Япониядәге татар эмиграциясе тарихы тикшерелде

Your browser doesn’t support HTML5

27 гыйнварда Мәрҗани исемендәге Тарих институтында "Ерак Көнчыгышта төрек-татар эмиграциясе мирасы" исемле Татарстан-Япония халыкара семинары үтте. Чарада Япониядәге татар диаспорасы эшчәнлеге, Габдерәшит Ибраһим башкарган эшләр, "Милли байрак" газетының архивы турында тәфсилле мәгълумат бирелде.