Сәяси золым корбаннарын искә алу көне: татар һәм башкортның бүгенге сәяси тоткыннары

Башкортстандагы репрессияләргә каршы чара. 2024 ел, Берлин.

Татар һәм башкортлар арасында фикерләре, сәяси позицияләре өчен төрмәгә ябылган, тикшерү изоляторларында тотылганнар саны арта бара. Белгечләр Путинның сәяси режим көчәя, зинданнар төзелүе дәвам итәчәк дип саный.

30 октябрь Русиядә сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләнә. Кичә Русиядә һәм дөнья буйлап 111 шәһәрдә сәяси репрессия корбаннарын искә алу булды, "Исемнәрне кайтару" акциясе узды. Ул кайбер шәһәрләрдә бүген дә дәвам итә. Бу акциядә катнашучылар Советлар берлеге вакытында, нахакка гаепләнеп хөкем ителгәннәр, атып үтерелгән, лагерьларгә сөргенгә җибәрелгән, исемнәре укыла. Бу акцияне вакытында "Мемориал" берләшмәсе оештыра башлады. Соңгы елларда Русия хакимияте бу акцияне уздыртмау өчен тырышты, төрле сәбәпләр уйлап тапты. 2020 елда короновирус, пандемия дигән сылтау белән мәйданга кешеләрне чыгып мәрхүмнәрнең исеменәрен укуны тыйды. Соңыннан ул онлайн рәвешендә узуга күчте.

Шулай да Мәскәүдә репрессия корбаннары истәләгенә куелган Соловецки ташы янына килүчеләр, анда чәчкә салучылар булды. Мондый истәлекле һәйкәлләр Казанда да, Уфада да бар. Анда чаралар бүген узарга мөмкин.

БУ ТЕМАГА: Идел буе төбәкләре арасында иң күп сәяси тоткыннар Башкортстанда тотыла

"Мемориал" берләшмәсе Русиядә сәяси репрессия корбаннары темасы белән шөгыльләнүче бердәндер оешма булды. Әмма 2022 елда ул ябылды, күп активистлар чит илгә китә алды. "Мемориал" "Сәяси тоткыннарга һәм сәяси эзәрлекләү корбаннарына ярдәм" программын булдырды. Алар фикерләре өчен төрмәгә утыртылган кешеләрнең хисапларын алып бара, аларга ярдәм итәр өчен адвокатлар ялларга тырыша. Аларның соңгы мәгълүматына күрә, сәяси сәбәпләр һәм нахакка гаепләнеп ирегеннән мәхрүм ителгән 4280 кеше бар. Шуларның 1118е рәсми рәвештә сәяси тоткын дип танылган. 460 кеше дини карашлары өчен эзерләкләнә, мәсәлән, Хизб ут-Тәхрир эше нигезендә 382 кеше төрмәдә утыра. Бу исемлеккә күз салсаң, аларның күбесе диярлек татар, башкорт, кырымтатар мөселманнары. Дини карашлары өчен, мәсәлән, Яһвә шаһитләре эше нигезендә 614 кеше сәяси тоткын дип исәпләнә.

Русия Украинага бәреп кергәннән соң сугышка каршы фикерләрен әйтүчеләр дә барлыкка килде. "Мемориал" андый кешеләрне санап чыгарган, сугышка каршы фикерләрен әйтүче сәяси тоткыннар саны - 306. Калган сәяси репрессия корбаннары саны 1992 кеше белән исәпләнә.

БУ ТЕМАГА: "Репрессияләр җәмгыятьне контрольдә тотуның төп коралына әйләнде"

Бу коры саннар артында шәхес, кеше тормышы, әлеге исемлек артында сәяси тоткынга бәйле гаиләләр, туганнар язмышлары. Русиядәге сәяси тоткыннар арасында бик төрле кешеләр. Алар арасында чын "сәяси" маддәләр нигезендә эзәрлекләнүчеләр дә бар, шул ук вакытта ялган юл белән җинаять эшләрен ачып гаепләнгән кешеләр дә җитәрлек. Кемдер — сәяси активист, кемдер — фән иясе яки социаль челтәрдәге репост өчен төрмәгә эләккән кеше. Араларында башка кешеләрне гаепләргә ризалашмаган яки туганына басым ясау максатында ирегеннән мәхрүм ителгәннәр дә бар.

БУ ТЕМАГА: Азат Мифтахов: "Иректә тормыш нинди булганын оныттым"

"Мемориал" алып барган исемлектә татар белән башкортлар да барлыгын беләбез. Бүген без аларның берничәсе искә алабыз.

Азат Мифтахов. Галим, математик. Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә туып-үскән егет, мәрхүм татар язучы, публицист Фәнзаман Батталның оныгы. 32 яшь. Соңгы елларда Мәскәүдә яшәде. МГУның маметиматика факультетын тәмамлап, фән белән шөгыльләнер өчен аспирантурага кергән иде. Әмма 2019 елда Азат Мифтахов хулиганлыкта гаепләнеп алты елга колониягә хөкем ителде. Тикшерү һәм мәхкәмә фаразынча, ул һәм аның анархист карашлы тарафдарлары Мәскәүнең Ховрино районында "Бердәм Русия" офисы тәрәзәсен ваткан һәм анда төтен шашкасы ыргыткан. Бу вакытта офиста беркем булмаган диелде. Мифтахов үзенә каршы күрсәтмәләрне җәфалаулары аркасында бирүен әйткән иде. Ул Киров өлкәсенең Омутнинскиның 17нче төзәтү колониясендә утырды. 2023 елның 4 сентябрендә төрмәдән азат ителеп чыкканда аны янә тоткарладылар. Гаиләсе белән күрешергә мөмкинлек бирелмәде, алар бары тик якынча 5 минут күреште.

2024 елның март аенда Екатеринбур мәхкәмәсе Азат Мифтаховны терроризмны аклау маддәсе нигезендә гаепле дип тапты һәм 4 ел колониягә хөкем итте. Әлеге вакытта Азат Мифтахов Ульян өлкәсенең Мәләкәс шәһәрендәге төрмәдә утыра.

Азат Мифтаховның иреккә чыгарылуын таләп итүче акцияләр еш була. Аның исеме яңгырый. Берничә көн элек Парижда Азат Мифтахов һәм башка сәяси тоткыннарга хат язу чарасы уздырылды. Анда сәяси мөһаҗир Фәрит Зәкиев та катнашты.

БУ ТЕМАГА: Репрессияләр дәвам итә: Айрат Дилмөхәммәтов инде өченче тапкыр төрмәдә утыра

Айрат Дилмөхәмәтов. Уфада туган башкорт сәяси активист. Аңа 59 яшь. 2020 елның 24 августында Русия Җинаять кодексының дүрт маддәсе нигезендә тугыз ел кырыс тәртипле колониягә хөкем ителде. Аңа кадәр ул 3 елга хөкем ителгән иде. 2013-2014 елларда өй сагында тотылды, бик күп тапкырлар эзерлекләнде, басым астында булды. Барысы да аның активлыгы, курыкмыйча фикерләрен әйтүгә бәйле булды.

Дилмөхәммәтов 1990нчы еллар башында ук Башкорт яшьләр оешмасы, "Ак тирмә" мәдәни үзәге, "Урал" башкорт үзәге булдыруда катнаша. 2003 елны Башкортстан президентлыгына намзәт була, берничә тапкыр Башкортстан парламентына депутат итеп сайланырга тели, әмма узмый. Ул даими рәвештә төрле протест чараларында катнаша. Кешеләргә Путинлы Русиянең нәрсә икәнен сөйли, аңлата.

Ул гаепләүләрне танымады, кире какты. Дилмөхәмәтов үзе турында минем намусым чиста, җинаять кылмадым, ди. "Мин өченче мәртәбә сәяси маддәләр нигезендә төрмәдә утырам. Русиядә өч кат сәяси тоткын булган бердәнбер кеше ул мин, моның белән горурланам", диде ул.

Хәзерге вакытта башкорт активисты Красноярски краеның Минусински шәһәрендәге колониядә утыра. Аның 82 яшьлек әнисе Агиләш ханым аны соңгы тапкыр 2019 елны төрмә хөкеме чыкканда күргән. Дилмөхәммәтовның ике баласы әтисез үсә.

БУ ТЕМАГА: Казан блогеры Парвинахан Әбүзәрованы "дезертирлыкка чакыру"да гаепләп өч ел колониягә хөкем иттеләр

Пәрвинә (паспортында Парвинахан) Әбүзарова. 33 яшь. Казанда туган. Пәрвинә Казанда мөслимәләр киемнәре дизайнеры буларак танылды. Ул актив блогер булды. Аның 80 меңгә якын язылучысы булды, ул ислам, аш-су, бизнес турында язды, үз шигырьләре белән бүлеште. Югары белеме бар, ике бала әнисе. Әбүзарова Татарстанда Русиянең Украинага бәреп керүен ачыктан-ачык хөкем итеп фикер язучы һәм сугышка каршы позициясе өчен хөкем ителгән беренче һәм әлегә бердәнбер хатын-кыз. 2023 елның 14 февралендә аның өендә тентү була. 31 мартта ул кулга алынды. ФСБ Әбүзарованы "Украинада махсус хәрби операциядә катнашучы Русия хәрбиләрен дезертирлыкка өндәү" җөмләләре урнаштырган дип белдерде. Балигъ булмаган балалары булуга карамастан Instagram-да язган фикере өчен ул 3 ел төрмәгә хөкем ителде. Моннан тыш мәхкәмә аңа бер ел дәвамында социаль челтәрләр белән куллануны тыйды.

