Татарстанның төп милли телеканалы – ТНВ соңгы атнада янә җәнҗал һәм фикер каршылыклары үзәгенә эләкте. Бу юлы бәхәснең төп мәйданы булып журналист Линар Закиров алып бара торган "Әйтче" телеграм каналы һәм ВКонтакте төркеме чыкты. Анда ТНВның хәзерге юнәлеше, проектлар сыйфаты, каналның милләт өчен әһәмияте хакында күпсанлы язмалар, хисле фикерләр пәйда булды. Каналның нишләп мондый хәлгә төшүе, ни өчен тамашачының канәгатьсезлеге артуы һәм киләчәктә нәрсә көтелүе хакында сүз куерды.
"Тамашачыны җырчы белән генә тотып булмый"
"ТНВны мәңге сүккәннәр, сүгәләр һәм сүгәчәкләр дә", дип башлады сүзен Линар Закиров. - Ләкин соңгы арада ачылган проектлар — "Музыкаль сабантуй", "Кызган казан", "Мин беләм", "Сөйләшергә вакыт" — берсе дә гади халык турында түгел. Һәркайсында җырчылар гына. Тамашачы җыяр өчен, артистларны кертеп тутырабыз да вәссәлам, рейтинг безнең кесәдә, дип уйлыйлардыр, күрәсең".
Журналист фикеренчә, каналда кызык форматлар да, эзләнү дә җитми. Интервьюларны студиядән чыгарып, шәһәр урамнарына, яңа локацияләргә алып бару мөмкин, әмма моңа "комфорт зонасыннан" чыга алмау комачаулый.
Закиров шулай ук ТНВда баш продюсер булып Миләүшә Айтуганова эшләгән чорны искә ала:
"Сүктеләр аны күп, ләкин ул халыкка йөз тоткан проектлардан курыкмады. "Татарлар", "Башваткыч", "Җырлыйк әле" — әле дә эфирда. Димәк, халыкка тиешле әйбер ул шунда калган."
Ул шулай ук ТНВның элекке профессионаллары читтә каңгырап йөрүенә игътибар: Альберт Шакиров, Луиза Закирова, Миләүшә Сибгатуллина, Венера Аитовалар...
"Аның каравы, бүген эфир җырчы һәм блогер алып баручылар белән тулган", ди ул.
"ТНВның мөмкинлекләре әле дә бик зур"
Әлеге теманы ТНВда күп еллар эшләгән журналист Альберт Шакиров күтәреп алды. Ул каналның кимчелекләрен яшерми, әмма мөмкинлекләрне дә тулысы белән күрә. Күпләр ТНВны "җырчы каналы" дип уйлый башлаган вакытта, Шакиров моны киңрәк контекстта аңлата:
"Артист-җырчы-блогерларны һәр яңа проектка кыстыру бер яктан рейтинг куу булса, икенче яктан оптимизация дә. Артист кеше ТНВдан һәм аның канаты астындагы челтәрләрдә күренеп үзенең дә рейтингын арттыра. Экраннан да күренә, контент та булдыра. Шуңа күрә ул проектларның нәни генә гонорарларына риза булып йөри дә ала. Рейтинг һәм аудитория алмашы буенча бартерлы килешү барлыкка килә".
Шул ук вакытта ул андый проектлар тагын да яхшырак һәм бүтән төрлеләре дә кирәк дип саный, әмма андый эшләү инде кыйммәткә төшә ди.
"Күрәсең, булган бюджет, табып булган акча шушы дәрәҗәгә, тапшыруларның шундый төрлелегенә генә җитәдер", дип Шакиров.
Аныңча, ТНВның потенциалы бар. "ТЭФИлар юкка гына бирелмәгән аңа, ләкин тулы канлы татар дөньясы рупоры булыр өчен аңа хәзерге көндә я акча, я креатив, я ихтыяр җитеп бетми. Ә бәлкем өчесе берьюлыдыр да. Акча бүленеп бирелеп тә җитеп бетми икән, монда инде төрле яктан уйланырга җирлек бар", ди ул.
"Әйбәт булсын" дип түгел, "булсын инде" дип эшләү"
Каналның бүгенге хезмәткәре Рүзәл Әхмәдиев фикере зур кызыксыну уятты. Ул вазгыятьне эчтән күреп сөйли:
Аныңча, проблема берничә юнәлештә:
- татар телен камил белүче белгечләр кимү,
- остазлык институтының юклыгы,
- эчкә йомылу,
- студиядән читкә чыкмау,
- ике дистә елдан бирле искергән техника.
"Хәзер күп хезмәткәр "әйбәт булсын" дип түгел, "булсын инде" дип эшли. Бу — татар журналистикасын артка сөйрәүче фактор", дип тә өсти ул.
Шул ук вакытта ул каналның көчле якларын да билгели:
"ТНВда милләтне яраткан кешеләр бик күп. Аларның күбесе акча өчен түгел, ә миссия хисе белән эшли. Бу — зур өстенлек. Шулар булганда канал да яши".
"Коймакны бәлеш дип атап булмый"
Журналист Гөлназ Шәмси исә ТНВны бөтенләй карамавын әйтә, чөнки күп тапшыруларның урыс телендә.
"Минем телевизорда 150 канал. Бер сигезе сирәк булса да карала. Әмма алар арасында ТНВ юк.Ә бит бердәнбер татарча (киңкырлы булырга тиеш!) каналның баш мөдире - Мөслим оныгы Илшат Әминов. Якташ буларак теләктәш итәсе дә бит...Әмма күрәләтә коймакны бәлеш дип атап булмый. Беренчедән, башыннан ук анализласак, 70 процент урыс телле канал ТНВ. Әле дә спортка күп урын бирелә. Ә ул язмалар урыс телендә бара. Икенчедән, толерант булабыз дия-дия итәгебез җиргә тия инде. Имеш, Татарстандагы барча халыкка ярыйбыз. Алайса,нигә шаулап милли канал итеп ачарга иде?" ди ул.
"Бик матур тапшырулар бар бит"
ТНВ турында чыккан берничә пост астында тамашачылар да актив катнашты.
Рәссам һәм укытучы Файзылхак Вилданов каналга дөнья хәбәрләре, аналитик тапшырулар җитми дип саный:
"ТНВ хаман да шул авылдан, "колхоздан" китә алмый! "Колхоз" дип авыл халкын түбәнсетү түгел! Ләкин ТНВ үз халкын түбән итеп күрә! Килде-китте җырлар, тозсыз тапшырулар, ялтыратып, шомартып кына бирелгән "яңалыклар"... Авыл халкыңа шул җиткән дип, һаман шул ит, сөт җитештерү, күрше авыл хәбәрләре... Тел дибез, бетә дибез! Ә шул туган телдә бөтен дөнья хәбәрләрен, Русия, БДБ илләре хәбәрләрен сөйләп, күрсәтеп булмыймы? Татар теле авыл халкыныкы гына дип түбәнсетәсез бит! Татар телендә дөнья хәбәрләре, аналитик тапшырулар, эзлекле рәвештә күренекле шәхесләр турында карыйсы, ишетәсе иде! Яшләр өчен аерым канал кирәк! Музыкаль юнәлешләр, төркемнәр, иҗат туры турында!", ди ул.
Рузилә Шаяхмәтова каналда бик матур тапшырулар бар ди: "Бик мәгънәле матур тапшырулар бар бит. Минемчә, әллә нигә бер ТНВ каналын ачып караганнар гына тапшырулар ошамый дип яза. Мин Илзирә Юзаеваның "Заман көзгесе" һәм башка тапшыруларын яратып карыйм. " Сөйләшергә вакыт, "Туган авыл", "Туган җир", "Ком сәгате", "Кто мы, татары?", "Таяну ноктасы" тапшыруларын яратып карыйм. Һәр нәрсәдә яңалык булган кебек ТНВ да да тапшырулар үзгәреп тора. Татар дөньясында зур эз калдырган язучылар, артистлар, рәссамнар турында бик матур тапшырулар бар".
