Русиядә резервистларны җыеннарга җәлеп итү турындагы канун имзалангач, резервтагы ирләрне хәлиткеч әһәмияткә ия корылмаларны саклау өчен җыя башладылар. Әһәмияткә ия корылмалар дигәндә сүз энергетика һәм транспорт инфраструктурасы объектларын саклау хакында бара. Хәрби җыенда (сборы) бер резервистны елына алты айга кадәр тота алалар. Бу чорда резервистлар хәрби статусы ала, социаль түләүләр дә каралган, алар төрле эшкә җәлеп ителергә мөмкин. Шул ук вакытта аларны башка төбәкләргә дә җибәрә алалар, чөнки канун текстында мондый чикләүләр юк.
Резервка ихтыяриларны куялар, моның өчен аерым килешү төзелә. Солдат һәм сержантлар 50 яшькә кадәр, кече һәм өлкән офицерлар 60-65 яшькә кадәр резервка керә ала.
"Коммерсант" бу атнада язуынча, Русиянең 20 төбәгендә мөһим объектларны саклау өчен резервистлар җыю инде бара. Алар арасында Татарстан белән Башкортстан да бар.
Татарстан мондый отрядлар җыюны канун гамәлгән кергәнче үк башлап җибәргән. Басма белдерүенчә, республикада резервистлар нефть корылмаларын саклаячак.
Башкортстанда исә аларны "Башнефть", "Уфанефтехим" һәм "Газпром"ның сәнәгать мәйданнарын саклауга җибәрергә җыеналар.
"Настоящее время" бу хакта "Гражданин һәм армия" хокук яклау төркеме мөдире Сергей Кривенко белән сөйләште.
— Төбәкләр арасында ихтыяриларны күбрәк җәлеп итү өчен кабат ярыш башланган кебек күренә. Бу аларның саны азайганнан-азая дигәнне аңлатамы?
— Әйе резервистларны җәлеп итү буенча чираттагы кампания башланды. Әмма монда шуны аңларга кирәк, резервист контранты МХОга (Русия хакимиятләре Украинадагы сугышны шулай дип атый-ред) китүчеләрнекеннән аерыла. Бу килешү чыннан да ике айга төзелә, һәм аны өзү мөмкин. Бу бик җиңел түгел, әмма мөмкин. СВОга китү өчен килешү имзалаган кешегә контрактны өзү мөмкин түгел, ә резервка килешү имзалаучы аны өзә ала.
—Шулай да, бу вакытта резервистларның сугышка эләкмәячәгенә бернинди гарантия юк. Һичьюгы канун моны кире какмый. Бәлкем бу шартлар Саклану министрлыгы белән төзеләчәк контрактта аерым билгеләнер. Әмма бу гарантияләр генә җитәрме?
— Дөрес әйтәсез, бу ике ай эчендә кешене сугышка җибәрмәсләр дигән бернинди гарантия юк. Формулировкалар да йә хәлиткеч корылмаларны саклау, йә хәрби хәрәкәтләрдә катнашу өчен (резервистларны үгетлиләр) диелгән. Аларны Украинадагы сугышка җибәрүне тыя торган бер генә кагыйдә дә юк. Резервистны ул контракт имзалаган төбәк җирлегендәге корылмаларны саклау гына түгел, сугышта катнашу өчен дә җибәрергә мөмкиннәр.
— Соңгы атналарда резервистларны мобилизацияләү турындагы яңа канун ни өчен кирәк булуы ачыклана башладымы?
Контракт буенча даими җыю бара, әмма әлегә ул нәтиҗә бирми
— Гомумиләштереп әйткәндә бу Русиядә хәрбиләр җитмәүгә бәйле. Контракт имзалауга гомум үгетләү зур авырлыклар белән бара. Сәяси сәбәпләр аркасында Русия хакимиятләре мобилизациянең икенче дулкынын башларга җөрьәт итми тора. Мобилизациянең беренче дулкыны Русия җәмгыятендә зур эз калдырды. Һәм күрәсең хакимиятләр бу юлы язмышны сыныйсы килми. Ә срочникларны сугышка күпләп җибәрмиләр. Контракт буенча даими җыю бара, әмма әлегә ул нәтиҗә бирми. Шуңа күрә хакимиятләр инде билгеле бер бурычларны хәл итәр өчен, аерым алганда көчәйгән дрон һөҗүмнәренә каршы корылмаларны саклау өчен, резервистлар ярдәменә мөрәҗәгать итә.
- 2022 елның 24 февралендә Украинага каршы сугыш башлагач, Русия президенты Владимир Путин берничә тапкыр "махсус операция"дә бары тик килешү нигезендә хезмәт итүче хәрбиләр генә катнаша дип белдергән иде. Әмма ахырдан саклану министрлыгы Украинадагы сугышта "срочниклар" да булуын таныды, аларның бер өлеше әсирлеккә төште. Саклану министрлыгы мәҗбүри хезмәттәгеләрнең барысы да Русиягә кайтарылды дип ышандырды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум