Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төмәндә Себертатар теле көнендә узган "түгәрәк өстәл"дә эшкуар Ринат Насыйров милли хәрәкәттәге таркаулык турында сөйләде


Ринат Насыйров, 2020 елгы фото
Ринат Насыйров, 2020 елгы фото

Ул "йөрәгегездән нәфрәтне алып ташларга вакыт җитте", диде.

29 ноябрьдә Төмәндә узган Себертатар теле һәм мәдәнияте көненә багышланган "түгәрәк өстәл" утырышында эшкуар, Дөнья татар конгрессының Төмән өлкәсендәге вәкиле Ринат Насыйров милли хәрәкәттәге таркаулык, сөйләшүләрнең нәтиҗәсезлеге, телнең юкка чыгуы турында ачынып сөйләде.

"Утыз елдан артык, башта зур казанда кайнап, аннары казаннарын ватып, икенче казан ясап, шуны тагын җимереп, тагын өч казан куеп вакланып, бүленеп, бер-беребезне танымаслык булып, яратмыйча, Казанны әрләп, бер-берсен күрә алмау хәленә кердек без. Чыннан да, диндарлык һәм мәрхәмәтлелек аркылы берләшик дисәк, мин себертатарына карап ул хәлне күрмим.

Элек "Төмән өлкә Төбәк мәгарифен үстерү дәүләт институты" (ТОГИРРО) эшләгән чагында себер татарлары барысы җыелып, анда эшләгән шактый галимнәребез бөтен татар халкына таянып эш алып бардылар. Бүгенге көндә ул китапларны ертмыйча, күрмичә, аларның хезмәтләрен түбән дәрәҗәдә күреп, ертмадыгыз, ләкин оныттыгыз. Икенче өлешен бик яхшы әдәби телдә сөйләшә торган себер татарларыбыз эшли башлады. Алар бүгенге көнгә кандидатлык һәм докторлык диссертацияләрен яклаган галимнәр. Әмма алдагы көннәрегезне, эшләрегезне инкарь итеп яңа китаплар чыгардыгыз. Бүгенге көнгә 30 дан артык себертатар телендә, яңа формада китаплар чыкты. "Дитя не плачет — мать не разумеет", диләр. Әмма балалар еламыйлар, ул китапларны күрмәсәләр. Еламыйлар да, сорамыйлар да. Ач түгелме әллә балалар безнең себер татар теленә? Бераз шуның турында уйлап җибәрик.

Хәзер инде өченче тренд китте: "әйдәгез, бу да начар, теге дә начар, тагы берне ясыйбыз, бөлки начарыракны эшләрбез дипме? Тагын да кыенрак булсын безгә дип эшлибезме? Кызганычка каршы, бик авыр хәлдә бүген себер татарлары.

Аңлап карагыз: күзләрегезне, колакларыгызны ябып "Искер" нең җимерелгәнен карап калдыгыз. Себертатар телен югалтканга куанып утырасыз. Моны әрләп, тегене хурлап, Татарстанны күрмичә, үзегезне генә таныткан халык итеп күрмәкче буласыз. Алай булмый бу дөньяда. ", ди Насыйров. Аның чыгышын Себер татар дөньясының Вконтактедагы бите бастырган.

Насыйров нәфрәтегезне йөрәгегездән алып ташларга вакыт җитте дип мөрәҗәгать итә.

"Таралу буенча кая хәтле менмәкче буласыз. Мин Максим Сәгыйдуллинның яңа алфавиты чыкты дип куанган идем. Менә бүгенге көндә бөек дәрәҗәдәге себердә туган мөфтиебез бар. Аның исеме Нәфигулла хәзрәт Аширов. Аны да хурлап өлгерәбез өле. Бөтен Русия таный, ә себер татарлары танымый. Аның тәмәке, аракы, зина, авырлык, гөнаһлар турындагы вәгазьләрен Максим Александрович, Фәүсия Маргановага биреп шул китапны чыгардык без. Бик матур себертатар телендә вәгазләр китабы чыкты. Бу китапны чын себер татарлары имамнарына да бирдем. Хәзер бер имам миңа шалтыратып: "Ринат Хәмзиевич, мин бу телдә укый алмыйм. Мин бу телдә халыкка җиткезә алмыйм", ди. Ник алай?, дим. Авыр, аңламыйм, төшенмим, ди. Без халык аңламасын өчен эшлибезме китапларыбызны? Галимнәребезне бездән куркып-качып йөрсенгә үстерәбезме? Әллә татар халкын, себер татарларын берләштерү турында сүз барамы? Бүгенге чарага мин себер татарларын яратып, аңлап килдем", ди ул.

Насыйров себер татарларына, автономия җитәкчеләренә, ветеран мөгәллимнәргә дә мөрәҗәгать итә.

"Мондый хәлгә җиткән татар халкы - бу сезнең эшегез. Яңадан уйлап карау мөһим. Сәбәпләрен тирәнрәк аңларга кирәк. Чөнки тормыш ул бик күпкырлы һәм катлаулы", ди ул.

  • 2013 елның 29 ноябрендә Төмәндә беренче тапкыр Себертатар теле көне үтте. Бу көнне себертатар теленә, себер татарлары тарихына багышланган чаралар уза.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG