Казанда "Крылья Советов" паркында индивидуаль торак төзелеше һәм өлешләп торак төзү (долевое) базарында алданган кешеләр митингка чыкты. "Вечерняя Казань" язуынча, каршылык чарасына Татарстаннан тыш тагын 23 төбәктән, аерым алганда Башкортстан, Самар, Чиләбе, Свердлау һәм башка яклардан да зыян күрүчеләр килгән.
Татарстанда өлешләп түләп торак алу базарында алданучылар сөйләвенчә, алар инде үз торакларын елларча көтә. Вәгъдә ителгән торакларын ала алмаучылар арасында күп балалы гаиләләр, пенсионерлар, ана капиталын кулланучылар да бар.
Инициатив төркем мәгълүматларынча, Татарстанда аеруча да "Танхаусы и дома" һәм "Бастион-Строй" ширкәтләреннән зыян күрүчеләр күп. Барлыгы 65 кеше үз торагын ала алмаган. Алар барлыгы 171 миллион сум акчаларын югалткан. Митингта катнашучылар сүзләренчә, "АльфаСтройКапитал АСК" һәм "АЛМА" ширкәтләре 39 кешенең 139 миллион сумын үзләштергән.
Башка өлкәләрдән килгән дольщиклар хәбәр итүенчә, җирле хакимият аларга митинглар уздырырга рөхсәт бирми, ә проблем турында комментарийлар муниципалитетларның рәсми сәхифәләреннән бетереп барыла. Зыян күрүчеләр әйтүенчә, күп кенә төзүче ширкәтләр "Сбербанк" тарафыннан аккредитацияләнгән булган, шул сәбәпле аларда ялган ышаныч уяткан.
"Без бүген Татарстан түгел, ә Русия президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать итәбез. 2024 елгы "туры элемтә" вакытында сезгә балалы гаиләне алдау турында сорау бирделәр. Сез: "Берәү дә тораксыз калмаячак, мәсьәлә хәл ителәчәк", дидегез. Ил буйлап меңләгән экран каршында елады. Без ышандык, без президентның йөкләмәсе үтәләчәк дип уйладык", дигән өч бала анасы Наталья Дементьева. "Вечерняя Казань" язуынча, ул төзелми калган йорт өчен инде икенче ел ипотека түли.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум