Белорет районындагы юл казасында биш кеше һәлак булды
Җомгага каршы төндә Башкортстанның Белорет районында, Уфа-Инзер-Белорет машина юлының 197нче чакрымында Рено "Логан" җиңел машинасы һәм "Газель" бәрелешү нәтиҗәсендә биш кеше һәлак булды. Беренчел мәгълүматларга караганда, җиңел машинада барган ир кеше, хатыны һәм ике бала, "Газель" машинасын йөртүче һәлак булган. ЮХИДИ хезмәтәрләре хәбәренчә, Рено "Логан"да рульдә Чиләбе өлкәсе Магнитогорски шәһәреннән 40 яшьлек ир булган. Аның белән 36 яшьлек хатыны, 14 яшьлек уллары, 6 һәм 4 яшьлек ике кызлары булган. "Газель" машинасының йөртүчесе 28 яшьлек Магнитогорск кешесе булган. Ике машина йөртүче, хатын-кыз, ир бала һәм 4 яшьлек кыз каза урынында һәлак булган. 6 яшьлек кыз белән "Газель" пассажиры хастаханәгә озатылган. Рено "Логан" каршы як юлга чыккан дип белдерелә. Пәнҗешәмбе генә шулай ук Белорет районында маршрут автобусы белән җиңел машина бәрелешү нәтиҗәсендә өч кеше һәлак булган иде.
мультимедиа
-
май 08, 2023Курган өлкәсендә татар авылы янган
-
ноябрь 07, 2022Мобилизациягә эләккән ирләр Казанда баш күтәргән
-
март 15, 2021Казанда Нәҗибә Ихсанова белән хушлаштылар
-
февраль 25, 2021Югары мәхкәмә ТИҮ эшен карый башлады
-
гыйнвар 23, 2021Казанда Навальныйны яклау чарасы
-
гыйнвар 20, 2021Казанда онлайн-мәдрәсә тәкъдим ителде