Аннексияләнгән Кырымда 241 кырымтатарга җинаять эше ачылган

Кырымтатарлар сөрген көнен искә ала. Архив фотосы.

25 кырымтатар эзсез югалган

Хокук яклаучылар Кырым аннексияләнгәннән соң 61 кешенең үлемен раслаган, аларның 29ы – кырымтатарлар. Бу хакта Кырымтатар ресурс үзәге хәбәр итә.

Шулай ук хокук яклаучылар 398 кешегә җинаять эше ачылуын һәм аларның 241е кырымтатар булуы турында белдерә. Кырымда 25 кеше эзсез югалган, шуларның 18 – кырымтатарлар.

"Гомумән, 2017-2024 елларда басып алынган Кырымда 10 018 кеше хокукын бозу теркәлгән, шуның 6730ы – асаба кырымтатар халкына карый. Кызганычка бу саннар арта гына, һәм алар артында йөзләгән кешенең язмышлары тора", диделәр ресурс үзәктә.

  • 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, кырымтатарларны эзәрлекләүләр даими күренешкә әйләнде. Хокук яклаучылар һәм активистлар Русия хакимиятләре кырымтатарларны сәяси сәбәпләр аркасында эзәрлекли, аларның күбесе ярымутрауның Русиягә кертелүенә каршы дип белдерә.
  • Русиядә тыелган (2003 елдан бирле РФ Югары мәхкәмәсе тарафыннан террорчы оешма дип танылган), ләкин Украинада тыелмаган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасына бәйле эзәрлекләүләр аеруча күп.
  • Кырымтатарларның күпчелеге, эзәрлекләнүләрдән качып, Киев, Львов һәм Украинаның башка шәһәрләренә күченгән иде. 2022 елның 24 февралендә Путин Украинага каршы сугыш ачканнан соң, алар да украиннар кебек илдән китәргә мәҗбүр булды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!