Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бакчасарайда өлкән яшьтәге тарихчы Энвер Сейтмеметовны тоткарлаганнар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Аксакалга 74 яшь.

Русия куәт оешмасы хезмәткәрләре өлкән яшьтәге кырымтатар тарихчысы Энвер Сейтмеметовны тоткарлаган.

Сейтемеметовның өенә якынча ун куәт оешмасы хезмәткәре килгән. Бу хакта "Кырым теләктәшлеге" хәрәкәте хәбәр итә. Алар Сейтмеметовка тоткарлау турындагы карарны укып, аны Бакчасарайдагы йортыннан Акмәчеткә алып киткәннәр.

"Э" үзәге хезмәткәрләре Сейтмеметов өстеннән административ беркетмә төзегән. Аннары аны район мәхкәмәсе утырышына алып барачакларын әйткәннәр.

  • Тарихчыга 74 яшь, ул өч сәяси тоткын – Сейтумер, Осман һәм Абдулмеджит Сейтумеровларның туган абыйсы.
  • 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, кырымтатарларны эзәрлекләү очраклары даими булып тора. 2014 елның язында Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, ярымутрауда даими рәвештә бәйсез журналистлар, җәмәгать активистлары, кырымтатар милли хәрәкәте активистлары, Милли Мәҗлес әгъзалары, шулай ук Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы белән элемтәләрдә шикләнелүче кырым мөселманнарында тентүләр уза. Хокук яклаучылар һәм активистлар Русия хакимиятләре кырымтатарларны сәяси сәбәпләр белән эзәрлекли, аларның күбесе ярымутрауның Русиягә кертелүенә каршы дип белдерә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG