Наил Заһидуллин Башкортстанның авыл мәктәбендә физика, информатика укыта. 24 февральдән бирле ул авылында диссидентка әверелгән. Сугышка каршы позициясе өчен аңа "сатлыкҗан", "бишенче колонна" дип язалар, аноним әләкләр белән интектерәләр. Сугышка каршы булуы аркасында ул күп кенә якын дусларын югалткан. Кешеләр белән аралашу авырлашты, үз фикереңне әйтергә курку чире таралды, басым артканнан арта, ди ул. Мөгаллим сугыш башлану белән Русиянең укытучылары исеменнән оештырылган петицияне дә, "Яблоко" фиркасе язган ачык хатны да имзалаган. Әлегә боларның берсе дә уңай нәтиҗә китермәде, ди ул, әмма ничек кенә булмасын, көрәшемне туктатмыйм, ди педагог.
мультимедиа
-
февраль 24, 2025Русия-Украина сугышына — 3 ел. Азатлык журналистлары сөйли
-
февраль 04, 2025Украинаның Сумы өлкәсендә тормыш ничек?
-
декабрь 26, 20242024 елда без кемнәрне югалттык?
-
декабрь 23, 20242024 елга нәтиҗәләр һәм 2025 елга максатлар
-
август 22, 2024Журналистлар Суджа шәһәрендә булып китте