Башкортстан Югары мәхкәмәсе журналист Ольга Комлевага 12 ел колония хөкемен раслады

Ольга Комлева

Журналист мәхкәмә залына аны якларга килгән кешеләргә: "Минем бар да яхшы", – дип әйтергә өлгергән.

13 ноябрьдә Башкортстан Югары мәхкәмәсе RusNews журналисты, Навальный штабының элекке волонтёры Ольга Комлеваның 12 ел колония мөддәтен гамәлдә калдырды.

Журналист мәхкәмә залына аны якларга килгән кешеләргә: "Минем бар да яхшы", – дип әйтергә өлгергән. Бу хакта RusNews хәбәр итте.

Быел 29 июльдә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе активистны 12 елга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарды.

Моңа өстәп, Комлевага бер елга иреген чикләү җәзасы билгеләнде, ул сайтлар эчтәлеге белән бәйле эшчәнлек алып бару хокукыннан мәхрүм ителде, шулай ук аңа биш ел дәвамында җәмәгать чараларын оештыру һәм аларда катнашу тыелды.

Журналист "экстремист оешма эшчәнлеген оештыруда" һәм "хәрби фейклар таратуда" гаепле дип танылды.

Быел сентябрьдә ул тикшерү изоляторында тавышы югалыу турында белдергән иде.

"8 сентябрьдән минем тавышым юк. Ирем белән очрашуда кәгазьгә язып аралашырга туры килде. Тикшерү изоляторы хезмәткәрләре дә, фельдшерлар да нишләргә белми. 28 октябрьдә буласы мәхкәмә ничек үтәчәк — беркем белми", — дип язган ул үзенең Telegram-каналында.

  • RusNews журналисты һәм активист Ольга Комлеваны узган ел 27 мартта Уфада тоткарладылар. Аны "экстремист оешма эшчәнлеген оештыруда" (Русия Җинаять кодексының 282.2нче маддәсе) гаеплиләр. Коррупциягә каршы көрәш фонды белән бәйле җинаять эше турында сүз бара. Оешма тыелганчыга кадәр Комлева Уфадагы Навальный штабы волонтеры иде.
  • Июль аенда исә бу җинаять эшенә тикшерү гаскәр турында ялган мәгълүмат тарату турында да маддә өстәде.
    Августта Росфинмониторинг аны "террорчылар һәм экстремистлар" исемлегенә кертте.
  • Комлева RusNews өчен аерым алганда Баймакта бер ел элек гыйнварда узган протест чараларын яктырткан иде. Журналист сәяси тоткын Лилия Чанышеваны хуплады, активистларның мәхкәмәләренә йөрде.
  • Оппозиционер сәясәтче Алексей Навальный нигез салган Коррупциягә каршы көрәш фондын 2021 елның июнендә "экстремист оешма" дип игълан иттеләр. Оппозиционерның оешмалары белән хезмәттәшлек иткән өчен җинаять эзәрлекләве булган дистәләгән очрак турында билгеле. Коррупциягә каршы көрәш фондына әз генә акча күчерүне дә Русия хакимиятләре экстремизмны финанслау дип бәяли.
  • Былтыр майда "Сәяси тоткыннарны хуплау. Мемориал" хокук яклау проекты Комлеваны сәяси тоткын дип таныды.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!