Әстерханда Явыз Иванга һәйкәл кую мәсьәләсе узган ел калкып чыкты. Өлкә губенаторыннан урын да сорап киленде. Әмма ул вакытта иҗтимагый оешмалар да, активистлар да каршы чыкты, фикерләрен әйтте. Моңа Казан да кушылды. Явыз Иванны мәңгеләштерү күпмилләтле Әстерханда хаталы гамәл дип аңлатылды. Хакимият каршылыклар күп булуын күрде һәм тынды. Төбәк губернаторы Игорь Бабушкин "бу мәсьәләдә әстерханлылар карар бирер" дип кенә әйтте. Артык башка куертылмады бу мәсьәлә.
Әмма озак та үтмәде, быел җәй азагында, Әстерхан хакимияте янәдән бу һәйкәлнең кирәклеге турында сүз кузгатты. Моның сәбәбен дә уйлап тапты. 2026 елда өлкә хакимияте Әстерхан якларының Русия дәүләтенә кушылуына 470 еллыгын билгеләргә җыена. Бу датага туры китереп Явыз Иванга һәйкәл кую туры килә дип саный түрәләр. Киләсе елгы бәйрәмгә быел ук итәкләрне җыю, кешеләрне әзерли башларга кирәк дип эшкә тотынылды.
Һәйкәл тарихи хәтерне һәм милли бердәмлекне ныгытуда мөһим адым итеп аңлата түрәләр. Беренче тапкыр бу фикерне Әстерхан өлкәсендәге Русия хәрби-тарихи җәмгыятенең төбәк бүлеге әгъзалары тәкъдим итте. Ул җыен өлкә депутатлары белән берлектә узды. Утырышта Явыз Иван, аның идарә итү алымнары турында матур сүзләр күп булды. Мәсәлән, аның чорында Русия дәүләте ныгыган, бу үзгәрешләр, мөһим реформалар чоры булган. Явыз Иван Русиягә яңа территорияләрне кушу өчен шартлар тудырган. XVI гасыр уртасындагы хәрби походлар, 1552 елда Казан ханлыгын һәм 1556 елда Әстерхан ханлыгын кушу белән тәмамланып, Русиянең геосәяси хәлен тамырдан үзгәртте дип мәдхия укылды шура утырышында.
БУ ТЕМАГА: Явыз Иванның тәхеткә утыруына 475 ел. Аның сәясәте бүген никадәр кулланыла?Өлкә губернаторы Игорь Бабушкин да: "Безнең төбәк өчен Явыз Иван патша идарәсе, иң беренче чиратта, Әстерхан ханлыгын Русия дәүләтенә кушу белән бәйле. Бу Әстерхәнгә Русиянең көньяк чигендә форпостка һәм Көнчыгыш белән Көнбатыш арасында мөһим сәүдә капкасына әверелергә мөмкинлек бирде", – диде.
Башлык әйтте икән, бу Русиядә канунга әверелә. Төбәк тарихын өйрәнүчеләргә, губернатор кушылган икән башкалар да читтә калмады. Өлкәдә махсус оештырылган этноконфессиональ шура кешеләре дә иярде. Поп фикерләрен әйтте, ислам руханилары да тел яшереп тормады.
Хакимият фикерләрен хуплатыр өчен татарлар җәлеп ителде. Алар да хакимият җырын җырлый башлады. Әстерхан өлкәсенең мөфтие Рәүф Җантасов бу инициативаны хуплап чыкты.
"Әлеге инициатива бик вакытлы. Монда аерым бер шәхесне данлау турында сүз бармый, ә дәүләтчелекнең билгеле бер тарихи символын танып кабул итү турында бара", дип саный ул. Мөфти әңгәмәдән әңгәмәгә Явыз Иванның тырышлыгы белән Әстерхан төбәге Русиянең көньяк форпостына әверелүен, төрле милләт кешеләре биредә тынычлыкта һәм татулыкта яшәвен сөйли.
Әстерхан мөфтияте Русиянең Үзәк диния назарәтенә карый. Рәүф хәзрәт үзе Әстерханның Кызыл Яр авылында туган, Уфада белем алган. Шушы җир кешесе.
БУ ТЕМАГА: Әстерханда янә Явыз Иванга һәйкәл кую ниятләнәАңа ияреп Әстерханның башка тарихи мәчетләренең имамнары да Явыз Иванны данлый. Яшел, Ак мәчетләр имамнары да әледән-әле Явыз Иванның никадәр мөһим шәхес булуын сөйли.
"Явыз Иван идарә иткән чорда илебез чикләре киңәйде, без күпмилләтле зур дәүләткә әверелдек. Биредә кешеләр арасында тынычлык, бердәмлек һәм иминлек саклана. Минемчә, без бу мәсьәләгә дәүләтнең ныклыгы ягыннан һәм бердәмлек саклау ягыннанан карарга тиешбез". Бу - Яшел мәчетенең имамы Зиннур Сәмигуллинның фикере. Аның бу сүзләрен Әстерхан өлкәсе губернаторының матбугат үзәге китерә.
Ак мәчетнең имамы Илһам Измайлов та Явыз Иванга һәйкәл - тарихка карата ихтирам билгесе дип әйтте.
"Һәйкәлне куюны бердәмлекне ныгытачак һәм бу - үткән тарихка хөрмәт белдерү, чөнки Явыз Иван безнең дәүләтне киңәйтте һәм берләштерде. Хәзер илебезнең бөтен халкы катнашкан сугыш бара, һәм мин аңа җиңү яуларбыз дип шикләнмим", диде ул.
Яшел мәчет Әстерханның тарихи өлешендә торган тарихи мәчет. Ул агачтан салынган, каршында мәдрәсә, кызлар өчен мәктәп эшләгән. Әмма больвешиклар аның манарасын кисә. Бина озак еллар дәвамында торак буларак, хастаханә буларак кулланылган. 2012 елда аңа реконструкция ясала, 2022 елда ачыла. Ак мәчет тә шәһәрнең иң борынгы татар мәчете. Аны да татарлар сала, гомер гомергә татарлар имам булып тора. 2000 нче елларда аңа реставрация эшләрен башкарырга Татарстан булыша.
Яшел мәчетенең имамы Зиннур Сәмигуллин милләте белән татар, ул шушында туган, үскән кеше. Илһам Измайлов та татар кешесе. Татар руханилары тарихтагы Явыз Иванның татарларга, мөселманнарга карата залимлеге турында ләм-мим дәшми.
Тагын кем һәйкәлнең мөһимлеге турында сөйли?
Ринат Әюпов - Әстерхандагы татар эшмәкәре. Ул күп татар чараларын финанслый. Әлеге вакытта Русия Дәүләт Думасы депутаты. Әстерханда туып-үскән татар. Әюпов фикеренчә, Явыз Иван чорында Әстерханның Русия империясенә керүе мөһим тарихы вакыйга.
"Әлеге чорда безнең җәмгыять таркау була. Русия дәүләте составына керү төбәк өчен мөһим тарихи вакыйга, бу безнең халыкны эчке сугышлардан коткарган", дип аңлата.
Бер генә татар да бу вакыйга канлы сугышка, канлы бастырылуга корылганын әйтми, ишарә буларак та искә төшерми. Барысының да телендә бер риторика - Әстерхан ханлыгы Русия составына керү бәхет, кирәкле гамәл булган.
Алтын Урдадан соң барлыкка килгән татар дәүләте - Әстерхан ханлыгын Казан ханлыгы кебек канлы язмышка дучар булганын һәм татар дәүләтенә кылыч белән нәкъ Явыз Иван килгәнен бер тарихчы да, төбәкне өйрәнүче дә, галимнәр дә әйтми. Киресенчә, татар исемле шәхесләр хакимият кушканны тәкрарлый.
БУ ТЕМАГА: Миңнехановтан Әстерханда Явыз Иванга һәйкәл кую мәсьләсенә тыкшынуны сорыйларМәсәлән, сәясәт фәннәре кандидаты, РАНХиГСның Әстерхандагы бүлек доценты Элдар Идрисов Әстерханда Иван IV патшага һәйкәл урнаштыру инициативасын яклап чыгыш ясады. Аның фикеренчә, әлеге монумент Түбән Идел буеның Русия дәүләте составына керү символына әвереләчәк. Ул да Әстерхан ханлыгы бастырылган, яуланган дими, кушылу төшенчәсен куллана. Явыз Иван белән Әстерхан үсеш алган дип саный ул.
"XVI гасырда Әстерхан ханлыгының Русия дәүләтенә кушылуы төбәк тарихында борылыш мизгеле булган. Явыз Иванның сәясәте территориянең өзлекле социаль-икътисади үсеше өчен нигез салган, һәм нәтиҗәдә Әстерхан Русия дәүләтенең алдынгы шәһәрләренең берсенә һәм көнчыгыш сәүдәсенең иң мөһим үзәгенә әверелгән", ди ул.
Әстерхан өлкәсендә ике татар оешмасы бар. Аның берсе - "Дуслык" татар милли-мәдәни җымгыяте, аның белән Әнвәр Алмаев идарә итә. Икенчесе - Әстерхан татар милли-мәдәни мохтарияты, җитәкчесе - Динара Мәҗитова. Бу ике оешма да хакимият оештырган уенга кушылмады, фикерләр ачыктан-ачык белдермәде.
Әстерхандагы Азатлык Радиосы белән аралашкан татарлар Русиянең Украинага бәреп кергәннән соң тормыш нык үзгәрде һәм кешеләр үзгә фикер әйтергә курка дип аңлата. Хакимият җырын җырламасаң, яши алмыйсың, ди алар. Безнең белән аралашкан элеккеге активист Әстерхандагы бу мәсьәлә тирәсендәге хәлләрне болай дип аңлатты.
— Өлкәдә һәр төрле активизм бетте. Бу бөтен җирдә шулай. Фикереңне әйтәсең икән, димәк хакимияткә каршысың, төрмәгә утыр. Әстерхандагы Явыз Иванга һәйкәл кую мәсьәләсендә татарларның бер өлеше битараф, кешеләрнең үз хәле хәл, өстәгеләр үзләре беләдер дип яши бирә. Авыл кешесе үз авыр хезмәт тормышы белән яши, шәһәр татарлары ничек акча җиткерәсе икән дип баш вата. Хакимияткә якын татарларны күрдек. Депутатларга аптармадык, әмма имамнар, мөфтинең Явыз Иванга һәйкәл кирәк дип хуплавы башка сыймый. Явыз Иван Казан ханлыгын да, Әстерханны да канга батыра, әле өстәвенә без бит көчләп чукындыруны баштан кичтек. Ничек шуны күрмәмешкә, белмәмшекә салышып була?! Икейөзлелек.
БУ ТЕМАГА: Казан-Әстерхан арасына һәйкәлләр түгел, юл кирәк"Дуслык" белән татар мохтарияты да хакимияткә якын. Әмма өстәгеләр аларны да бу эшкә җәлеп итсәк, артыкка китәр дип уйлаганнардыр, ниндидер компромисска барганнардыр. Алар да Явыз Иванга табына башласалар, тәмам татарлар каршында абруйлары югалачак. Болай дәшми калалар.
Хакимияттәгеләр дә кешеләр каршы, күңеле белән кабул итмәгенен аңлый. Әмма бу заманда каршы дәшмәячәкләрне белеп тәвәккәлләп эш итәләр, - дип аңлатты ул.
Әстерхан хакимияте Явыз Иванга һәйкәлнең урныштыруы турында тавыш бирү оештырды. Ул 12 сентябрьдән 14 сентябрьгә кадәр дәвам итте. Әстерхан шәһәр Думасы депутатлары сайлау белән бергә әстерханлылар сайлау бүлгеләрендә һәйкәл кую өчен дә тавыш бирде.
Әстерхан хакимияте матбугат хезмәте белдерүенчә, тавыш бирүдә 29 218 кеше катнашкан, һәм шуларның 20 160, ягъни 69% һәйкәл куюны хуплаган.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!