Әхмәт авылы халкы агуга каршы чыга
Зәй районының Әхмәт авылы янында "Агросила" холдингының "Зәй" агрофирмасы эретмә корылмасы төзи. Әхмәтләр анда агулы матдәләр сакланачак дип моңа каршы чыга, әмма кешеләр фикерен сораучы юк – бу җир агрофирма җире санала. Авылның артезиан коесына агулы матдәләр эләгү, туфракның агулануы, агу исе җил белән авылга таралу ихтималы – боларның берсе дә җитәкчелекне борчымый. Бу вакыйгадан Татарстанның Умартачылар җәмгыяте дә хәбәрдар, алар да Дәүләт шурасына мөрәҗәгать итәргә җыена. Азатлык хәбәрчесе Әхмәт авылында булып кайтты.
мультимедиа
-
февраль 24, 2025Русия-Украина сугышына — 3 ел. Азатлык журналистлары сөйли
-
февраль 04, 2025Украинаның Сумы өлкәсендә тормыш ничек?
-
декабрь 26, 20242024 елда без кемнәрне югалттык?
-
декабрь 23, 20242024 елга нәтиҗәләр һәм 2025 елга максатлар
-
август 22, 2024Журналистлар Суджа шәһәрендә булып китте