Төмән өлкәсендә 19 февральдә ачылган өлкә татар мәдәният көннәре зур гала-концерт белән тәмамланды. Былгы мәдәният көннәре Җиңүнең 70 еллык юбилеена һәм Әдәбият елына багышланды. Аның програмы да шул юнәлештә төзелгән иде. XXIV “Таң йолдызы” балалар иҗаты фестивале, V “Халык сәнгате” үзешчән иҗади сәнгать бәйгесе, 4 апрельдә өлкә татар Конгрессы оештыруында Төмән шәһәрендә үтәчәк V өлкә татар фольклор фестиваленә сайлап алу турлары, гадәттәгечә, милләттәшләребез күпләп яшәгән төбәкләрдә барды.
Төмән өлкәсендә татар мәдәнияте көннәре
1
Ялуторның танылган "Сандугач"ы
2
Аслана биючеләре гел алда
3
Ветеранны тәбрикләү
4
Әбүзәр Миннебаев, Яна Абдуллина
5
Зал шыгрым тулы
6
Киндерлеләр
7
Мәдәният алдынгысы Җәгъфәр Касыймовны депутат тәбрикли
8
Муллашларның кул эшләре
9
Рамазановалар җырлый
10
Талымхан балалары
11
"Төйдереп бию"
12
Тубылның һәрьяктан булдыклы балалары
13
"Умырзая" ансамбленә бер генә ел
14
"Шытыр-шатыр" ансамбле
15
Ямбайлар
16
"Яңарыш" редакциясендә
17
Яркәү "Туган тел"е
18
Бүләкләү тантанасы