28 октябрьдә Русия ислам университетына 15 ел һәм аның каршындагы Коръән-хафизлар әзерләү үзәгенә 10 ел тулу уңаеннан тантаналы чара үтте
Русия ислам университеты 15 еллыгын билгеләде
1
Күп кенә бәйгеләрдә җиңеп чыгучы, Коръәнне яттан белүче, РИУ тәмамлаган Руслан Фәрхетдинов кунакларга Коръән сүрәләре укый. Аида Сәйдәш фотолары.
2
Сүрия башкаласы Димәшк мөфтие, Сүриянең «Әл-Фатх» институты ректоры Абделфәттах әл-Бизм
3
Теология факультеты шәкертләре барлык халыкларның да бер анадан тууын аңлаткан Зирәклек агачы әзерләгән.
4
Дөнья мөселман яшьләре ассамблеясе генераль секретаре киңәшчесе Фәйсал Сәад бин Җабр
5
Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттахов
6
Шәригать факультеты кызлары татар-башкорт көнкүрешен чагылдыра
7
РИУда укучы кыз Сөембикә образында
8
РИУ ректоры, профессор Рафыйк Мөхәммәтшин кунакларны сәләмли
9
Чарада Казан һәм милли сүрәтләр төшерелгән һәдияләр дә тәкъдим ителде
10
Тантанада катнашучылар
11
Коръән-Хафизлар үзәге шәкертләре гарәп илләренең мәдәниятен чагылдыра
12
Гарәп теле укытучысы Айгөл Антонова чарага бәрбәр халкының милли киемен киеп килгән