Прокурор Башкортстанның элекке премьер-министры Алан Марзаевка 14 ел төрмә һәм 560 млн сум штраф сорады.
Тикшерү мәгълүматынча, Алан Марзаев арадашчы аша бер бизнесменнан ришвәт буларак 37 млн сум алган. Моның өчен бизнесмынга юллар төзекләндерү контракты бирелгән. Әлеге хәл 2023 елның декабреннән 2024 елның апреленә кадәр дәвам иткән диелә.
Төрмә мөддәтеннән тыш, аңа 560 миллион сум штраф, ришвәт күләмен, ягъни 37 млн сумны конфискацияләү, Кырмыскалы районы Каракүл авылында йортын тартып алу, 13 елга дәүләт хезмәтендә эшләүне тыю, дәүләт бүләкләрен, шул исәптән Салават Юлаев орденын тартып алу соралды.
Марзаевны 2024 елның көзендә тоткарладылар. Социаль челтәрләрдәге фотоларга караганда, Марзаев – Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның якын дусты. Хәбиров телеграм каналында ММА көрәшчесе Джефф Монсон һәм Марзаев белән пылау пешерүләре турында видео да чыгарган иде.
Алан Марзаев Башкортстан хөкүмәтенең вице-премьеры вазифасында 2022 елның августыннан эшләде. Элегрәк ул республиканың торак-коммуналь хуҗалык министры вазифаларын башкаручы булды. Вице-премьер вазифасына ул Раиф Абдрахимовны алыштырып килде. Вице-премьер төзелеш министрлыгы, транспорт министрлыгы һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының эшләрен көйләп тора.
- Алан Марзаев 1973 елның маенда Төньяк Осетиянең Ардон шәһәрендә туган. Владикавказда авыл хуҗалыгы институтын, Мәскәүдә Хокук һәм идарә академиясен тәмамлаган.
- 2019 елдан Башкортстанда эшли башлады, республика башлыгы ярдәмчесе, юл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе, транспорт һәм юл хуҗалыгы дәүләт комитеты башлыгы, транспорт министры, торак-коммуналь хуҗалык министры вазифаларын башкаручы һәм вице-премьер вазифаларында эшләде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум