Октябрь ахырында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров республикадагы эчке сәясәт өчен җаваплы җитәкчелекне кискен үзгәртте. Үзенең күпьеллык фикердәше, "дустым" дип атап, еллар буе үргә ктүреп килгән кешесе Азат Бадрановны Башкортстан башлыгы администрациясендә эчке сәясәт өчен җаваплы беренче җитәкче урынбасары вазифасыннан азат итте. Аның урынына киң җәмәгатьчелеккә әллә ни билгеле булмаган галим, Башкорт дәүләт хезмәт һәм идарә академиясенең элеккеге ректоры Данияр Абдрахманов килергә җыена. Азатлык Радисоы Азат Бадрановның сәяси биографиясен искә ала, белгечләр белән аның китү сәбәпләрен анализлый һәм төбәктә эчке сәясәттә үзгәрешләр булырмы-юкмы дип уйлана.
Бадранов – китә, Абдрахманов – килә
Башкортстан башлыгы администрациясендәге мөһим үзгәрешләр турында 26 октябрьдә хәбәр ителде — республикадагы эчке сәясәт өчен Данияр Абдрахманов җавап бирәчәк. Ул Радий Хәбиров такымында Азат Бадрановны алыштыра. Ә Бадранов аның урынына - Башкорт дәүләт хезмәте һәм идарә академиясе (БАГСУ) ректоры вазифасына бара. Хәбиров Бадрановны кыска тотып белән озатты: "Аңа бу эштә уңышлар телик".
Шул ук җыелышта Хәбиров Данияр Абдрахмановны үзенең ярдәмчесе итеп билгеләве турында әйтте, әмма киләчәктә башлык идарәсе җитәкчесе урынбасары булачагына да ишарә ясады:
"Мин яшереп тормыйм: Данияр Мәүлиярович администрация башлыгының сәяси эшләр урынбасары булачак. Аның тәҗрибәсе зур. Аңа уңышлар телик".
Кем ул Данияр Абдрахманов?
Абдрахманов берникадәр вакыт Татарстан белән дә бәйле булды. Моңа кадәр Татарстан белән һичнинди мөнәсәбәте булмаса да, 2019 елның мартында ул кинәт кенә Болгар ислам академиясе ректоры итеп билгеләнде. Ул моңа кадәр Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты каршындагы рухи иминлек һәм дини белем бирү үсеше институтын җитәкләде.
БИАда зур нәтиҗәләргә ирешә алмады дияргә була. Аның чорында академиянең Кириенко рәислегендәге Багучылар шурасы утырышы узды. Әмма ректор матбугат белән дә, Татарстан мөселман җәмәгатьчелеге белән дә актив аралашмады. Шулай ук БИАда даими эшләгән гарәп укытучылары аның дөньяви тормыш алып баруыннан канәгать булмавы турында да сүзләр йөрде.
Нәтиҗәдә уфалы галим ректор вазифасында ике ел да утырмады — 2021 елның гыйнварында китте. Ул Уфага кайтып, мартта БАГСУ ректоры итеп билгеләнде. Татарстанда аңа КФУда эш тәкъдим ителде дип сөйлиләр, ләкин ул моны дәрәҗә кимүе дип санап, кабул итмәгән дип яза "Бизнес Онлайн". 2023 елда Абдрахманов Башкортстан Иҗтимагый палатасы рәисе итеп сайланды.
Idel.Реалиига исемен күрсәтмичә сөйләгән башкорт милли хәрәкәте активисты фикеренчә, Абдрахмановның кандидатурасы Мәскәүдә "каршылыксыз" узачак:
— Ул галим буларак куәт оешмалары өчен хисаплар әзерләүче институтларда эшләгән, хокук бозуларны булдырмау турында язмалар әзерләгән. Шуңа күрә аны эчке сәясәт өчен беренче урынбасар итеп раслау Хәбировка күпкә җиңелрәк булачак, — ди чыганак.
Аның фикеренчә, Абдрахмановның килүе белән хакимияткә якын медиа-ресурсларда оппозицион басмаларга карата һөҗүмнәр дә кимүе ихтимал. Шулай ук ул җәмәгать арасында хакимияткә карата көчәеп киткән тискәре мөнәсәбәтне (аеруча Баймак вакыйгаларыннан соң) бераз йомшарта алыр дип көтелә.
Икенче бер белгеч исә бүген "эчке сәясәт вице-губернаторы" вазифасы элеккеге дәрәҗәгә ия түгел:
— Мортаза Рәхимов чорында бу вазифа премьер-министрдан да көчлерәк иде. Ә хәзер сәяси оппозиция булмагач, администрациянең сәяси әһәмияте дә кимеде, — ди ул.
Сәяси күзәтче Андрей Потылицын Абдрахмановның сәяси идарә тәҗрибә юклыгы шик уята ди.
"Аның социаль инженерия һәм эчке сәясәт өлкәсендә ниндидер теоретик белиеме булуы — азмы-күпме өмет уята. Әмма гамәли сәяси идарә тәҗрибәсе юклыгы, бигрәк тә төбәк дәрәҗәсендә, бераз шик тудыра".
Ни өчен Бадрановны хакимияттән читләштерделәр
Башкортстанның элекке вице-премьеры Азат Бадранов Украинадагы сугыштан кайтып берничә көн узуга 2024 елның 15 апрелендә республика башлыгы хакимияте җитәкчесенең эчке сәясәт урынбасары итеп билгеләнгән иде.
Гаскәрдә хезмәт итмәгән һәм лейтенант вазифасында Украинага киткән Бадранов сугышта ел ярым тирәсе булды. Ул Шәйморатов батальонында хәрби җитәкченең сәяси мәсьәләләр урынбасары (замполит роты) вазифасын башкарды.
Бадранов сугыштан Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров боерыгы белән кайтуын әйтте.
Сәясәт белгечләре уйлавынча, кайтырга күрсәтмә бирелүнең төп сәбәбе - 2024 елның көзендә узачак Башкортстан башлыгын сайлау алдыннан республикада эчке сәяси идарәне көчәйтү кирәклеге.
Хәбиров аңлатуынча, әлеге карар, ягъни Бадрановны кайтару ел башындагы Баймактагы протестлар сәбәпле кабул ителгән. Бадранов сугышка киткәнче республикада милләтара, мәдәни өлкә кураторы булды. Ул милләтчеләргә каршы торучы һәм Хәбировның баш идеологы буларак билгеле.
Ләкин ел ярым да узмады, Бадрановны коры гына бу эшеннән җибәрделәр.
Сәясәт белгече Андрей Потылицын Бадрановны "кудылар" дип саный:
— Чынлыкта Бадрановны түбәнәйтмәделәр, ә турыдан-туры эштән кудылар. Моның бик җитди сәбәбе бар — ул (дөресен әйткәндә, нәрсә икәнен әйтә алмыйм) әлеге вазифа өчен бөтенләй ярамаган гамәлләргә юл куйды. Хәбиров өчен ул кадерле кеше иде, аның "сугышта күрсәткән" һәм башка казанышлары еш мактала иде, шуңа күрә аны зур карьера көтә дип фаразладылар. Әмма ул беркайчан да Башкортстан башлыгы администрациясен җитәкли алмады — Мәскәү аны расламады. Әлеге вазифа Кремльнең Сергей Кириенко карамагындагы оешмалар белән тыгыз бәйләнештә тора, ә анда Бадранов намзәтенә катгый каршы булдылар. Силовиклар да аны хупламады — моның да ныклы сәбәпләре булган.
Ректор вазифасы? Хәбиров аңа урын эзләп азапланды, нәтиҗәдә аны бөтенләй әһәмияте булмаган, өстәвенә аңа бөтенләй туры килмәгән урынга куйдылар. Аның фәнни дәрәҗәләре дә юк. Медицина университетына ректор итеп куймаганга рәхмәт.
"Хәбиров белән ут-сулар үткән, республикадагы иң абруйлы биш кеше рәтенә кергән Азат Бадранов Башкортстан башлыгы администрациясен җитәкләү өчен федераль хакимият оешмаларыннан ризалык ала алмады", — дип язды"Правда ПФО". — Мәскәүдә аның дошманнары барлыгы сер түгел: алар Бадрановның республиканың милли сәясәтендә уйнаган ролен дә, "Башинформ"ның элекке җитәкчеләр шурасы рәисе, чит ил агенты дип танылган, хәзер ВСУ ягында операцияләрдә катнашучы Ростислав Морзагулов белән якын дуслыгын да өнәмиләр. Хәтта фронттагы хезмәте дә аны саклап кала алмады".
"Пруфы" басмасы, түрәнең китүенә бер атна кала, үз чыганакларына таянып, болай дип язды: "Бадрановны Ак йорттан читләштерү — нигездә премьер-министр Андрей Назаровның "эше". Ул, имеш, Хәбировны Бадрановны үзеннән ерагайтырга күндергән, аның эш стиле "ят агент Морзагуловныкына" охшаган дип дәлилләгән".
"Имештер, Бадранов Назаровны радикаль милләтчеләр белән бәйләп күрсәткән дезинформация тараткан", — дип яза"Пруфы".
"Idel.Реалии" белән сөйләшкән башкорт активисты шулай ук төп рольне Назаров уйнагандыр дип фаразлый.
— Минемчә, биредә төп рольне премьер Андрей Назаров уйнады. Алар республика башлыгына якын тору "квотасын" бүлешә алмады. Бадранов Хәбировка иң якын кеше булырга теләде. Моннан тыш, ул Хәбиров фатихасы белән Назаровның икътисади мәнфәгатьләренә дә керә башлады. Әйтик, Урал аръягында алтын чыгару: җир казылмаларын файдалану комиссиясе рәисе урынбасары буларак, Бадранов Хәбиров хуплаган ширкәтләр эшләгән урыннарда җирле активистларны "тынычландырырга" тырышты. Ә Назаров анда барысы да үз контролендә булуын теләде. Башка файдалы казылмалар, төзелеш өлкәсендә дә мәнфәгатьләр бәрелеште. Кыскасы, Бадранов Назаровка нык комачаулады, һәм ул аны алып ташлау өчен барысын да эшләде.
Башка эксперт Бадрановның китүен Башкорт яшьләре берлегенең (СБМ) элеккеге җитәкчеләренең берсе — эшмәкәр Артур Иделбаев тоткарлануы турындагы телевизион сюжет белән бәйли:
— НТВ Иделбаевны тоткарлау һәм СБМ милләтчеләре турында сюжет биргәч, Бадрановның югары вазифада калуы шик тудырды. Андый репортажлар бездә журналистның шәхси инициативасы түгел — алар хакимият кенә аңлый торган сигнал. Хәбиров моңа җавап бирергә мәҗбүр булды.
Өченче эксперт исә Бадранов "үзе үк җирле сәясәттән китәргә карар кылгандыр", — ди.
"Аңа элекке хаталары аркасында бу юнәлештә үсәргә бирмәячәкләрен аңлагандыр, — ди ул. — Бәлки ул федераль сәясәткә китәр, хәтта Русия думасы сайлавында катнашыр. Әмма бу — бары тик фараз".
Тагын бер күзәтүче Бадрановның администрациядә эшләрлек белеме һәм әзерлеге юк иде дип саный:
"Аның эчке сәясәт кураторы буларак нәтиҗәлелеге нульгә якын иде. Республика башлыгына шәхси тугрылык һәм провакацияләр оештыра белү — бер нәрсә, ә әлеге вазифадагы көндәлек җитди эш — бөтенләй икенче".
Кем ул — Азат Бадранов
Азат Бадранов 1986 елның 6 декабрендә Уфада туган. Башкорт дәүләт университетын, Мәскәүдә Бауман исемендәге техник университетны тәмамлаган, Русия фәннәр академиясендә Дәүләт һәм хокук институты аспирантурасында белем алган.
2010-2013 елларда юрист белгечлегендә вазифалар башкара. 2013–2014 елларда Русия думасында депутат ярдәмчесе була. Шулай ук Башкортстан Фәннәр академиясендә кече фәнни хезмәткәр, Мәскәү өлкәсе Голицыно шәһәре идарәсендә эксперт, Русия кеше хоуклары вәкаләтле вәкиле идарәсендә белгеч-эксперт булып эшли.
2018 елда Башкорстан җитәкчесенең иҗтимагый-сәяси үсеш идарәсе җитәкчесе урынбасары, 2019-2020 елларда бу идарәнең җитәкчесе була.
2019 елда V Дөнья башкортлары корылтаеның пленар утырышы алдыннан Бадранов корылтайда катнашырга ниятләгән "Башкорт" оешмасы лидерларының берсе Фаил Алсыновны "ул исемлектә юк" дип алып китте, аны бинаның хезмәт бүлмәсенә кертеп яптылар". Радий Хәбиров та катнашкан әлеге корылтайда җәнҗал чыкты, моннан соң Бадранов һәм идарәнең милли сәясәт бүлеге мөдире Ришат Сабитов эшләреннән җибәрелер дип фаразланган иде. Әмма Бадранов үсә генә барды. Хәбиров корылтай башланыр алдыннан килеп туган җәнҗалга үз фикерен белдереп, "шовинизмны алга сөргән кешеләр белән юлыбыз уртак түгел" диде һәм "бу кешеләргә рәхимсез булачакмын" дип кисәтте. Берничә көннән Бадранов Башкорстан җитәкчесенең иҗтимагый-сәяси үсеш идарәсе җитәкчесе итеп билгеләде. Ә 2020 елның маенда Башкортстанның Югары мәхкәмәсе "Башкорт" иҗтимагый оешмасын экстремист дип таныды һәм аның эшчәнлеген тыйды.
Шул ук елның җәендә Куштау шиханын "Сода" ширкәтенә эшкәртергә бирүгә каршы зур протестлар башланды. 2020 елның 11 августында Радий Хәбиров Азат Бадарновны милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр өчен җаваплы вице-премьер итеп билгеләде. 15 августта Куштауны яклаучылар корган чатыр аланын "титушка"лар тар-мар итте.
— Бадранов анда 2020 елда үзе төзегән "Урал арты иҗтимагый инициативалар берлеге" (СоиЗ) оешмасыннан "титушкалар" китерде. Әлеге оешмага бокс федерациясе спортчылары кергән иде. Ә Ишембай районы башлыгы Азамат Абдрахманов җирле "титушкаларны" кулланды һәм бергә алар аланны җимерә башлады", дип сөйләде "Idel.Реалии"га Куштау яклаучыларының берсе.
— Куштауда милләтчеләр, ваһабчылар һәм сәләфи хәрәкәте вәкилләре бар иде, — диде Бадранов соңрак башкорт милли хәрәкәте активистларына карата оештырылган репрессияләрне аклап.
Җанисәп чараларын да Бадранов контольдә тотты. Русиядә 2021 елда халык санын алуның рәсми нәтиҗәләренә күрә, Башкортстанда башкортлар һәм урыслар саны арткан, татарлар саны кимегән. 1989 елгы җанисәп белән чагыштырганда, Башкортстанда башкортлар саны 47%, ягъни 405 мең кешегә арткан. Татарлар саны — 173 меңгә, яки 13% кимегән."Башкорт-татар дуслыгы" турында сөйләшү өчен Татарстан премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев күп тапкырлар Башкортстанга килде, анда Азат Бадранов белән дә очрашты. Моның ярдәме булмады.
Бадранов шулай ук башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектын алга сөрү яклы.
2022 елның ноябре башында гаскәрдә хезмәт иткәне булмаса да, Азат Бадранов сугышка лейтенант булып китте. Түрә ул чакта әйтүенчә, аңа лейтенант исемен саклану министрлыгы Башкортстанның хәрби комиссариаты тәкъдиме белән биргән. "Бүген офицерлар җитми. Минем идарә итү тәҗрибәмне, югары белемем булуны исәпкә алып, хәрбиләр лейтенант була алуымны карар иткән", диде ул.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум