18 яшьлек Булат Шәяхмәтов Стәрлетамакның физкультура, идарә һәм сервис көллияте студенты. Егетнең анасы Эльвира Шаяхмәтова Mkset-ка һәм "Вот так" басмасына сөйләвенчә, аның улы укып бетергәч армиягә барырга, аннары полициядә эшләргә җыенган. Хәзерге вакытта студентның рекрутка бару вакытын 2027 елга кадәр кичектергән булганнар.
"Октябрь ахырында Дима һәм Зәринә исемле кешеләр улымны һәм көллияттәге башка үсмерләрне акча эшләргә өндәгән. Алар "СВО"га (Махсус хәрби операция — Русия хакимияте Украинадагы сугышны шулай атауны сорый) барырга теләгән, әмма сәламәтлеге сәбәпле тикшерүне үтә алмаган кешеләр өчен анализлар тапшыруны сораган һәм моның өчен яхшы акча вәгъдә иткән. Булат ризалашкан", дип сөйли Шәяхмәтова.
Ана сүзләренчә, 2 ноябрьдә Булат Дима һәм Зәринә белән Уфага киткән. Булат иртәгә кичкә кайтам дигән. Әмма икенче көнне Шәяхмәтова телефон геолокациясе буенча улының Уфада түгел, ә Екатеринбурда булуын күргән. Шалтыратып ни өчен шулай ерак китүе белән кызыксынган. Улы: "Барысы да яхшы. Эшемне тәмамлыйм да кайтам" дигән. Боларны Шәяхмәтова "Вот так" басмасына сөйләгән.
Соңрак ачыкланганча, Дима белән Зәринә Булатны өченче кешегә - Эдуард исемле ир-атка тапшырган. Ана кеше әйтүенчә, улы: Кайда барабыз? дип сорагач, Булатка: "Күбрәк акча түли торган җиргә" дип җавап биргәннәр.
3 ноябрь төштән соң Булат белән элемтә өзелгән. Ана кеше улының барлык дусларын аякка бастырган, тик беркем Булатның кайдалыгын белмәгән. Икенче көнне ата-ана полициягә мөрәҗәгать иткән.
Кич белән аларга үзен Эдуард дип таныштырган ир кеше шалтыраткан. "Кычкырды, сүгенде һәм: "Улыгыз контрактт имзалады", диде. Ачыкланганча, Булатның шәхси әйберләрен алганнар һәм ялганлап контракт имзаларга мәҗбүр иткәннәр. Аңа анализлар өчен кул куясың дип контракт имзалатканнар, ди егетнең әнисе.
Контракт имзалатуларыннан соң, Булат исеменә аның паспорты буенча банк картасы ачалар, ә шәхси кабинетын чит телефон номерына бәйлиләр.
5 ноябрьдә Булат һава аланыннан әнисенә шалтырата. Ул үзен алдауларын һәм Ростовка алып баруларын әйтә. Әнисеннән үзен кире кайтару өчен мөмкин булганның барысын да эшләүләрен үтенә. Шәяхмәтова сүзләренчә, Ростовка килеп җиткәч, аның улын 137нче мотоукчы бригадасына билгеләгәннәр.
Анда 18 яшьлек яшь егеттән монда ничек килеп эләгүе белән кызыксына башлыйлар. Ул бары бер егеткә генә дөресен сөйли һәм ул бу хәлләрне өлкәннәргә җиткерә. Алар бу хакта белгәч Булатка әти-әнисе белән элемтәгә чыга алсын өчен телефон сатып алырга ярдәм итә. Шәяхмәтова әйтүенчә, хәзер уллары Донецки өлкәсенең Русия басып алган өлешендә. Башта аларны биналарны сүтәргә, аннары блиндажлар төзергә җибәргәннәр.
Булатның әти-әнисе улларына контракт имзалатучылар алдау юлы белән акча эшләүче төркем дип саный. Ана сүзләернчә, аңа Зәринәнең аудио хәбәрен җибәргәннәр. Ул анда "СВО"га җибәрү өчен кеше кирәк, моның өчен 50 мең сум түлиләр дигән.
"Бу егетләрне сугышка җибәреп акча эшләүче оешкан төркем булырга охшаган", ди Шаяхмәтова.
Хәзер Булатның әти-әнисе контрактны гамәлдән чыгару өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә тырыша. Алар Стәрлетамак прокуратурасына, Ростов һәм Екатеринбур хәрби прокуратурасына язган. Президент хакимиятенә дә мөрәҗәгать иткәннәр, әлеге мөрәҗәгать Саклану министрлыгына юлланган.
Контрактны гамәлдән чыгару мөмкин түгел диярлек
"Хәрби хезмәткә чакырылучылар мәктәбе" ("Школа призывника") хокук яклау оешмасының юридик бүлек җитәкчесе Тимофей Васькин Булат Шаяхмәтов очрагы — алдау схемасының классик мисалы дип аңлата.
"Гадәттә, алдау кармагына ышанучан, документларның эчтәлеген укымыйча кул куярга әзер торган кешеләр каба. Моннан тыш, бу тарихта егет үзе дә аңлы рәвештә җинаяткә, хәрәмләшү юлына барганы күренә. Ул алдап акча эшләргә теләгән, ләкин ахыр чиктә акчаны аның үзеннән эшләгәннәр", — дигән ул "Вот так" басмасына.
Аның хезмәттәше, оешма мөдире Алексей Табалов әйтүенчә, мондый хәлләр даими булып тора.
"Контрактны гамәдән чыгару мөмкинлеге бар, әмма шанслар бик түбән, һәм барысы да ананың активлыгына һәм ул мөрәҗәгать иткән түрәләрнең ничек эшләвенә бәйле булачак. Гомумән, килешүне дөрес төзелмәгән дип мәхкәмәгә дә мөрәҗәгать итеп була, әмма әни кешенең улының контрактны алдап кул куйдыртылганын исбатлый алуы икеле", — дип аңлата Табалов.
Белгечләр әйтүенчә, кайбер очракларда контрактларны канунсыз дип табалар: мәсәлән, әгәр култамга ялган булса, йә кеше документка стресс хәлендә яки исерек килеш кул куйган булса. Әмма күпчелек очракта контрактны гамәлдән чыгарту мөмкин түгел диярлек.
"Мәҗбүр итүне яки алдашуны исбатлау бик кыен, ә командирлар һәм түрәләр рекрут планы үтәлүен тели. "Мин нәрсәгә кул куйганымны укымадым, чөнки дәүләтне алдап акчага эшләргә теләдем" кебегрәк йомшак дәлилләр булганда бигрәк тә, - дип аңлата Васькин.
Башкортстан сугыш хәрәкәтләре ветераннары җәмәгать оешмасы рәисе, "Бердәм Русия" җәмәгать кабул итүендә сугышта катнашучылар һәм аларның гаиләләренә ярдәм үзәге җитәкчесе Әлфит Нигамәтҗанов та, егет контрактка үзе кул куйган, дигән Mkset басмасына.
— Әгәр кул куйган икән — эш бик авыр. Тикшерә башлагач, чынбарлык еш кына шундый булып чыга: егет үзе кул куйган, ә ата-аналар гауга күтәрә. Һәрвакыт шулай бездә. Эчке эшләр министрлыгы һәм хәрби прокуратурага мөрәҗәгать итсеннәр. Монда ул үзе дә канун бозуда катнашкан — башкалар өчен кан тапшырган. Бу да канун бозу булырга мөмкин. Булганмы, юкмы — тикшерәчәкләр, — дип аңлатты ул.
Mkset редакциясе Булатка шалтыраткан номерлар аша Зәринә һәм Эдуард белән элемтәгә чыгарга тырышкан, әмма беркем дә җавап бирмәгән, соңрак телефоннар бөтенләй сүндерелгән.
Русия саклану министрлыгының мәгълүмат һәм массакүләм коммуникацияләр департаментында Mkset редакциясенә хәбәр итүләренчә, Шаяхмәтовның әнисе мөрәҗәгате нигезендә хәрби-тикшерү бара. Канун бозу ачыкланган очракта гаепле затлар җавапка тарттырачаклар дигәннәр. Шулай ук телефоннан сөйләшү вакытында, егетне сугыш барган җиргә җибәрмәячәкләр, дип аңлатканнар.
Дустыңны сугышка җибәр һәм 100 мең сум акча эшлә
Булат Шаяхмәтов, күрәсең, ирләрне Украинага каршы сугышка җибәрү өчен контрактка алдатып кул куйдыру белән шөгыльләнгән аферистлар корбаны булган. Алар моны төбәк программалары аша рәсми түләүләр алып эшләгән.
Кешене Украинадагы сугышка барырга күндергән өчен акча түли башлаган иң беренче төбәк Татарстан булды. Монда андыйларга 100 мең сум бирәләр. Ярослав өлкәсендә дә Татарстан кебек үк сугышка җибәрергә кеше алып килсәң 100 мең сум түлиләр.
"Важные истории" исәпләп чыгарганча, 2025 елның октябренә һәр өченче төбәк шундый "бонуслар" керткән булган. Шуларның 11е генә чыгымнарын ачык рәвештә белдергән: контракт төзүгә кызыксындыру кампанияләренә ким дигәндә 2 млрд сум бюджет акчасы тотылган.
RTVI мәгълүматына караганда, мондый төбәкләр ким дигәндә 30, ә бер контрактчы өчен түләнә торган уртача сумма — 100 мең сум. Кайбер төбәкләрдә бу түләүне ничә тапкыр алсаң да була.
RTVI язуынча, иң "майлы" бонуслар Рязань өлкәсендә: башка төбәктән китерелгән рекрут өчен 574 мең сумга кадәр түлиләр.
Икенче урында — Свердловски өлкәсе. Нәкъ менә шунда Булат Шаяхмәтовны алдап Русия саклану министрлыгы белән контрактка кул куйдырганнар. Төбәк түләве зур булмаса да (50 мең сум), Свердловски өлкәсенең кайбер районнарында 500 мең сумга кадәр эшләп була.
Өченче урында — Сарытау өлкәсе. Анда рекрут тапкан өчен өчен 400 мең сум түләгәннәр. Сарытау өлкәсе програмның планын тутытрып 28 октябрьдә үк тәмамлап куйды. Ул 31 декабрьгә кадәр дәвам итәргә тиеш иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум