Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанны яктырткан "Аспекты" медиасы "кара исемлек"кә кертелде


"Аспекты" мөхәррире Руслан Вәлиев
"Аспекты" мөхәррире Руслан Вәлиев

Редакция Русия кануннарын үтиячәк, әмма үз позицияләренә хыянәт итмәячәк. Бу хакта медианың мөхәррие Руслан Вәлиев белдерде.

21 ноябрь, җомга кичендә, Русиянең Юстиция министрылыгы чираттагы "ят агент"лар исемлеген чыгарды. Бу - министрлыкның еллар буена гадәткә кергән эше. Атна азагында түрәләр Русия хакимиятенең сәясәте белән килешмәгән журналистлар, блогерлар, сәясәтчеләр, танылган шәхесләрне чүпләп, аларга "ят агент" тамгасын тагын килә. Бу берничә ел дәвам итә, бу исемлектә инде 300дән артык кеше һәм оешма бар.

Төбәкләрдән беренче булып "ят агент" мөһерен "Идел Реалии" журналистрларына суктылар. Бу хакимият тарафыннан аларга уңайсыз булган шәхесләрнең тормышын авырайту, аларны мыскыл итү, эшләренә киртә тудыру, җәмгыятьтә исемнәренә тап төшерү өчен уйлап табылган һәм әлегәчә дәвам итә торган ысул.

Бу исемлеккә кайчак Русиягә лояль булган шәхесләр дә эләккәли, әмма күп очракта "ят агентлар" исемлегенә Русия хакимияте сәясәтен тәнкыйтьләүче, хакимиятнең кырын эшләрен фаш итүчеләр, Русиянең рәсми пропагандасына буйсынмаган позициясен саклап калучылар, чын журналист эшенә тугры калучы каләм ияләре эләгә. Кайберләре инде "теләнмәгән оешма" дип тамганланды. (Мәсәлән, Азатлык башта "ят агент" статусы белән эшләде, аннары Русия хакимияте 2024 елда эшне туктатырга тырышып безне "теләнмәгән оешма" дип игълан итте) Бу юлы "ят агент"лар исемлегенә "Аспекты Башкорстостана" медиасы кертелде.

Ят агентлар турында канун

  • Ят агентлар турындагы канун 2012 елдан бирле эшли. Документка ярашлы, сәяси эшчәнлек белән шөгыльләнүче һәм чит илдән акча алучы, сәүдәгә корылмаган оешмалар махсус реестрда теркәлергә тиеш.
  • Реестрга эләгүче оешмалар ярты ел саен үз эчшәнлеге турында хисап тапшырырга, матбугат чараларында үзләренең ят агент булуларын күрсәтергә тиеш. Ят агент дип аталудан баш тартучыларга 300 мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин.
  • 2018 елның ноябрендә чит илдән финансланучы матбугат чараларын да ят агентлар дип танырга мөмкинлек бирүче канун кабул ителде. Соңрак Русия думасы физик затларны да ят агент дип тану мөмкинлеге бирүче үзгәртүләр кабул итте.
  • Хәзергә ят агентлар реестрына сәүдәгә корылмаган 150дән артык оешма һәм матбугат чарасы кергән. Алар арасыда "Голос" берләшмәсе, "Мемориал" хокук яклау оешмасы, "Җәзаларга каршы тору комитеты", Азатлык радиосы, Idel.Реалии проекты, Америка авазы, Азат Европа/Азатлык Радиосы (RFE/RL) корпорациясе, Сибирь.Реалии, Фактограф, Кавказ.Реалии, Крым.Реалии медиапроектлары һәм Хәзерге Заман телеканалы бар.

Бу медиа Башкортстанда барлыкка килде. Аны Башкортстанда эшләүче "Эхо Москвы" радиосында эшләүчеләр оештырды. Ул 2022 елда эшли башлады. Башлыча алар Башкортстанда эшләде, андагы бөтен хәлләрне яктыртып барды. Мәсәлән, Баймакта, аннары Уфада барлыкка килгән каршылыкларны күрсәтте һәм алар турында җентекләп сөйләде. Активистларга каршы ачылган җинаять эшләре турында да әлегәчә сөйли.

2024 елда Башкортстанның "Аспекты" басмасын эш студияләреннән куып чыгардылар. Басманың баш мөхәррире Рәзиф Абдуллин вазифасыннан китүен белдерде. Былтыр мартта Роскомнадзор басма сайтын томалады. Моңа кадәр медиана дүрт кеше эшләде, хәзер эшне ике кеше алып бара. Берсе - Руслан Вәлиев, икенчесе - Евгений Коноплин. Икесе бергә мәкаләләр дә яза, Телеграм-каналны да алып бара, YouTube-та да каналлары бар. Телеграмда аларны көн саен якынча биш мең кеше укый. YouTube-та 70 меңнән артык язылучысы бар. "Аспекты" медисының төгәл финанс чыганагы юк, алар укучыларына ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Руслан Вәлиев та, Евгений Коноплин да 2022 елда Русия Украинага һөҗүм иткәч, илдән чыгып китәргә мәҗбүр булды.

"Аспекты" бары ике кеше көче белән чыгарылса да һәм даими финанс чыганак булмаса да, медиа журналистик эшен дәвам иттерә. Мәсәлән, алар Украина сугышында һәлак булган башкортстанлылар турында мәгълүматны көн саен диярлек чыгарып бара. Русия хакимияте бу мәгълүматны яшерә. Руслан Вәлиев "Аспекты"ның "ят агентлар" исемлегенә эләгүе көтелгән хәл, диде.

Безнең медиада яңгыраган фикерләр Русия хакимиятенең бугазына сөяк кебек килеп төртелә

— Ни диим, бу хәл кайчан да булса булачак дип көтеп йөрдек. Бу хакта "сәлам"нәр дә булды, ишарә дә ясалды, ләкин безнең хакта төгәл бернинди дә карар юк дигән мәгълүмат та килеп ирешкән иде. Әмма менә карар ителгән булып чыкты. Шуңа бер яктан безне "ят агентлар" рәтенә кертүләре көтелгән хәбәр, — дип аңлата Руслан Вәлиев. — Безнең медиада яңгыраган фикерләр Русия хакимиятенең бугазына сөяк кебек килеп төртелә. Сугышка бәйле позиция дә төгәл әйтелә. Безне тыңлаучылар, караучылар да бар. YouTube-ны Русиядә томаласалар да җанлы эфирларны караучылар арта гына бара, Телеграм каналны да укыйлар. Русия хакимияте һәм аларның пропагандистлары өчен безнең позиция радикаль булып санала. Шуңа безнең киртәләрсез, тамгасыз эшләвебез сәер дә булып тоелды. Читтә калдык, безне күрмичә йөрделәрме шунда, әмма безгә дә чират җитте.

Руслан Вәлиев фикеренчә, төп сәбәп медианың Украинада барган сугышны, корбаннарны санап баруы була ала.

Аларны йә җәзалыйлар, йә башка коточкыч хәлләргә дучар итәләр

— "Ят агент"лар исемлегенә кертелүебезнең берничә сәбәбе бар. Төп сәбәб — безнең көн саен диярлек Украина сугышында һәлак булучылар турында язуыбыз. Менә бу Русия хакимиятенең нык ачуын китерәдер дип уйлыйм. Русия гаскәрләре эчендә булган хәлләрне дә язабыз, аның турында эксклюзив материаллар чыгарабыз. Аерым солдатларның тарихларын бирәбез. Аларны йә җәзалыйлар, йә башка коточкыч хәлләргә дучар итәләр. Русия гаскәриләре эчендәге булган хәлләрне хакимият яшерә, дөньяга чыгармаска тырыша, ә без тоталь цензура булса да казып чыгарабыз, сөйлибез. Көн саен җанлы эфирларыбыз була, анда без сугышка каршы булуыбызны әйтәбез. Болар барысы да җыелгандыр дип уйлыйм. Шуңа без читтә кала алмый идек, "ят агент" тамгасын кайчан тагарлар икән — сорау шул гына иде. Хәзер анысы да ачыкланды, — дип фикерләре белән уртаклаша журналист.

"Аспекты" медиасы җомга кич "ят агент" дип игълан ителгәч, Русия хакимияте таләпләрен үти башлады. Алар хәзер һәр язмасын "ят агент" дип тамгалый. Руслан Вәлиев моны хакимияткә буйсыну дип кабул итми һәм илдән чыгып китәргә мәҗбүр булган сәяси мөһаҗир булуына карамастан, Русия белән элемтәләр калуын һәм Русиянең кануннарына буйсынырга мәҗбүр булуын әйтә.

Журналист бу тамга белән алга таба эшләве тагын да авырлашачак, комментар бирүче кешеләрне табу кыенлышачак дип сөйләде, әмма яңа киртәләр барлыкка килсә дә алга таба журналистик эшчәнлекләрен туктатырга җыенмауларын, Башкортстанда булып яткан хәлләрне сөйләүләрен, аңлатуларын дәвам иттерәчәкләрен белдерде.

Ә "ят агент" статусы белән эшләр өчен киртәләр артачак кына

— "Ят агент" тамгасын кемдер сыйфат билгесе дип кабул итә, димәк без яхшы эшлибез, гаделлек өчен көрәшәбез дип саный. Мин дә аны шулай кабул итәм. Әмма сүз дә юк бу күңелле күренеш түгел, куанырлык берни юк. Чөнки бу исемлеккә эләгү белән чүмәлә өстенә чүмәлә өелгән кебек проблемнар чыга башлый. Болай да эшләү җиңел түгел иде. Дөресен әйтергә кирәк, бик авыр. Аны медиада эшләүчеләр генә белә, аңлый. Ә "ят агент" статусы белән эшләр өчен киртәләр артачак кына. Бу статустан тыш та мәгълүмат алу, интервью яздыру, коммент алу бик авыр. Хәзер тагын да кыенлышачак. Кешеләр, журналистлар аралашуга җиңел бармый, ә мондый тамгалы медиалардан, гомумән, ерак торырга тырыша. Мин моны шунда ук сиздем. Алга таба проблемнар арта гына барачак. Әмма нишләтик, бу без хәл итә торган мәсьәлә түгел. Без статуска карамастан эшебезне дәвам иттерәчәкбез. Авыр шартларга китереп кысылсак та журналистика белән шөгыльләнәчәкбез, — диде Руслан Вәлиев.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG