2025 елның унынчы атнасында Азатлык Радиосы эшләгән илләрдә ниләр булды.
Атна вакыйгалары фотоларда (3-9 март)
1
Башкортстанның Дәүләкән районы Иске Көрмәнкәй авылында "Аек авыл" чарасы кысаларында Уктан ату йоласы узган.
2
Башкортстанның Бөрҗән районында галимнәр Шүлгән-Таш мәгарәсендәге Зәңгәр күлгә пилотсыз җиһаз төшерде. Әлегә кадәр күлнең кайбер өлешләре өйрәнелмәгән.
3
Биектау районы Айбаш авылында 20нче гасыр башында төзелгән мәчетне реставрацияләү бара. Аны җәйгә төгәлләмәкчеләр. Күпчелек эшләр иганә акчасына башкарыла. 2022 елда аның манарсы җимерелеп төшкән иде.
4
Татарстанның Сарман районы Азалак мәдәният йортында "Мөнәҗәтләр һәм вәгазьләр - күңел байлыгы" дигән кичә үткәрелгән. Кичәнең икенче өлеше чәй табыны артында авыз ачу мәҗлесе белән тәмамланган.
5
Украина, Донецки өлкәсе Белицкое шәһәре.
6
Мьянма кораллы көчләре лидеры Мин Аун Хлайн Мәскәүдә Билгесез солдат каберенә чәчәкләр салу тантанасында. 4 март
7
Одессага Русия дроны һөҗүменнән соң машиналар яна.
8
Иранның Тәһрән шәһәрендәге Зур базарында.
9
Мәскәүдә Кремль дивары янында совет лидеры Иосиф Сталин кабере янында хатын-кыз елап басып тора. 5 март, Сталин үлеменең 72 еллыгы.
10
Грузиядәге протестларның 100 көне. Халык илдә президент сайлауга каршы, Европа юлыннан баруны таләп итә.
11
Таҗикстан, Дүшәнбе шәһәре. Әниләр көнен бәйрәм итү. 7 март.
12
8 март - Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Мәскәүдә чәчәк базары
13
Рамазан аенда Газзә сызыгында хәрәбәләр эчендә авыз ачу.