Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәттә 2026 елның 1 гыйнварыннан юл йөрү бәясе 46 сумга кадәр артачак. Ә айлык билет алган очракта бер тапкыр юл бәясe 36 сум булачак. Бу хакта Татарстанның тарифлар дәүләт комитеты телеграм-каналында хәбәр ителде. Барлык ташламалар да элеккечә тулы күләмдә саклана.
Мөслим, Нурлат, Лениногорски, Зәй һәм Актанышта бер билет бәясе 33 сум итеп билгеләнгән. Зәй һәм Түбән Кама районнарында шәһәр яны транспортында бер километр өчен тариф — 3,68 сум. Республиканың калган районнарында исә 2025 елгы тарифлар үзгәрешсез кала.
Тарифлар комитетында мондый карар юлчылар ташучы ширкәтләр биргән документларны тикшергәннән соң кабул иткәннәр. Максат — транспорт системының тотрыклы эшләвен тәэмин итү, хезмәт сыйфатын күтәрү һәм юлчылар иминлеген арттыру. Яңа бәяләрне исәпләгәндә маршрутларның яңартылган схемасын, пассажир ташу күрсәткечләрен, автопаркның торышын һәм яшен, эксплуатация чыгымнарын да исәпкә алганнар. Транспорт һәм социаль карталар мәгълүматларына караганла, пассажирлар агымы кабат 2019 елгы — пандемиягә кадәрге дәрәҗәгә кайткан.
Комитет белдерүенчә, тарифларның артуына берничә сәбәп тәэсир иткән: бәяләре индексының 5,1%ка күтәрелүе; ягулык бәяләренең 10,4%ка артуы; электр энергиясенең 14,3%ка кыйммәтләнүе; материаллар һәм детальләр бәясенең 11,7%ка үсүе; минималь хезмәт хакының 20,7%ка күтәрелүе; яңа автобус һәм троллейбусларны эксплуатацияләү чыгымнарының кертелүе.
Шул ук вакытта, Казанның юлчылар ташучы ширкәтләре юл бәясен 49 сумга күтәрүне, шулай ук ташламалы пассажирлар өчен бюджеттан бирелүче компенсацияне 33 сумнан 49 сумга кадәр арттыруны сораган.
Казан, Әлмәт һәм Түбән Камада юл бәяләре соңгы тапкыр бер ел элек — 2025 ел башында күтәрелде. Быел Казанда юл бәясе 43 сум, ә Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәттә — 40 сум.
Казанның җәмәгать транспорты тарифлары гомуми инфляциядән бераз калыша: 2019–2024 елларда гомуми бәяләр үсеше 45,2% булса, юл бәясе шул ук вакытта 42%ка — 25 сумнан 43 сумга кадәр артты.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!