Accessibility links

Кайнар хәбәр

Якутларның Ысыах милли бәйрәмен Түбән Камада уздырачаклар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Ысыах сахалар өчен иң мөһим бәйрәм.

Якутларның Ысыах милли бәйрәмен Түбән Камада киләсе елның 13 июнендә үтәчәк.

Татар-информ хәбәр итүенчә, бу карар Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев белән Саха (Якутия) башлыгы Айсен Николаевның очрашуы вакытында расланган.

2022 елда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Саха республикасына барып, якутларның Ысыах милли бәйрәмен күреп кайтып, андагы миллилеккә хисләнеп, Сабантуйны көчәйтергә, миллиликне өстәргә кирәк дигән теләк белдерде. Үзгәрешләр шул елны ук башланды, татарның милли бәйрәмен оештыру өчен яңа такым булдырылды, эшкә яшьләр җәлеп ителде.

2023 елны Якутски мэры Евгений Григорьев "Ысыах Туймаады - 2023" "махсус хәрби операциядә катнашучыларга" багышланачак дигән иде. Якутиядә яшәүчеләр милли бәйрәмне сугышка багышлауга каршы чыкты. Бу хакта Русиянең азиат халыклары бәйсез медиасы язды.

"Ысыах – саха өчен иң мөһим бәйрәм. Якыннар тормышны, тынычлыкны, туган җирне мактау өчен җыела. Изге, кагылгысыз йола. Әмма явызлык бу изге бәйрәмгә дә үзенең канлы кулларын сузды. Кремль узурпаторлары кушуы белән оятсыз маңкортлар быел Ысыахны сугыш бәйрәме дип игълан итте", диелде хәбәрдә.

Бу халыкларның мирасын юк итү, дип искәртелде.

"Ысыахны канга буярга тырышу бөтен кешеләрнең, хәтта сугыш турында дәшмәүчеләрнең дә ачуын китерде. Меңләгән саха якташларын бу пропаганда чарасына килмәскә чакыра", диелде.

Саха республиканың Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе Яна Игнатьева элек Казанга килгәч, 1990 еллардан республикада милли мәдәниятне үстерү башланды дигән иде.

Милли бәйрәмебез Ысыахны – җәйне каршы алу, кояшны сәламләү, яшеллекне зурлау бәйрәмен үткәргәндә, бөтенесе дә милли киемнәрдән килә. Хәтта кечкенә балалар да", диде ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG