Татарстан Путинны ничек сайлар?
Путин дүртенче тапкыр Русия президенты булып сайланырга җыена. Татарстанда аңа ничек тавыш бирерләр? 2017 ел республика өчен бик авыр булды. Татфондбанк бөлгенлеккә төште – Мәскәү аны коткаруга бармады. Татарстан белән Русия арасында килешү мөддәте чыкты – Путин аны озайтмады. Аның урынына Путин татар теле дәресләрен ихтыярига калдырды – татар теленә чын һөҗүм башлшанды. Өстәвнә Мәскәү Татарстан салымнарын үзенә күбрәк ала башлады. Шушы хәлләрдән соң Татарстан халкы Путинга ничек тавыш бирергә тиеш? Рөстәм Миңнехановның җавабы әзер – Путинны республика халкының 80% яклый ди Татарстан президенты.
мультимедиа
-
август 17, 20236. Тарату юллары
-
август 17, 20235. Tor күперләре
-
август 17, 20234. Tor браузеры
-
август 17, 20233. VPN нигә кирәк?
-
август 17, 20232. Томалауны урау
-
август 17, 20231. Кереш видеосы