Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тукай районының элекке башлыгы Фаил Камаев дүрт елга кырыс тәртипле колониягә хөкем ителде


Фаил Камаев
Фаил Камаев

Гаепләү ягы Камаевны җиде елга шартлы хөкем итүне сораган иде.

Тукай районының элекке башлыгы Фаил Камаев дүрт елга кырыс тәртипле колониягә хөкем ителде.

Шулай ук ул 6 миллион сум штраф түләргә тиеш булачак. Бу хакта Бизнес Онлайн хәбәр итә.

Камаев узган ел 18 апрельдә тоткарланган иде. Аны башта 1,3 миллион сум ришвәт алуда гаепләделәр, тик ул аны акчалата түгел, әйберләр белән алган диелде. Соңрак Татарстан тикшерү комитеты Камаевка ачылган җинаять эшендә дүрт яңа эпизод ачыклады. Ришвәтләрнең гомуми күләме җиде миллионлап сумга арткан һәм 1,3 млн сумнан 8,6 млн сумга җиткән диелде. Яңа эпизодлар Тукай районының Әҗмәкәй авыл җирлегендәге Яңа бистәсендә түрә өчен йорт төзү белән бәйле. Янәсе Камаев 2022-2023 елларда җир кишәрлекләре, төзелеш кирәк-яраклары һәм йорт җиһазлары белән ришвәт алган. Моннан тыш 2018 елда ул ришвәткә "Савино" бакчачылык оешмасында кишәрлек алган дип саный куәт оешмалары вәкилләре.

Камаев башта сак астында тотылды. 2024 елның ноябрендә Тикшерү изоляторыннан азат ителде һәм өй сагына җибәрелде. Камаев мәхкәмә белән килешүгә барырга ризалашкан диелде. Аның Актаныш районының элекке башлыгы Энгел Фәттаховка каршы күрсәтмәләр биргәнлеге әйтелде.

  • Фаил Камаев тумышы белән Мөслим районыннан. Ул үзенең карьерасын 1992 елда туган авылында тарих укытучысы булып башлап җибәрә. Бик кыска вакыт эчендә мәктәп мөдиренең тәрбия эшләре урынбасары була, ә бер елдан мәктәп мөдире итеп куялар.
  • 2000 елларда Мөслим районында авыл җирлеге башлыгы була. Актив түрәне Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов күреп ала һәм 2002 елда социаль мәсьәләләр урынбасары итеп Актанышка чакыра. Соңрак аны шундук диярлек районның мәгариф бүлеге җитәкчесе итеп куялар.
  • 2005 елда Камаев Фәттаховның урынбасары һәм уң кулы була. Энгель Фәттаховка Татарстан мәгариф министры булырга тәкъдим ителгәч, ул 2012 елда үзе урынына Камаевны калдырды.
  • Фәттахов мәгариф министры булган вакытта аны чыгышы белән Мөслимнән булган Фаил Камаев алыштыруын халык артык җылы кабул итмәде. Аның белән эш авыр барды дип билгелиләр.
  • Актаныш белән Камаев биш ел җитәкчелек итте. 2017 елда районга Фәттахов кире кайтты, ә Камаевны Тукай районы башлыгы итеп куйдылар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG