26 ноябрь Русия президенты Владимир Путин 2036 елга кадәр милли сәясәтнең яңа стратегиясен раслады. Документ илдәге милләтара мөнәсәбәтләрне үстерү юнәлешләрен билгели.
Русия түрәләре язган документ озак кабул ителми ятты, әмма ахыр чиктә ул имазаланды. Һәм бу киләчәк ун елга Русиядә милли сәясәт ничек барачагына бераз ачыклык кертә. Түрәләр аны матур тышлыкка төреп, халыкка аның мөһимлеген аңлата һәм уңай нәтиҗәләргә ирешеләчәк дип ышандыра. Мәсәлән, яңа милли сәясәт стратегиясе милләтара нигезендә килеп чыккан низаглар санын киметергә һәм русияләрне берләштерәчәк. Әлеге чор Русия өчен гаять куркыныч дип билгеләнә. Бу стратегиянең үзендә дә язылган, документ кабул итәр алдыннан уздырылган җыелышта Путин да кабатлады. Русия хакимияте фикеренчә, ил дус булмаган дәүләтләргә каршы торырга мәҗбүр, чөнки алар Русия җәмгыятен таркатырга тели. Чит илләрдә барган Русиягә каршы алып барылган сәясәтне, милләтчелекне үстерүне бастырырга кирәк диелә яңа стратегиядә. Русия түрәләре глобальләшүне сүгә, аның аркасында рухи-әхлакый кыйммәтләр җуела, урыс теле мәдәнияты дискредитацияләнә, Русия тарихына һөҗүм ясала. Русия миграция сәясәтенең дә катырак контольгә алынуы кирәк дип саный. Русия ватандашлыгын алган мигрантлар арасында террорчылык, радикальлек, экстремизм идеяләрен тарату күзәтелә дигән нәтиҗә ясый түрәләр. Русиядә төрле милләт кешеләренең яшәвен кабул итә, төрлелектә көч һәм бердәмлек диелсә, ахыр чиктә барысыннан да русияле милләтен әвәләү эше дәвам итәчәк. Стартегиядә төгәл максат куелган, 2036 елга Русия халкының кимендә 95% үзләрен иң беренче чиратта русияле итеп тоярга тиеш.
Путин имзалаган документта аерым урыс теле һәм урыслар турында язылган. Алар дәүләтне коручы милләт дип билгеләнгән. Шуңа да чараларның 80%ы дәүләт төзүче халыкның мәдәниятын, телен популярлаштыруга юнәлтелгән.
Мәскәү кешеләрнең үзләрен русияле итеп билгеләвен тели. Моңа ничек ирешәсе? Милли сәяәсәт өчен җавап тотучылар моңа урыс телен популярлаштыру һәм үстерү кирәк дип әйтә. Мәсәлән, Русия халыклары телләрендә язылган әсәрләрне урыс теленә тәрҗемә итү уңай нәтиҗәләргә китерәчәк, дип саный алар. Тукай шигырьләрен туган телендә укучы татарлар артсын яки Рәми Гарипов язган әсәрләрне башкортлар башкорт телендә сөйләсен дигән максат кую урынына ачыктан-ачык урысча сөйләшүчеләр санын арттыру сәясәте алга сөрелә.
Документта шулай ук "мин - русияле" дигән максатка ирешү өчен балалар һәм яшьләр арасында Русия ватандашлык аңын формалаштыру кирәк диелә, аларны тарихи җирләргә экскурсияләргә йөртү яки Русия тарихын тирәнтен өйрәтү карала. Анда татарлар да, башкортлар өчен дә мөһим тарихи вакыйгалар сөйләнүе икеле. Русия хакимияте үзенә генә файдалы тарихны сөйли, өйрәтә.
Яңа имзаланган стратегиядә Русиянең этномәдәни һәм телләр төрлелеген саклау һәм милләтләргә ярдәм күрсәтергә кирәк диелгән. Стратегиядә билгеләнгәнчә, илдә 190 милләт вәкиле яши, 300 тел кулланыла, шуларның 150се — Русия халыклары телләре. Шул ук вакытта халыкның күпчелеген (80,85%) урыслар тәшкил итә. Төрле халыклар бар диелсә дә, Русия дәүләтен коручы урыслар мәдәнияты да саклауга мохтаҗ диелә.
Русиянең милләтләр эшләре федераль агентлык башлыгы Игорь Баринов "Бизнес Online"га ачыктан-ачык урысларның теле, мәдәнияты, гореф-гадәтләре сакланып калырга тиеш дип әйтте.
"Стратегиядә беренче тапкыр дәүләтне коручы урыс халкының традицияләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен саклауга бәйле аерым юнәлеш булачак. Без моның турында элек нигәдер оялып сөйләдек, бәлки, җитәрлек игътибар бирмәдек, бу мәсьәләләр үзеннән-үзе хәл ителер дип уйладык. Әмма практика күрсәткәнчә, дәүләтне барлыкка китерүче халык үзенең рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау, урыс телен үстерү, тарихыбызны, мәдәниятебезне саклау ягыннан кимрәк түгел, хәтта күбрәк басымга дучар. Шуңа күрә без моны аерым юнәлеш итеп билгеләдек. Безнең фикеребезчә, урыс халкы үзен ничек хис итә — бу безнең илдә яшәүче барлык зур һәм кечкенә этносларның халәтенә дә турыдан-туры тәэсир итә. Урыс халкына яхшы булса — барысына да яхшы булачак!". Бу - Баринов сүзләре.
Галим, антрополог, Русиядәге җанисәп вакытында татарларны төрле этносларга бүлгәләү өчен зур тырышлык салган Валерий Тишков та яңа документта урыс халкы, аның теле аерым язылуы гадел дип саный. Милли төбәкләрдә, Татарстанмы ул, Башкортстанмы, беренче чиратта урыс теле түгел, ә анда яшәүче "титул" милләтләрнең теле язмышы кайгыртыла. Республикаларда асаба халыкларның мәдәниятен һәм телләрен саклау өчен үз ресурслары бар, ди ул. "Федераль дәрәҗәдә урысларны, урыс телен һәм урыс мәдәниятен яклау турында язылды. Моңа кадәр дәүләтне барлыкка китерүче халыкка игътибар һәм ярдәм җитәрлек булмады. Әгәр республикаларда татар мәдәниятен, татар телен, башкорт мәдәниятен, яки якут мәдәниятен саклауга юнәлтелгән эшләрне исәпкә алсак, стратегия бу диспропорцияне бераз төзәтә. Төп халыкка күбрәк игътибар бирергә кирәк. Бу да милли сәясәт бит", дигән Тишков "Бизнес Онлайн"га.
Яңа милли сәясәт стратегиясе документыннан татар һәм башкортларга нинди файда? Сәясәт белгече Руслан Айсин бу документ ачыктан-ачык урыслаштыру сәясәтен канунилаштыра, милләтләрне, аларның телләрен юкка чыгару эше көчәячәк, мин - татар, мин - башкорт дип үзбилгеләнү юылачак дип саный. Милли республикалар телиләрме, юкмы аларга бу милли сәясәткә буйсынырга туры киләчәк, әмма йөрәк белән аны кабул итү булмаячак, ди ул.
Мәскәү республикаларның сәяси статусын бетерү максатын күз алдында тота
— Бу стратегия документы җитди, ул 10 ел дәвамында Русиядә милли сәясәт ничек барачагын күрсәтә. Барлык министрлык, институцияләргә боерык биреләчәк, каралган күрсәткечләргә ирешергә дигән максатлар куелачак, махсус чаралар, проектлар булдырырга тиеш. Документта ни күрәбез? Русия хакимиятенең төп максаты - урыс телен дәрәҗәсен арттыру, урыс милләтенең позицияләрен көчәйтү. Югыйсә болай да урыс теле бөтен җирдә, хәтта кечкенә татар-башкорт авылларында аралашу урысча, мохит урысча. Моңа кадәр дә урыслаштыру сәясәте бар иде, әмма астыртын булды, шәрран ярып әйтелмәде. Тарихны укытуны тыйдылар, телне укытуны бетерделәр, — дип сөйли Айсин. — Бу документ безгә, урыс булмаган халыкларга, турыдан-туры тәэсир итә. Бөтен максатлар, урыс телен көчәйтүләр татарлар, башкортлар, якутлар исәбенә башкарылачак. Империячел тезислар ныграк, активрак яңгыраячак. Менә күрерсен, Явыз Иван, Петр I, Әби патшалар һәм аларның сәятләре уңай дип сөйләнәчәк, ә татарлар, башкортлар һәм башкалар алардан никадәр зыян күрсә дә аның турында ләм-мим булачак. Безнең тарихчылар телен тыячак. Болай да сүзләрен үлчәп әйтә.
Путин хакимиятен Көнбатыш Русиягә каршы сугыш алып бара дигән сылтау белән урыслаштыруны көчәйтәчәк. Моны сәбәп итеп алып тәмам милли республикаларны юкка чыгарылачак. Бүген, әнә күрәсез, һәр сүздә көнбатыш Русияне таркатырга тели диләр. Милли республикалар, милләтчеләр Русиянең бөтенлегенә яный, безгә дуслык, тотрыклык ди диячәкләр. Алдау. Мәскәү республикаларның сәяси статусын бетерү максатын күз алдында тота.
Руслан Айсин әйтүенчә, Путин хакимияте Русиядәге урыс булмаган халыкларны Мәскәүгә каратырга теләсә, чыннан да Русияне үз дәүләте итеп ихлас кабул итүен теләсә, бу стратегиядә кимендә туган телләрне укытуны кайтаруны язар иде. Мәскәү милли республикаларның авырткан сөяле тел булганын белә һәм урыс булмаган милләтләр Мәскәүдән мәктәпләрдән телләрен укытуны арттыруны көткәнен аңлый. Әмма махсус моны булдырмый. Эткә сөяк ыргыткан кебек Русиядәге халыклар өчен уйлап табылган бәйрәмнәр дә җитә дип саный.
Беркемгә дә кирәкмәгән бәйрәмнәр белән юмалау ул уен, мыскыллау гына
— Чыннан да берләштерү максаты булса, ни өчен урыс булмаган халыклар өчен мөһим булган эшләр башкарылмый? Русия хакимияте урыс булмаган халыкларның ачуын китерә торган стратегияне кабул итүне аңлап эш итәме, юкмы? Барысы да аңлы рәвештә башкарыла, — ди ул. — Путин һәм аның тарафдаларлары КГБ системыннан чыккан кешеләр, алар гомер гомергә тышкы һәм эчке дошман эзли. Аларга каршы көрәшергә кирәк. Башкача фикер йөртә алмый. ФСБ кешеләре безне, татар белән башкортны субъект итеп кабул итми. Әгәр дә Путин хакимияте бераз акыллырак булса камчыны да кулланыр иде, прәннекне дә каптырыр иде. Мәсәлән, телне укытудан кемгә куркыныч? Киресенчә, Мәскәүгә рәхмәтләр укылыр иде. Әмма Мәскәү бу рәвешле эш итәргә теләми. Беркемгә дә кирәкмәгән бәйрәмнәр белән юмалау ул уен, мыскыллау гына. Җиткән аларга дип уйлый алар.
Айсин урыс булмаган халыклар бу стратегияне ихлас кабул итә алмаячак, дип саный. Сәясәткә каршы торырлык көч калмады, әмма астыртын булса да каршы тору булачак, ди ул.
— Милли интеллигенция бу стратегияне кабул итә алмый, чөнки татарлыкны юкка чыгарган сәясәт бу. Бу балта астына үз башыңны үзең китереп салу. Әйе, хакимият кабул итәчәк, каршы килмәячәк. Әмма бу очракта да Мәскәү таләп иткәнне йөгерә-йөгерә үтәмәү дә мөмкин бит, саннар кирәк икән, аны матур итеп кәгазьгә теркәп куеп була. Урыс әйтмешли, кәгазьгә нәрсә теләсәң язып була. Әмма үз тарихны сөйләү дәвам итә ала, формаль булмаган түгәрәкләр оештырырга мөмкин, туган якны өйрәнүчеләр үз блогларын алып бара ала, кешеләргә сөйли, аңлата ала, этнография, мәдәнияткә игътибарны көчәйтеп була, — дип фикерләре белән уртаклаша ул. — Советлар Берлеге вакытында татар театры көчле милли үзәк булды. Мәсәлән, Балтыйк илләрендә дә милли театр эстон, латышларның телләрен, милли рухларын саклап калды. Безнең театрлар да бар, мәчетләр дә бар. Горизонталь багланышларны көчәйтергә кирәк. Милли зыялылар контрпропаганда булдыра ала, гаилә институтын көчәйтү мөһим булачак. Вакытында татар милләтен үстерү стратегиясе язылды, кабул ителде, әйе, тәнкыйтьләнде, әмма менә аны да нигез итеп алырга мөмкин.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум