25 октябрьдә елның соңгы сабантуйларының берсе Кыпрыста, Лимассол шәһәрендә узды. Җәйләрен эссе климатлы илләрдә татар-башкортның милли бәйрәме гадәттә язын уза, Кыпрыста да моңарчы апрельдә үткәрәләр иде. Быел, төрле сәбәпләр аркасында, Сабантуй көзгә калган.
Бәйрәмгә Казанга җырчы һәм гармунчы Рәзил Камалов һәм җырчы Рәфинә Ганиуллина килгән. Рәзил Камалов Кыпрыс Сабан туеның иң еш кунагы дияргә була.
Инде берничә ел рәттән бәйрәмнең төп оештыручы — җырчы Мәрьям (Алсу Җиһангирова).
Сабантуйда шулай ук җирле музыкантлар да, үзешчән җырчы-биючеләр дә чыгыш ясаган, милли уеннарда балалар да, зурлар да актив катнашкан.