Энгел Фәттахов Миңтимер Шәймиевка якташы буларак мөрәҗәгать итә. Ул хатта Татарстанның кайбер түрәләрнең куркулары аркасында аңа каршы сөйләвен, аңа яла ягуын, ә яклап сүз әйтергә курыкканнарын яза, исемнәрен дә атый.
Татарстанның элекке мәгариф министры Энгел Фәттаховның ачык хаты аның Телеграм каналы һәм Дзен платформасында чыккан. Хатның оригиналы татарча язылган һәм Энгел Фәттахов имзасы куелган. Вакыты һәм урыны ноябрь, Минзәлә төрмәсе дип күрсәтелгән. Хат 11 биттән тора.
Фәттахов Шәймиевка мөрәҗәгать итеп, аның кулы астында уңышлы эшләвен, күп нәрсәгә өйрәнүен язып, аңа рәхмәт белдерә. Шәймиевне ул бөек, танылган шәхес дип атый һәм икенче әтием булдыгыз дип бәяли.
Ул Актаныш районын җитәкләгән чорда иң зур уңышлары итеп республикадагы дәүләт статусы булган бердәнбер сәләтле балалар өчен һуманитар гимназиянең ачылуын әйтә. Шулай ук авыл җирендә булган, ләкин дәүләт статусына ия бердәнбер "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбленең оештырылуын, моннан тыш районга инвесторларны керттермәве һәм райондагы барлык 87 авылның сакланып калуын санап китә.
Ләкин ул 2015-2017 елларда аңа карата ниндидер көчләр каршы эшли башлавын әйтә. Кем алар һәм ни өчен шулай эшли — аңлый алмыйм, дип яза Фәттахов.
— Бу көчләр мине министр вазифасыннан азат итәсе килде. Алар моны яшермәде дә, ләкин сәбәбен генә аңлата алмадылар. Татар теле тирәсендәге бәхәсләр моңа бик уңай сәбәп булды, әлбәттә! - диелә хатта. - Бу вакыйгалардан соң туган районыма кайтып эшемне дәвам итәсем килде. Әмма миңа Казанда калырга, башка районга җитәкче булып барырга эш тәкъдим ителде. Мин кайчандыр ихтирам иткән кайбер җитәкчеләрнең, "Актанышны таратып китте" дип, миңа каршы имза җыеп йөрүләр дә, бар да оештырылган иде. Сез дә миннән: "Тукай районына кайтмыйсызмы соң?" — дип сорадыгыз. Мин каршы килдем. Рәхмәт Рөстәм Нургали улына. Ул миңа туган районымда эшемне дәвам итәргә мөмкинлек бирде. Ләкин анда да озак эшләргә бирмәделәр, пенсия яшем җитәргә бер ел калганда эштән китәргә мәҗбүр иттеләр. Район белән алга таба идарә итә алмыйм, дип гариза яздырдылар, — диелә хатта.
Хатта Фәттахов аның Актаныштагы һуманитар татар гимназиясендә эшен дәвам итәргә теләвен, ләкин бу мөмкинлекне дә аңа ябылуын яза. Элекке министр бу хакта Шәймиев белән киңәшләшкәнен һәм Шәймиевнең аңа: "Энгел, сине аннан да алырга туры килмәсме соң?" дип сорау белән җавап биргәнен искә төшерә. Фәттахов бу хәлләрдән соң туган авылындагы "Чишмә" агрофирмасында эшләвен дәвам итүен, ләкин анда да тынычлыкта калдырмауларын яза.
— Туган авылымда тынычлап эшләргә ирек бирерләр дип уйладым. Ялгышканмын! Тикшерү барышында мине Актаныштан "кысып чыгару" эшләре инде 2022 елда ук башланганлыгы ачыкланды.
Шул ук елның җәендә Президент аппаратыннан И.М. Гарипов миңа Балык бистәсе районына җитәкче булып барырга тәкъдим ясады, каршы килдем, 61 яшемдә туган җиремнән беркая да китмим, дидем. Шул ук чорда, Казаннан коррупциягә каршы көрәш комитеты вәкилләре килеп, хуҗалыкның хәтта соңгы "туалеты"на кадәр фотога төшереп алып киттеләр.
Авыл хуҗалыгы идарәсенә керсәң, Казанда авыл хуҗалыгы министрлыгына барсаң "Сезнең хуҗалык белән УБЭП (Икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш баш идарәсе) кызыксына", — диләр иде. Мин һаман кемгә кирәк икән соң дип аптырый идем,? "Бизнес Online" мине пычратып материаллар чыгаруын дәвам итте. Хәтта ТНВ каналы "Авыл сәгате" тапшыруында районны кире яктан гына яктыртып, материал әзерләде.
2022 елның октябрендә бернинди сәбәпсез УБЭП хезмәткәрләре Тукай районы башлыгы Фаил Камаевны һәм "Чишмә" хуҗалыгы җитәкчесе Рафик Сахабетдиновны чакыртып, миңа каршы материаллар җыя башлаган.
2024 елның 21 маенда ялган кәгазьләр тутырып мине кулга алдылар. Бүгенге көндә мине тоткарлауга дәлил булган документлар хөкем эшендә берсе дә юк, чөнки алар ялган булып чыккан. Тикшерү эше бик пычрак төстә барды. Күп шаһитларны куркытып миңа каршы күрсәтмә бирдерттеләр. Хәтта мин кайчандыр хөрмәт иткән Марат Гата улы Әхмәтов та үз имзасын танымый, алдашып миңа каршы күрсәтмә бирә. Башкалары турында әйтеп тә тормыйм, аларны да мәҗбүр иттеләр!
Нинди заманда яшибез? Башыма сыймый, җавап таба алмыйм!
Бүгенге көндә шул ялган фактларны туплап, материалларны мәхкәмәгә бирделәр. Республика прокуроры да аларның дөреслеген тикшереп торуны кирәк дип тапмады.
Мондый хәлләрне, гаделсезлекне элек мин телевизор аша гына карый идем. Картайган көнемдә үзем дә мондый "беспредел" белән очрашырмын дип башыма да килмәгән иде. Тикшерү барышында бу эшнең "заказ" буенча эшләнгәне ачыкланды, моны тикшерүчеләр үзләре дә миңа җиткерде, — дип дәвам итә ул хатында.
Фәттахов хатта 2022 елда Шәймиевнең аны кисәтүен телгә ала.
— Күпләр мине авыр вакытлар көтүе турында кисәтте. Хәтерләсегез сез дә 2022 елда мине район башлыгы вазифасыннан азат иткәч: "Энгел, башыңны сакла!" — дигән идегез. Ул вакытта әлеге сүзләргә игътибар итмәдем, әлбәттә, минем белән бу кадәр булышырлар дип башыма да килмәде,— дип яза ул.
Ул үзенең эшләре, гамәлләре өчен үкенмәвен әйтә һәм янә Шәймиевка мөрәҗәгать итеп, ни өчен аңа тыныч кына туган җирендә яшәргә мөмкинлек бирмиләр дип аптырый һәм "Мин кайда ялгыштым?" дип сорый.
— Сез мине һәрвакыт яклап килдегез, миңа җил-яңгыр тидермәдегез. Рәхмәт сезгә! Бер гасырга якын гомер кичергән мәрхүм әнкәем дә соңгы көненә кадәр сезне догасыннан калдырмады, бик рәхмәтле булды.
Минем Актанышта яшәвем кемгәдер "тамакка утырган сөяк" кебек булса да мине туган авылымнан, туган районымнан аерып алырга берәүне дә хакы юктыр!? Нахакка төрмәгә генә япмасалар…
Чистай һәм Минзәлә төрмәләрендә гомер кичергән чорда минем белән бергә бер камерада утыручылар миңа еш кына сорау бирәләр:
"Син Минтимер Шәрип улы белән бер районда тугансың, аның кул астында бик матур, озак эшләгәнсең, югары дәүләт бүләкләренә лаек булгансың, бөтен көчеңне, тырышлыгыңны, район халкының яшәү дәрәҗәсен яхшыртуга сарыф иткәнсең, урламагансың. Ник синең язмыш белән шулай гаделсез уйнадылар? — дип.
Мин бу сорауга җавап бирә алмадым! Мин кайда ялгыштым? — дип тәмамлана Фәттаховның хаты.
- Фәттаховны 2024 елның май ахырында тоткарладылар. Аңа ришвәт алу һәм вазифа вәкаләтләрен арттыру маддәләре нигезендә гаепләү белдерелде.
- Тикшерү һәм гаепләү мәгълүматына караганда, Фәттахов 2015–2022 елларда дәүләт оешмаларында эшләгән вакытында эшмәкәрләрдән подряд килешүләре, муниципаль контрактлар төзүгә, аларны вакытында түләүгә ярдәм иткән өчен барлыгы 26 миллион сум күләмендә ришвәт алган. 2018–2020 елларда төзелеш ширкәтләренең берсе генә дә аңа 14 миллион сумнан артык акча тапшырган. Моннан тыш, 2021–2022 елларда Актаныш районы башлыгы булып эшләгәндә, Фәттахов "Коммунсервис Актаныш" оешмасына 29 миллион сумлык муниципаль милекне аренда килешүе төземи генә, ришвәт өчен файдалануга тапшырган дип фаразлана.Соңрак Энгель Фәттаховка 140 мең сумлык ришвәт алуы турында тагын бер җинаять эше ачылды.
- Узган ел ноябрь ахырында исә тикшерү комитеты аңа вазифаи вәкаләтләрен арттырып җибәрү турында яңа җинаять эше ачты. Тикшерү фаразынча, ул 2016-2017 елларда, Татарстан мәгариф министры булып торган чагында "Чишмә" оешмасы мөдире Рәфыйк Сәхәбетдиновтан 128ләп млн сумлык корылмаларны, милекне һәм терлекне, махсус техниканы "Агрофирма Чишмә" оешмасына бушлай бирдергән.
- Гәрчә чынлыкта күпләр Фәттаховтан татар телен яклаган өчен үч алалар дип саный. Бу хакта Азатлык радиосына белгечләр дә әйтте.
- Тоткарланганнан бирле Фәттахов Тикшерү изоляторында утыра. Узган елның май аенда ул үзенең кулга алынуын Татарстан югары мәхкәмәсендә шикаять итәргә тырышты, әмма карар шул килеш калды.
- 2024 елның көзендә йөрәк белән килеп туган проблемнары сәбәпле ул төрмә хастаханәсенә эләкте.
- Хәзерге вакытта аның эше Минзәлә мәхкәмәсендә карала.
Белешмә: Энгел Фәттахов
- 1961 елның 12 июнендә Актаныш районының Чишмә авылында туган.
- 1983 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый.
- 1983-1984 елларда "Сельхозтехника" оешмасының Актаныш районы бүлегендә инженер-контроллер булып эшли.
- 1984-1985 — Актаныш районы комсомолының икенче секретаре
- 1985-1989 — Актаныш районында авыл хуҗалыгы өлкәсендә төрле вазифаларда эшли.
- 1989-1993 — Казан авыл хуҗалыгы институты укытучысы.
- 1993-1995 — Актаныш районы башлыгының беренче урынбасары.
- 1995-1997 — Сарман районы башлыгы урынбасары.
- 1997-1998 — Сарман районы башлыгының беренче урынбасары.
- 1998-2012 — Актаныш районы башлыгы.
- 2012-2017 — Татарстан мәгариф һәм фән министры.
- 2013-2017 — Татарстан вице-премьеры.
- 2017-2018 — Актаныш районы башкарма хакимияте җитәкчесе.
- 2018-2022 — Актаныш районы башлыгы.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум