Русиядә салым реформасы ятимнәргә һәм инвалидларга зыян китерәчәк

Мәскәүдә инвалидларны яклау чарасы, архив фотосы

Русиядә яңа салымнар ятим балаларга һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә тагын да катырак тәэсир итәчәк

Инвалидларга ярдәм күрсәтүче хәйрия һәм социаль юнәлешле сәүдәгә корылмаган оешмалар (НКО) хәзер бөлгенлек чигендә.

2026 елның 1 гыйнварыннан Русиядә өстәмә бәягә салым (НДС) 22 процентка кадәр күтәрелә. Моннан тыш, әлеге салым еллык кереме 10 миллион сумнан артык булган барлык оешмаларга кагылачак (хәзерге курс белән якынча $123 мең). Элегрәк НДС еллык кереме 60 миллион сумга кадәр булган ширкәтләргә кагылмый иде.

Яңа НДС шулай ук халыкка социаль хезмәт күрсәтүче НКОларга да кагылачак:

— инвалидларны реабилитацияләү,
— ятимнәргә юридик ярдәм күрсәтү,
— авыр хәлдәге гаиләләрне яклау,
— сәламәтлек үзенчәлекләре булган кешеләргә махсус һөнәри белем бирү.

Боларның барысы да кимендә 22 процентка кыйммәтләнәчәк.

Шуның нәтиҗәсендә күп кенә НКОлар бөлгенлек чигенә килеп терәләчәк. Алар инде хәзер үк көч-хәл белән эшен дәвам итә. Ә бу — миллионлаган инвалид, ятим һәм яклауга мохтаҗ кеше ярдәмсез калырга мөмкин дигән сүз.

"Система" проекты журналисты Валерий Панюшкин яңа салым үзгәрешләренең хәйрия эшчәнлеген ничек какшатачагы турында яза.

Мондый НКОлар күпме?

2018 елда "Ачык НКОлар" аналитик проекты исәпләвенчә, илдә якынча 20 мең шундый оешма булган. Соңрак мәгълүмат яңартылмады — проект эшен туктатты.

"Партнер НКО" юридик ширкәтләр төркеме мәгълүматларына күрә, 2023 елда дәүләт үзе 140 меңнән артык социаль юнәлешле сәүдәгә корылмаган оешма (СО НКО) теркәгән. Әмма белгечләр фикеренчә, аларның нибары 15 проценты гына чынлап эшли, калганнары юстиция министрлыгында формаль генә теркәлгән.

Бу ничек эшли?

Мәсәлән, ДЦПлы бала яки аутизм спектры бозылышы булган үсмерне алыйк. Төбәк сәламәтлек саклау министрлыгы аңа канун нигезендә реабилитация уздырырга тиеш, әмма дәүләт үзәкләрендә урын юк, яисә андый үзәк теге яки бу шәһәрдә бөтенләй юк.

Шуңа күрә министрлык бу хезмәтне махсус реестрга кергән хосусый сәүдәгә корылмаган үзәк аша сатып ала. Мондый үзәк табыш өчен түгел, ә хезмәткәрләргә хезмәт хакы түләү, бинаны арендага алу һәм коммуналь чыгымнарны каплау өчен генә эшли. Әмма аларның акчасы бик аз, ә хезмәт бәясен 22 процентка арттыру мөмкин түгел, чөнки тарифларны министрлык үзе раслый.

Мәсәлән, шушы схема нигезендә Екатеринбурдагы "Мин үзенчәлекле" реабилитация үзәге, Белгород һәм Пермьдәге балалар хоспислары эшли. Екатеринбурда Свердловски өлкәсенең социаль сәясәт министрлыгының "Мин үзенчәлекле" үзәгенә 51 миллион сум (якынча $630 мең) бурычы бар. Мәхкәмәләр бара, дәүләт белән НКО тарифлар турында бәхәсләшә. Салым аркасында бәя тагын 22 процентка артса, ни булыр?

Идел буе төбәгендә урнашкан бер хосусый реабилитация үзәге мөдире "бөтен нәрсә туктап калачак", дигән "Система"га аноним рәвештә:

"Берни дә булмаячак — барысы да туктап калачак. Салымнарны гыйнвардан кертәләр, ә дәүләт безнең тарифларны яңадан карауны елларга сузачак".

Эшкә хокук

Аерым авырлык тудыра торган тармак — мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен эш урыннары булдыручы сәүдәгә корылмаган оешмалар.

Мәсәлән, Белгород шәһәрендә "Синең стиль" дигән матурлык салоны бар — анда маникюр осталары булып ике ишетмәүче кыз эшли, ә маркетолог һәм хисапчы вазифаларында аяклары йөрмәүче кешеләр хезмәт куя. Мәскәү өлкәсендә исә өйсезләргә эш бирүче күн эшкәртү остаханәсе бар. Элек еллык керем чикләве 60 миллион сум булганга, мондый оешмалар НДС түләми иде, хәзер исә алар да салым түләргә мәҗбүр калачак.

НДСка каршы биш стратегия

Хәйрия оешмалары җитәкчеләренең кәефләре төшенке. Кемдер бу салым реформасына яраклашырга тырышачак, кемдер оешманы берничәнә бүлеп эшләп карарга тырышачак, кемдер дәүләт белән сөйләшеп караячак. "Система" проекты берничә җитәкче белән сөйләшкән, аларның барысы да исемнәрен яшерүне сораган.

1. "Түләп кенә котылу"

Онкология өлкәсендә югары технологияле медицина хезмәтләре күрсәтүче НКО җитәкчесе:

Ничек булса да, түләячәкбез. Без зур һәм танылган оешма. Барысы да безнең күпме хезмәт күрсәтүебезне белә. Хәйриячеләргә тулысынча хисап бирәбез — бу очракта бернәрсәне дә яшереп булмый. Әлеге вакытта бер кешене үлемнән коткару бездә ике миллион сум тора, киләче елга ике ярым миллион булачак".

2. "Оешманы бүлү"

Мәскәүдәге балалар өчен хосусый реабилитация үзәге җитәкчесе:

"Без бүленәбез. Хәзерге вакытта төрле програмнарыбыз бар: спорт шөгыльләре, кулинария дәресләре, мөстәкыйль яшәргә өйрәтә торган фатир, өйгә барып реабилитация үткәрү, җәйге аланнар, ата-аналар өчен мәктәп, белгечләр өчен семинарлар. Элек боларның барысы да бер НКО кысасында иде, хәзер исә алар ун кечкенә НКО булып эшләячәк — һәрберсенең еллык бюджеты 10 миллионнан артмаска тиеш. 22 процент салымны күтәрә алмыйбыз, шуңа таркалырга туры килә."

3. "Күләгәгә китү"

Идел буе төбәгендә эшләүче кечкенә реабилитация үзәге җитәкчесе:

"Без "кара" эшчәнлеккә китәбез. Үзәгебез кечкенә, барыбыз да күптәннән бер-беребезне беләбез. Башта без бит гади ата-аналар идек — акча җыеп, белгечләр чакыра идек. Менә шул хәлгә кире кайтабыз, закон буенча эшләргә теләгән идек, ләкин, күрәсең, насыйп түгел."

4. "Ябылабыз"

Себер шәһәрләренең берсендә машина йөртергә өйрәтү мәктәбе хуҗасы:

"Гади генә итеп әйткәндә — ябам. Мәктәптә инвалидлар да укый алсын дип, ике машинаны махсус җайланма белән җиһазлаган идем. Әмма бу бик кыйммәткә төшә. Моның мәгънәсе бары тик НКО статусы белән салым ташламасы булганда гына бар. Әгәр андый мөмкинлек юк икән, минем автомәктәп гадәти сәүдә оешмасы булачак — бернинди хәйрия програмы да калмаячак."

5. "Дәүләт белән килешү"

Мәскәүдәге билгеле хәйрия фонды җитәкчесе:

"Дәүләт белән сөйләшергә кирәк. Яңа салымнар шартларында күп кенә НКОлар яши алмаячак — моны аңлату мөһим. Без моңа ирешә алабыз дип уйлыйм: вебинарлар, түгәрәк өстәлләр үткәрелә. Без проблеманы яклый беләбез. Тик, мөгаен, барысы да исән калмас…"

* * *
НДС күтәрелүе хәйрия өлкәсенә һәм социаль юнәлешле сәүдәгә корылмаган оешмаларга зур йогынты ясаячак. Аларның күпчелеге йә банкротлык чигенә килеп җитәчәк, йә кануннан качып эшләргә мәҗбүр булачак. Ә бу үз чиратында мөмкинлекләре чикләнгән меңләгән кеше һәм ятимне ярдәмсез калдырырга мөмкин.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!