Лилия Галимова да каналдан канәгать: "Мин, мөмкинчелек булганда, ТНВ ны карыйм. "Сөйләшергә вакыт" тапшыруы турында начар сүз әйтә алмыйм. Лилия Кадыйрованың матур сөйләме, тел байлыгы, әңгәмәдәшен авыр хәлдә калдырмавы, тапшыруда гайбәт булмавы ошый. "Музыкаль Сабантуй"ны Айдар Фәйзрахманов белән Гүзәл Уразова катнашында карадым һәм шәп тапшыру икән дигән фикердә калдым. Дөрес, аудитория җыю өчен машина уйнату миңа да ошамый. Шулай да, соңгы вакытта ТНВ тапшыруларына өстенлек бирәм. Милләткә багышланган тарихи тапшырулар да булса, гади халык хезмәте -көнкүреше турындагы тапшырулар да булса, яхшы булыр иде. Ни өчендер блогерларны карарга яратмыйм".
Линар Закировның элек ТНВда эшләп китүен исәпкә алып, кайберәүләр аның каналга үч итүенә охшаган дип яза.
"Автор элек ТНВда эшләп киткән кеше булмаса, кыю, туры сүзле, курыкмый торган журналист диюләр белән килешер идем. Ә болай бераз үчләшүгә генә охшый. "Будем мочить", дигән бугай. Ә үч хисе кешене эчтән үзен ашый торган нәрсә ул. Сак булырга кирәк", ди Сәгыйть Әхмәтҗанов.
Журналист Мөнирә Сәгыйдуллина моңа җавап итеп дөресен әйтү үчләшү түгел ди:
"Дөресен әйтү үчләшү буламыни? Кызык! Шул дөресен әйтергә куркып йөри-йөри татар телен, хаттә үзен югалту юлында бит. Әйдәгез, үчләшмибез, кырылып беткәнче телләрне тешлап тик утырабыз! Һәм без яхшы кешеләр булып калабыз".
Комментларда халык шулай Закировны каршы әйтергә курыкмаучы "батыр" егет дип бәяләнә. Югыйсә кануннар белән дә, конституция белән дә илдә сүз иреге вәгъдә ителә.
ТНВ каналы җитәкчелеге әлеге бәхәсләргә җавап бирмәде, фикер белдермәде.
ТНВ – Татарстанда татар видеоконтенты җитештерүче иң зур платформа. Ул 2002 елдан бирле эшли. Телерадиоширкәткә ТНВ Татарстан, татар телендә сөйләүче һәм иярчен аша тапшырылучы ТНВ Планета, балалар өчен ШаянТВ, "Болгар" радиосы керә.
Каналда шактый вакыт баш продюсер булып эшләгән Миләүшә Айтуганова чорында ТНВда "Мәдәният дөньясында", "Җырлыйк әле", "Башваткыч", "Татарлар", "Халкым минем" кебек тапшыруларны халык яратып карады. Аларның күбесе инде чыкмый. Айтуганова күп тапкырлар тәнкыйтьләнде, әмма аның белән бәйле бер фикер даими яңгырый: ул халык өчен эшләүдән курыкмады, татар телен эфирның нигезе итеп саклады, үз йөзе булган проектлар тудырды.
Аның китүеннән соң каналда җитди яңарышлар башланды. Соңгы елда продюсерлыкка ТМТВда эшләгән Лилия Кадыйрова килде.
Киләсе ел өче Татарстан казнасыннан татар телендәге тапшырулар өчен 92,6 млн сум бүлеп биреләчәк. Бу сан инде кимендә 2016 елдан бирле үзгәрми диярлек.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум