2021 елның 16 декабрендә кырымтатарларның Örnek (Үрнәк) бизәге ЮНЕСКО матди булмаган мирас исемлегенә кертелде.
Кырымтатарларның Örnek бизәге ЮНЕСКО исемлегенә кертелде
1
Алка һәм беләзек — Örnek бизәге хәзерге вакытта зәркән эшләнмәләрендә, чигү, туку, чүлмәк ясау, агач кисү, пыяла, дивар бизәкләрендә дә кулланыла
2
Кырымтатарларның алтыннан чигү техникасы. Бу экспонатлар — букча, шкатулка һәм фес 2020 елда Акмәчет күргәзмәсендә күрсәтелде
3
Кырымдагы традицион чигү студиясендә кул эше осталары. Тепловка авылы, 2004 ел
4
Пыяла бизәге. Афиза Йосыф эше, 2018 ел
5
Örnek бизәкле керамика. Сәнгать әсәрендә һәр чәчәк һәм бизәк әһәмияткә ия санала. Örnek бизәгендә 35кә якын символ кулланыла.
6
Чигүле оекбаш бәйләве. Кайбер символлар бергә дә кулланыла — мәсәлән, Гөлчәчәк (кияүдәге хатын-кыз) эчендәге лалә чәчәге (ир-ат), ир белән хатын арасындагы мәхәббәтне аңлата
7
Милли бизәк белән бизәлгән комганнар. Örnek - кырымтатарлар тормышының аерылгысыз өлеше һәм үзбилгеләнүнең мөһим элементы
8
Милли бизәк белән бизәлгән хатын-кыз баш киеме
9
Энә мендәрчеге
10
Киевта бер укучы Örnek бизәге ясый. Совет чорында бу сәнгать традициясе юкка чыга язды
11
Керамик тәлинкәләр
12
Пыялада Örnek бизәге