нәтиҗәләр һәм 2025 елга максатлар
-
август 22, 2024Журналистлар Суджа шәһәрендә булып китте