"Татарстан яшьләре" ябыла. Республиканың аңа ярдәм итәргә мөмкинлеге табылмады

"Татарстан яшьләре" редакциясенең газетның ябылу турындагы белдерүе

Татарстанның иң дәрәҗәле матбугаты ябыла. Азатлык Радиосы белән сөйләшүче журналистлар сугышка акча табыла, татар матбугатына терәк булырлык матди ярдәм юк диләр.

105 еллык тарихы булган, вакытында 300 мең тираж белән басылган "Татарстан яшьләре" ("ТЯ") газетасы киләсе елда инде басылмаячак, алар "Русия почтасы" каталогында юк. Редакция укучылары белән хушлашты. Сәбәбе - акча юк. Редакциядә ни газет бастырыр өчен типографиягә түләргә дә, "Русия почтасы"на газетны тарату өчен дә акча бирергә дә, "Татмедиа" бинасында арендага алынган бүлмә өчен чыгымнарны капларга да, хезмәт хакын алырга да акча җитми. Бүген "ТЯ"ның тиражы 2868 данә. Әбунә акчасына редакция яши алмый. Чыгымнар арткан, бәяләр үскән. Газетага язылу бәясен арттырсак да мәсьәлә хәл ителмәячәк иде, дип аңлата редакция.

Редакция бу хәл берничә ел дәвам итә дип аңлата, әмма бүген инде ахыр чиккә килеп терәлде, башкача суза, тарта алмыйбыз дип киләсе елның яртыеллыка язылу мөмкинлеге бетерелгән. Ел азагына тагын "ТЯ" саны чыгармы - билгесез. Бәлки, "Саубуллашу" сүзе чыккан номер соңгысы да булырга мөмкин ди редакция.

Редакция бүген өч кеше эшләгән. Атлас Гафиятов, Назилә Сафиуллина, Халидә Минһаҗева. Алар барысы да җигелеп журналист, мөхәррир, корректор, версткалаучы, авторлар, укучылар белән аралашу һәм башка эшләрне алып барган. Редакция "Татмедиа" структурасында түгел, ул хосусый да түгел. Ул сәүдәгә корылмаган автоном оешма (АНО) буларак эшләде. "ТЯ"га берничә ел элек "Татмедиа" канаты астына керергә тәкъдим ителгән, әмма редакция систем ятьмәсенә эләгүдән, үз йөзен югалтудан куркып, авыр булса да газетны үз көче белән чыгарырга тырышкан. "ТЯ" турыдан-туры Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп тә караган. Әмма бернинди дә ярдәм булмаган. Күп очракта автоматик рәвештә хөкүмәт "ТЯ" хатларын "Татмедиа"га юллаган.

"Татарстан яшьләре" газеты ябылу турында белдерү

Азатлык Радиосы чыганаклары сүзләренә караганда, редакциянең "Татмедиа"га аренда өчен түләү өчен акчасы калмаган, бурычлары җыелган. "Татмедиа" җитәкчелеге мәсьәләне "йә түлисез, йә чыгып китәсез" дип куйган һәм газетны чыгара алмыйсыз икән, ник язылу кампаниясен үткәрәсез дип тәнкыйтьләгән. Башка татар хосусый газетлардан үрнәк алыгыз, газетны укучылар өчен кызыграк чыгарырга кирәк дип сөйләп, "ТЯ"га киләсе ярты елыкка каталогка кермичә газетны ябарга "киңәш иткән". "Татмедиа" "ТЯ"га берничек тә ярдәм итә алмыйбыз, аларга караган район газетлары да авыр хәлдә, без беренче чиратта аларга ярдәм итәргә тиеш дип аңлаткан.

Шулай да "ТЯ" 100 еллыгын уздырганда хөкүмәт редакциягә машина бүләк иткән, 100 мең сумлык грант биргән. Әмма бу чаралар басма матбугатын асрау өчен берни түгел.

БУ ТЕМАГА: 100 ел эшләгән "Татарстан яшьләре" газеты ябылу турында белдерде

"Татарстан яшьләре"нең 105 еллык тарихы бар. Ул 1920 елның 22 гыйнварында чыга башлый. 1921 елда Идел-Урал төбәгендә халык ачлыктан кырылган вакытта да чыгуын дәвам иткән.

Газетта озак еллар дәвамында эшләгән, әлеге вакытта пенсиядәге журналист иң авыр булган вакытта да татар медиасына акча табылган дип искә ала. Сугыш елларын, аннан соң авыр вакытларны кичергән кешеләр, әмма газет чыгудан туктамаган, ә бүген хакимият аны яшәтер өчен ярдәм итәргә теләми дип сөйләде Азатлыкка. ("Теләнмәгән оешма" булып танылу сәбәпле, редакция аның исемен атый алмый). Сугыш алып барырга, чит илләрдән кунакларны кабул итәргә акча табыла, ни өчен татар проектларына акча бүлеп бирергә мөмкинлек юк соң ул дип аптырый ул.

— Бүгенге хәлләр 1992 елда булды, газетны бастырырга акча калмады, матбугат авыр хәлдә калды. Әмма "Татарстан яшьләре" редакциясе ул вакытта әбунәчеләренә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Беләсезме, халык акча җыйды! Үзе укый торган газетны яшәтеп калдырды. "Татарстан яшьләре" укучыларының көчен, терәген тойды, үзе дә рәхмәт йөзеннән сыйфатлы газет чыгарды. Әмма бүген ул вакыттагы әбунәчеләр саны да юк, халыкта татар матбугатын яшәтеп калырга кирәк дигән рух та юк. Милли идеологиянең зәгыйфь булуның бер күрсәткече инде бу.

Кеше бит бүген һуманитар ярдәм дип акча җыюда йөгерә-йөгерә катнаша, акча таба. Әмма бу очракта халыкка түгел, дәүләткә сораулар күп. "Татарстан яшьләре" - республиканың символы, бренды. Татарстанның республика буларак аякка басуында, аның суверенлыгын яклауда "Татарстан яшьләре"нең өлеше бик зур. Ул сүз белән көрәшү мәйданы булды. Халыкка республиканың мөһимлеген аңлату эшен алып барды андагы журналистлар.

Мин газетка ярдәм итәрлек бер чара табылмавына ышанмыйм, хөкүмәтнең теләге юк, шунда бөтен хикмәт, бар бит татар газеталары, шул җиткән яки әнә "Татмедиа" хәл итсен дип мәсьәләне үзләреннән этәргән. "Татмедиа"га да ул кирәкми. Кая булды ул "Без булдырабыз!" сүзе? Республика, Казанга карасаң, акчасыз утырмый, сугышка акча табыла, әмма әлеге дә баягы татарга бәйле әйбергә акча табылмый. Ни Җәмигъ мәчетенә Казан уртасында урын таба алмадылар, ни татарның матбугатына акча юк, — дип фикерләре белән уртаклаша ул.

Русия Украинага каршы сугыш башлагач, чикләүләр кертелде, бөтен чималга бәяләр артты, бу типография эшенә дә кагылды. Буяулар, мәсәлән, бөтенесе дә чит илдә җитештерелә, кәгазьнең дә сыйфатлысы чит илдә җитештерелә. Татарстандагы бер хосусый типография мөдире бу хакта элегрәк Азатлык Радиосына сөйләгән иде. Шуңа басма матбугатка да сугыш турыдан-туры тәэсир итте. Типография, почта чыгымнары арту сәбәпле газет-журналлар яздыру бәяләре дә күтәрелде. Сугыш белән бергә милли, мәдәни проектлар да читтә кала бара.

БУ ТЕМАГА: Сугыш йогынтысы. "Басма матбугат үлсен өчен, бүген барысы да эшләнә"

Татарстанда эшләүче журналист "ТЯ" Татарстанны барлыкка китерергә ярдәм итте, ул аның, кешеләрнең хокукларын, республиканы Мәскәү ягыннан төрле һөҗүмнәрдән ачыктан-ачык яклады, халыкка сәясәтне аңлатты һәм республикадан бөтен хокукларны тартып алып бетергәндә аның төп матбугатына ясин чыгарылды, бу да бер символик күренеш дип искәртә.

"ТЯ" Татарстанның үрнәкле редакциясе булды. Биредә 1990нчы елларда да, 2000нче елларда исемле журналистлар, язучылар, публицистлар эшләде. "ТЯ"ның татар журналистикасына керткән өлешен бәяләп бетеререлек түгел. Редакция озак еллар дәвамында журналистларны үзе дә тәрбияләп үстерде. Язарга сәләтле яшьләрне күреп алып редакция алар белән элемтә урнаштырып, хатлар аша еллар дәвамында аралашып, аларның журналистика һөнәрен сайларга сәбәпче булды. Равил Сабыр, Раиф Усманов, Лилия Сөнгатуллина һәм башка журналистлар, "ТЯ" башка редакцияләрдән аермалы журналист мөһим һәм кадерле белгеч итеп карады.

Легендар баш мөхәррир Исмәгыйль Шәрәфиев заманында редакция әбунә акчасына яшәде, сәләтле һәм редакция идеясенә тугры булучы журналистларына фатир сатып алу эшен җайга салучы бердәнбер хосусый редакция иде. "ТЯ" дәүләтнең ярдәменнән башка яшәде, үз көче белән 22 хезмәткәренә фатир алып бирә алды.

БУ ТЕМАГА: "Телгә һөҗүм матбугатка начар тәэсир итсә дә, федераль үзәк сәясәтен якларга туры киләчәк"

"Төркия авазы" радиосының татар хезмәте башлыгы Сәгыйть Хәйри Казанда туып-үскән егет "Татарстан яшьләре" редакциясендә чыныкканын, журналистикада беренче адымнарын, тәҗрибә туплавын искә төшерде. Ул татар медиасының уникальлеген аның һәрвакыт укучылар белән ачык булуына, хакимият җырын җырламауга һәм халыкчан булуына бәйли.

— 1980нче елларда мин Казанда мәктәптә укыйм, язмаларымны "Татарстан яшьләре" бастыра башлады. Редакциягә барып йөри идем, һәр кеше миңа игътибарлы булды, язмаларым чыкса, мактадылар, канатландырдылар, алар мине журналистика һөнәрен сайларга этәрде. КДУның журналистика факультетында укыганда да беренче "практика"ны шунда уздым. Әле Татарстан республикасы юк, әмма ул вакытта да газет башкача яши, эшли иде. Татар матбугаты күп түгел, әмма барысы да бик рәсми, коры тел белән язды. Алар янында "Татарстан яшьләре" нык аерыла иде, яшьләр белән аның телендә сөйләшә иде. Башка медиалар сөрсегән, ә монда фикер, тәнкыйди караш бар иде. Мин эшләгәндә мөхәррир Хәлим Гайнуллин иде, ул ләббәйкә уку журналистлар эше түгел, һәр нәрсәгә тәнкыйди караш булырга тиеш дип өйрәтте.

Аннан соң газетны Исмәгыйль Шәрәфиев җитәкләде. Аның чорында газет тагын да көч җыйды. Аның абруе бик тиз үсте. Мин Төркиягә чыгып киттем, әмма Казанга кайткан саен редакциягә керә идем. Мәрхүм Исмәгыйль абый: "Кайт, бездә эшләрсең, фатир сатып алып бирәбез" дия иде. Аның җитәкче буларак осталыгы һәм даһилыгы редакциягә көчле журналистларны җыюы, журналистикада нинди йолдыз бар - "Татарстан яшьләре" хезмәткәре. Иң көчле авторларны "Татарстан яшьләре"нә язарга җәлеп итте. Фәнзаман Баттал публицистикасы, Зөлфәт Хәкимнең юмористик әсәрләрен йотлыгып укыйлар иде. Флюра Низамова мәкаләләрен көтеп алалар иде. Газетада фикер төрлелеге һәм хөрлелеге булды. Бәхәсле теманы күтәрә белделәр, өстәгеләр ни дияр дип түгел, бу кешеләргә кызык, мөһим дип эш ителде, редакция төрле темаларга түгәрәк өстәлләр уздыра башлады, ул вакытта бу яңалык иде.

Менә күпләр Русия телевидениесендә "Взгляд" тапшыруы бар иде дип искә алалар, бу тормышта яңа сулыш иде диләр. Татарның андый журналистика үрнәге - "Татарстан яшьләре" һәм аның журналистлары.

Сәгыйть Хәйри шулай ук "Татарстан яшьләре" гомер буена татар теленә игътибар итте, аны үстерү максатын куеп эшләде, халыкчан телне кулланышка кертергә тырышты дип искә ала.

Сәгыйть Хәйри

— "Татарстан яшьләре"нә рәхмәт, алар бит урысча кулланырга күнегелгән сүзләрне дә татарчалаштырды, газетны укыган кешеләр бик тиз отып алалар иде язылган сүзләрне. Алар тел институтлары шөгыльләнгән эшне үз өстенә алды. "Татарстан яшьләре" һәр заман йөгерек, матур халыкчан тел белән язды. Бернинди дә катлаулы җөмләләр юк, кая, шаккаттырыйм әле озын җөмләләр белән дип утырмадылар. Аңлаешлы барысы да. Әмма иң мөһиме - һәр мәкаләдә фикер бар, һәр мәкаләдә - яңалык, хәбәр. Юкны бушка аудару юк, — ди ул.

Сәгыйть Хәйри "Татарстан яшьләре"нең ябулу хәбәрен авыр кичергәнен, ләкин бу бүгенге Русиядә була торган хәл дип кабул иттем дип сөйли. Татар медиасының тормышы Русиядәге сәяси хәлләргә турыдан-туры бәйле дип саный. Русиядә хөрлек булганда ул да фикерләрен ярып салды, Путинның сәяси вертикале көчәйгән саен татар медиасы да зәгыйфьләнә барды, дип сөйли ул.

— "Татарстан яшьләре"нең көчсезләнә баруы, аннары ябылуга кадәр барып җитүе Русиядәге сәясәткә турыдан-туры бәйле. 2010нче еллардан соң хәлләр начар якка үзгәрә барганын күпләр күрде. Инде авызны чамалап ачарга кирәклеге аңлашыла иде. Уңайсыз темалар барлыкка килде. "Татарстан яшьләре" дә хосусый булса да, кайда яшәгәнен, кемнәр белән эш иткәнен аңлый. Хәзер инде гомумән Советлар Берлегенең төшенә дә кермәгән цензура, диктатура. Җыр, бию, ашау, кем кемгә өйләнгән - бөтен темалар шушылар тирәсендә калды. Бу - бер фактор. Икенчесе - Татарстанда татар медиаларының саны артуы. Көндәшлекнең көчле булуы. Әлеге дә баягы "Татарстан яшьләре" мәктәптән үстергән, тәрбияләгән журналистлар үзләре күп газета ачты. Бу татар медиасының үсешенә китерде. Өченче фактор - интернетның үсеше, "ТЯ" интернетта урын ала алмады. Заманга яраклашу кирәк.

Әмма Русиядә журналистика калмады. Теләсә нинди медиа, дәүләтнекеме ул, юкмы — Путинга, аның сугышчан сәясәтенә мәдхия укырга тиеш. "Татарстан яшьләре" хосусый татар медиасы булып юкка чыкты.

БУ ТЕМАГА: "Каһарманлаштыру", "фашизмда" гаепләү һәм күрәзәчелеккә бирелү. Татар дәүләт басмалары сугыш турында ни яза

Журналист Рәмис Латыйпов алданрак чаң сугасы иде, "чирен яшергән - үлгән" дип саный: "Татарстан яшьләре"нең ябылу сәбәбе - гомуми вәзгыять тә, редакциядәге хәлләр дә... Дөресен генә әйткәндә, чирен яшергән - үлгән дигән сәбәп тә. Кызганыч.

Моннан биш еллар элек үк аларның хәлләре шактый кискенләшкән иде. Редакциядәге хәлләрне җиткерергә кирәк дигәч, никтер үзләренең әйтәселәре килмәде, бездә хәлләрнең авыр икәнен әйтсәк, кеше язылмас, дип ачуландылар да әле үземне. Алай да берничә тапкыр яздык. Әмма чынлыкта ничек икәнен белеп бетермибез бит инде. Үзләренә чаң кагарга кирәк булган да шул...", диде ул үзенең Телеграм каналында.

"ТЯ"ның ябылу турында социаль челтәрләрдә фикер язучылар йөзләгән булмаса да, кызгану хисләрен белдерүчеләр, Татарстанда газетны яшәтергә мөмкинлек табылмавына ачулы фикер калдыручылар булды. Аларның кайберләрен монда да бирәбез:

Равия Мусина: "Менә нәрсә телнең бетүен күрсәтә... Ничә буынның яраткан гәҗите бетсен инде, шәхсән мин акылыма килә алмый утырам бу яңалыктан".

Филүс Госманов: "Без булдырабызлар"га, спорт комлекслары булса, башка нәрсә кирәк түгел шул...кемгә кирәк ул, татар телендәге гәҗит-журналлар...бик жәл, комсомолга кергәннән бирле укый торган, яраткан гәжитем иде (1969 еллардан бирле, яратып укыдым)…."

Индира Сәйфуллина: "Бик авыр язма, күңелсез булып китте. Газетларга ярдәм булмауның нәтиҗәсе инде бу. Кызганыч".

Вәсиля Рәхимова: "Ничәмә-ничә еллар редакциянең эш аты булган Назилә һәм Хәлидә ханымнарның, мөхәррир Атлас әфәнденең хәлләрен күз алдына китерәм... Ничәмә-ничә ел шундый киеренкелектә эшләп, соңгы чиккәчә тырыштылар. Татар халкы, укучыларыгыз алдында йөзегез АК каләмдәшләр. Әмма тормыш дәвам итә. Югалмассыз, әйтер сүзегезне җиткерерсез, кулыгыздан каләмегезне төшермәскә Аллаһ көч бирсен, ярдәменнән ташламасын".

Розалина Зәкиева: "Чиратта кем? Барыгыз да сайлауларга бардыгыз".

Зәрия Хабипова: "Татарстан яшьләре бөтен классик язучылар: Гомәр Бәширов, Нурихан Фәттах, Мөхәммәт Мәһдиев, Миргазиян Юнысларны халыкка җиткергән газета бит ул. Сәкинә ханым Шәймиева да газетада үз истәлекләрен бастырган иде. Зөлфәт Хәким кебек хәзерге мэтрларга канат куйган газета. Ничек шуны сакламаска инде. Бу- зур ялгышлык".

Рушания Закирова: " Татарстан яшьләре" газеты - ул безнең буын газеты бит! Безне тәрбияләгән, безне үстергән, формалаштырган газет hәм без моның өчен бу газетка чиксез рәхмәтле hәрберебез!Ничек кенә кызганыч булмасын, яшьләр бүген китаплар, журналлар, газетлар укымый. Бу хакта без барыбыз да яхшы беләбез. Яшьләргә дә кызык, кирәкле булсын өчен , бәлки, аның форматын үзгәртеп, эчтәлегенә дә яңалыклар кертеп, яшьләрне күбрәк җәлеп итеп саклап калып булыр иде? 105 ел элек чыга башлаган газета бүгенге яшьләргә кызык булсын өчен күп үзгәрешләр кертергәдер , бәлки? Бик кызганыч…"

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!