БУ ТЕМАГА: Фаил Алсыновның адвокаты колониядә аңа карата көч кулланылуын раслады

Фаил Алсынов. Башкорт активисты. Республика башлыгы Радий Хәбиров сәясәтен тәнкыйтьләп чыгыш ясаучы җәмәгать эшлеклесе. Элек ул "Башкорт" исемле оешманы җитәкләде, ә 2020 елда әлеге оешма Русия хакимияте күрсәтмәсе белән "экстремистик" дип танылды. Алсынов табигый һәйкәл — Куштау шиханын яклау митингларында актив катнашты.

Алсыновка Җинаять кодексының 282нче маддәсе ("Нәфрәт яки дошманлык уяту") буенча җинаять эше ачылды. Сәбәбе — 2023 елның 28 апрелендә Алсыновның Баймак районында халык җыенында ясаган чыгышы. Алсынов чыгышында "кара халык" дигән сүзтезмәне кулланган. Гаепләү ягы фикеренчә, бу Кавказ һәм Үзәк Азия халыкларын кимсеткән. Активистка "нәфрәт яки дошманлык" тудыру турындагы җинаять эшен республика башлыгы Радий Хәбиров үтенече белән ачтылар. Алсынов исә гаебен танымады.

2024 елның 17 гыйнварында Башкортстанның Баймак районы мәхкәмәсе Фаил Алсыновны 4 елга ирегеннән мәхрүм итте.

Хөкем карарын чыгару көнендә Алсыновны якларга дип меңнәрчә кеше килде, полиция куып таратырга тырышса да, алар китмәде, таралмады. Уфада да протестлар булды. Бу протест чарасыннан соң Башкортстанда "Баймак эше" барлыкка килде, дистәләрчә кешегә каршы җинаять эшләре ачылды. Бу сиксәнләп кеше. Аларның барысы да гаепле дигән хөкем чыгарылып килә, мәхкәмәләр дәвам итә.

БУ ТЕМАГА: Фазыл Вәлиәхмәтов: "Көрәш дәвам итә, ысуллар гына үзгәрде"

Фазыл Вәлиәхмәтов. Татарстаның Бөгелмә районы Карабаш авылында туучы. Татар милли хәрәкәте ветераны, җәмәгать эшлеклесе, төбәк тарихын өйрәнүче, журналист, вакытында Һади Атласи (ул да Сталин золымы корбаны, 1937 елда атып үтерелә) музеен җитәкләгән кеше. Аңа 70 яшь. Бүгенге көндә ул тикшерү изоляторында утыра, мәхкәмә эше бара. Фазыл Вәлиәхмәтов — татар зыялылары арасыннан Русиянең Украинага каршы сугышын хөкем итеп фикерен белдергән бердәндер шәхес.

Вәлиәхмәтов 2023 елның 14 декабрендә тоткарланды. Аны "Вконтакте" челтәрендә язган фикерләре өчен хөкем иттеләр, 30 мең сум штраф салдылар. Бер ел узуга 2024 елның 5 декаберендә Вәлиәхмәтов өендә янә тентү булды, аны тоткарладылар. Мәхкәмә соңыннан аны ике айга тикшерү изоляторына ябу, сак астына алу карарын чыгарды. Шуннан бирле 70 яшьлек татар ире тикшерү изоляторында тотыла. Аны террорчылыкны аклауда гаеплиләр. "ОВД-Инфо" мәгълүматларына караганда, пенсионерның өченче дәрәҗә кан басымы авыруы бар, ә бу исә сак астында тотуны тыючы чир булып санала. Милли хәрәкәт ветеранының эше Екатеринбурның Үзәк хәрби мәхкәмәсендә карала.

БУ ТЕМАГА: "Сугыш алдыннан — сәяси көчләр барлыкка килмәсен өчен — халык дошманнарын "таба" башлыйлар"


Сәясәт белгече, активист Руслан Айсин татар-башкорт сәяси тоткыннар саны арта, алар күп, әмма алар хакында белмиләр, ди.

Тоткыннар белән алмашу булса, безнең кешеләр никадәр ул исемлеккә керер — белмим

— Сәяси тоткыннар азат ителергә тиеш, кимендә алар турында Русиядән читтә яшәүче татар-башкорт активистлары сөйләргә тиеш. Ярый, менә Азат Мифтаховның исеме ишетелә, аны галимнәр дә яклый, урыс оешмалары да аны телгә ала. Әмма мөселманнар бар, алар либераль карашлы урыс телле активистлар өчен ят кешеләр, Фазыл абый Вәлиәхмәтов та алар өчен ниндидер милләтче була ала. Кызганычка, этник мөһаҗир оешмаларының ресурслары юк, лоббистик мөмкинлекләре дә җитми, — ди Руслан Айсин. — Аларны югары дәрәҗәле кабинетларда кабул итмиләр, кул кысып каршы алмыйлар. Мин әйткәнчә, алар либераль дөнья карашы мозаикасына тулысынча сыеп бетми, әмма барыбер без моның белән шөгыльләнергә тиешбез. Хисап алып барылырга тиеш. Алар турында күбрәк сөйләнергә, төрле телләрдә сөйләнергә тиеш. Бу да репрессия корбаннары, болар да Путин режимыннан золым күрүче активистлар, үз сүзләрен әйтергә курыкмаган кешеләр дип аңлатырга тиешбез. Чеченнар, мәсәлән, бик актив эшли. Алар кайда мөмкинлек бар, сөйлиләр, һәр ишеккә шакыйлар, кешеләрне азат итәргә ярдәм сорыйлар.

Тоткыннар белән алмашу булса, безнең кешеләр никадәр ул исемлеккә керер — белмим. Безгә, читтәге активистларга, бу эштә үҗәтлек күрсәтергә кирәк.

БУ ТЕМАГА: Башкортстан активистлары баш прокурордан Айрат Дилмөхәмәтов, Рамилә Сәетова һәм Фаил Алсыновка ачылган җинаять эшләрен кире карауны сорый

Читтәге башкорт комитеты активисты, башкортларның хокукларын яклаучы омбудсмены Айгөл Лайон Татарстанда, Башкортстандагы сәяси тоткыннарның исемлекләрне алып барыла дип сөйли. Үз позицияләре өчен Русия төрмәләренә эләгүчеләргә карата халыкта кызгану бар, әмма ачыктан-ачык аларга теләктәшлек күрсәтергә кешеләр курка, дип саный ул.

Баймак башкортлары чыкканда милләтчеләр дип кенә карадылар

— Кешеләр, әлбәттә, төрле, араларында "юкка утыртмаганнардыр, нәрсәседер бардыр әле" дип уйлаучылар да җитәрлек. Әмма сәяси тоткыннарның гаиләләренә ярдәм итүчеләр дә шактый. Кешеләр җәй көне ирсез, әтисез, улсыз калган гаиләләрнең хуҗалыкларында ярдәм итте, кем акчалата, кем ризыклата дигәндәй булыша. Булдыра алганча. Әмма ул кешеләр хокуксыз, нишләсеннәр алар, бер сүз әйтә алмыйлар. Әмма кешеләр авылдашлары нахакка утырганнарын белә, күрә, — ди Айгөл Лайон. — Минем алмашуга өметем юк. Чөнки татар-башкорттан тыш мөһим һәм кадерле кешеләр бар, ә алар барысы да "яхшы урыслар". Мәсәлән, яшь җырчы Наока бар, әйе, җырлады, әмма күрегез, аның турында гына язалар. Баймак башкортлары чыкканда милләтчеләр дип кенә карадылар. Баймак эше нигезендә утыручыларны искә алучы да юк. Төрмәгә утыртылган башкортларны җыйсаң, бер авыл җыела. Татарлар да шулай. Дагыстанда да, Кырымда да шулай ук. Менә миңа да җинаять эше ачтылар, "ОВД-Инфо"дан башка бер генә урыс телле медиа язмады. Башкорт исемле, башкорт чырайлы кешеләр читтә активизм белән шөгыльләнүче урысларга кирәкме инде?

Сәяси золым корбаннарын искә алу көне

Сәяси золым корбаннарын искә алу көне — сталинизм елларындагы сәяси репрессияләр аркасында һәлак булган һәм зыян күргән кешеләрнең истәлегенә багышланган көн.

Русиядә ел саен 30 октябрьдә билгеләнә. Украинада — майның өченче якшәмбесендә, Казакъстанда 31 майда билгеләп үтелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!