Әстерхан өлкәсенең Ветераннар һәм башка иҗтимагый оешмалар координация шурасы өлкә үзәгендә Явыз Иван бюсты урнаштырырга тели. Сын үзе инде әзер – аны Шурага Краснодар меценаты Михаил Сердюков тапшырган. Сердюковның остаханәсендә танылган сынчылар тарихи шәхесләрнең һәйкәлләрен бушлай ясый. Җирле басмада хәбәр ителгәнчә, бу сыннарның күбесе Русия Украинадан басып алган җирләргә урнаштырыла.
14 мартта Шура әгъзалары бертавыштан Явыз Иванга һәйкәл куеп, аның исемен мәңгеләштерүне хуплаган. Җыелыш беркетмәсеннән күренгәнчә, тавыш бирүчеләр бу гамәл "ватан тарихына кызыксынуны арттырачак һәм бөек держава буларак Русиягә карата дөрес мөнәсәбәт формалаштырачак" дип саный. Хәзер оешмада һәйкәлне куяр урын сайлыйлар.
Шура әгъзалары үзләренең ниятен губернатор Игорь Бабушкинга һәм шәһәр мэры Олег Полумордвиновка юллаган. Шәһәр хакимияте исә, бюст кебек кечкенә архитектур сыннар – шәһәрне матурландыру объектлары булып санала, аларны төзү яки урнаштыру өчен рөхсәт кирәкми дип җавап биргән.
Явыз Иванга һәйкәл куюны тәкъдим итүче Ветераннар һәм башка иҗтимагый оешмалар координация шурасы турында әллә ни күп мәгълүмат юк. Шура 2013 елда оешкан. Өлкә хөкүмәте матбугат хәбәрендә әйтелгәнчә, аның төп бурычы – "ветераннарга социаль ярдәм күрсәтү һәм яшь буында ватанпәрвәрлек тәрбияләү". Оешманы Әфганстандагы сугыш ветераны Сергей Голов җитәкли. Элегрәк Голов Әстерхандагы мәктәпләрнең берсенә Александр Невский исемен бирүне тәкъдим иткән иде, әмма бу ниятләре барып чыкмады.
- Татар ханлыклары башкаласының берсе булган Әстерханда Явыз Иванга һәйкәл кую тәкъдимнәре моңарчы да яңгыраган иде. Әстерханда әлеге мәсьәлә 2016 елдан бирле күтәрелеп килә. Ул чакта моны монархистларның "Великая русская империя" ("ВеРИм") оешмасы күтәреп чыккан иде. Әмма шәһәр меры Алена Губанова бу бәхәсле нәрсә, бездә төрле халыклар яши, шәһәргә ул кирәкми дип каршы чыкты.
- 2019 елда бу мәсьәләне "Царьград" ширкәтләр төркеменең мөдирләр шурасы рәисе, Бөтендөнья урыс халык җыены башлыгы урынбасары Константин Малофеев күтәреп чыкты һәм һәйкәл кую чыгымнырының яртысын үз өстенә алачагын да белдерде. Шәһәр сайтында бу турыда фикер белешү дә оештырылды. Әмма ул тавыш бирү нәтиҗәләре игълан ителмәде. Татарстаннан һәм Мәскәүдән күп кеше тавыш бирүдә катнашу сәбәпле бу чара нәтиҗәләре гамәли түгел дип белдерелде.
- Һәйкәл кую тәкъдименә шәһәрдәге Ак мәчет имамы Мөслим Юнысов, Татар яшьләре форумы һәм башка кайбер татар оешмалары каршы чыкты. Киңкүләм мәгълүмат чараларында өч ай чамасы барган бәхәсләрдән соң, төрле милли азчылыклар оешмалары җитәкчеләре, галимнәр катнашында түгәрәк өстәл сөйләшүе уздырылды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!