Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азатлык Радиосының Маҗар хезмәте ябылды


Бу карарны АКШның Глобаль медиа агентлыгы (USAGM) кабул итте.

"Азат Европа/Азатлык Радиосы"ның (РСЕ/РС) Маҗар хезмәте 21 ноябрьгә каршы төндә эшен туктатты — бу хезмәтнең яңадан эшли башлавына нәкъ биш ел тулган көнгә туры килде. Хезмәтнең максаты Маҗарстан халкына бәйсез һәм төгәл хәбәрләр җиткерү иде.

"Без Маҗарстан тамашачысына бәйсез журналистика тәкъдим итү өчен бөтен көчебезне биреп эшләдек", — дип белдерде журналистлар.

"Укучыларыбызның ышанычы, игътибары һәм ярдәме безнең өчен бик кадерле булды",— диелә мөрәҗәгатьтә.

Хезмәт тарафыннан әзерләнгән барлык материаллар онлайн рәвештә ачык булып калачак.

"Азат Европа/Азатлык Радиосы" медиакорпорациясе президенты Стивен Капус Маҗар хезмәте журналистларының эшен югары бәяләде.

"Аларның осталыгы, үз эшенә тугрылыгы һәм безнең миссиягә туктаусыз өлеш кертүе безнең уңышка да зур йогынты ясады. Ширкәткә керткән хезмәтләре өчен без аларга бик рәхмәтле", — диде ул.

РСЕ/РСның Маҗар хезмәте 2020 елда АКШ Конгрессы карары белән яңадан эшли башлаган иде. Моңа кадәр ул 1950–1993 елларда эшләде.

АКШның Глобаль медиа агентлыгы (USAGM), "Азат Европа/Азатлык Радиосы" эшчәнлеген тикшереп торучы оешма буларак, 5 ноябрьдә Конгресска маҗар телендә тапшыруларны туктату ниятен хәбәр иткән. Бу карар 2025 елның 21 ноябрендә көченә керде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG