22–23 ноябрьдә Казанның Милли китапханәсендә яңа татар мәдәнияте фестивале — Jadidfest 2025 узачак. Быелгы програм төрле чорлардагы татар хатын-кызының тормышына, образларына һәм җәмгыятьтәге роленә багышлана. Бу хакта фестивальнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фестиваль комикслар лабораториясе күргәзмәсеннән башлана: быел ул хатын-кызларның тормышын һәм шәхесен чагылдырган хисле сәнгать әсәрләрен тудырудар гыйбәрәт булган.
Шул ук көнне Татар кызына багышланган сәнгать күргәзмәсе дә узачак. NEJI201 (Найлә Айзатуллова) кураторлыгында рәссамнар татар хатын-кызының шәхси тәҗрибәсен һәм хис-кичерешләрен төрле техникаларда сурәтләгән.
Чара кысаларында хәзерге заман татар кызы образына багышланган дискуссия, Иске Татар бистәсендә яшәгән хатын-кызлар турында лекция, шулай ук бары тик хатын-кыз артистлар катнашындагы стендап-кичә узачак.
Jadidfestның беренче көнендә хатын-кыз композиторлар иҗатын тәкъдим иткән зур концерт каралган. Анда Сара Садыйкова, Мәрьям Рахманкулова, Роза Мөхетдинова кебек композиторларның музыкасы яңгыраячак.
Икенче көнне кунаклар татар киносында хатын-кыз образлары турында видеоязма карый алачак. XX гасыр башы татар кызы язмышына кагылышлы хореографик перформанс, 1960нчы еллар мәдәни тормышында актив роль уйнаган хатын-кызлар турында "Һиммәтбанулар" спектакле һәм XX гасыр шагыйрәләренең иҗатына багышланган "Акрын уку" кичәсе күрсәтеләчәк.
Фестиваль барышында төрле илләрдә яшәүче татар телен үстерүче кызлар катнашындагы видеогид тәкъдим ителә. Ике көн дәвамында Милли китапханә фойесында милли брендлар һәм нәшриятлар ярминкәсе эшли.
Jadidfest — яңа татар мәдәнияте фестивале. Ул 2016 елдан бирле ел саен үткәрелә һәм һәр чыгарылыш аерым темага багышлана: шәһәр мохите, гаилә, әдәбият, заманча сәнгать һәм башкалар.
Моңа кадәр Татарстанда татарның мәшһүр хатын-кызларына багышланган "Татарча комикслар" чыккан иде. Анда Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская – беренче актриса, Сара Шакулова – беренче математика профессоры, Сара Садыйкова – беренче композитор, һәм Мәгубә Сыртланова – татар хатын-кызлары арасында беренче Совет берлеге каһарманы, очучы тарихлары кергән. Проектны Рәдиф Кашапов һәм Регина Гаязова башкарды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум