"Чит ил оешмасы белән яшерен хезмәттәшлек итү" маддәсе нигезендә дүрт елга ирегеннән мәхрүм ителгән журналист Ника Новак Иркутски өлкәсе Бозой бистәсендәге 11нче санлы төзәтү колониясеннән югалган.
Бу хакта аның адвокаты Юлия Кузнецова Телеграм каналында язды.
Адвокат Новакны әлеге колониядән башка җиргә күчергән булырга мөмкиннәр дип саный, әмма колония җитәкчелеге бу мәгълүматны расламый да, кире дә какмый.
"Бу атнада Ника янына минем хезмәттәшем керергә тырышты, әмма аны кертмәделәр. Колониядә ул шау-шу барганын һәм Тикшерү комитеты хезмәткәрләренең күп булуын күргән. Нәрсә булганын колония хезмәткәрләре әйтми", ди Кузнецова.
Телефон аша аңа мәгълүмат бирмәгәннәр, ул рәсми мөрәҗәгать юллаган.
Элегрәк Новак үзенә колония хакимияте тарафыннан даими басым баруын, ә бер бүлмәдәшенең аннан дәүләт серен тәшкил иткән мәгълүматларны сораштырырга тырышуын сөйләгән иде.
Кызы турында Телеграм канал алып баручы Ника Новакның әнисе дә журналистны этап белән күчергәннәр дип фаразлый. Ул шулай ук алынган хат нигезендә, Никаның ачлыгын туктатуы турында әйтте.
- Радио Свобода белән хезмәттәшлек иткән Новакны 2024 елның ноябрендә чит ил оешмасы белән "яшерен хезмәттәшлек" өчен дүрт елга ирегеннән мәхрүм иттеләр.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум