"Мөхәммәдия" мәдрәсәсе шәкертләре дини китапларны урамга чыгарган
Казанның “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә төзекләндерү эшләре бара, "кирәкмәгән" китаплар урамга чыгарылган. "Мөхәммәдия" шәкертләре әйтүенчә, китапларны уку йорты җитәкчләре урамга чыгарырга кушкан. Кайбер дини китапларны аяк белән таптап йөргәннәр. Социаль челтәрләрдә атаклы мәдрәсә китапханәсе юкка чыгарыла дигән язма пәйда булгач, кайбер активистлар аларны коткарырга, үзләренә алып кайтырга дип килгән, әмма алар ишегалдыннан куып чыгарылган. Шәкертләр җәнҗал чыгудан куркып китапларны кире бинага ташый башлаган. Азатлык хәбәрчесе нәкь шул вакытка туры килде. Тарихи бинадан күченү инде атна дәвамында бара. Китапларның бер өлеше Мөзаффария, Буа мәдрәсәсенә җибәрелгән. Бу китаплар да сайланып башка уку йортларына җибәреләчәк, мөһим, кыйммәтле китаплар ташланмаячак дип ышандыралар.
мультимедиа
-
май 08, 2023Курган өлкәсендә татар авылы янган
-
ноябрь 07, 2022Мобилизациягә эләккән ирләр Казанда баш күтәргән
-
март 15, 2021Казанда Нәҗибә Ихсанова белән хушлаштылар
-
февраль 25, 2021Югары мәхкәмә ТИҮ эшен карый башлады
-
гыйнвар 23, 2021Казанда Навальныйны яклау чарасы
-
гыйнвар 20, 2021Казанда онлайн-мәдрәсә тәкъдим ителде