2026 елда Татарстанда коммуналь хезмәт бәясе ике тапкыр артачак

Иллюстратив фото

Моның төп сәбәбе булып өстәмә бәягә салымның (НДС) күтәрелүе атала.

Татарстанда 2026 елда коммуналь хезмәтләр тарифлары ике тапкыр артачак. Бу хакта Татарстанның тарифлар дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лариса Хәбибуллина хәбәр итте.

Беренче тапкыр бәя күтәрү гыйнвар аенда көтелә һәм ул өстәмә бәягә салымның (НДС) артуына бәйле, ди ул.

— 2026 елда тарифлар бәясенә йогынты ясаучы факторлар бар. 1 гыйнвардан НДС күтәрелүенә бәйле 1,7 процентка "чик индексы" үсеше каралган. Гыйнвардан тарифлар төгәл менә шул НДС суммасына артачак, — дип аңлатты Хәбибуллина журналистларга.

Икенче бәя артуы октябрь аенда көтеләчәк. Еллык индексацияне июльдән октябрьгә күчергәннәр.

Хәбибуллина сүзләренчә, әлеге үзгәрешләр турында федераль орган тарафыннан рәсми карар бу атнада көтелә.

Быел 1 июльдә Татарстанда коммуналь хезмәтләр бәясе 17,5–22,3%ка күтәрелде. Бу – Русия буенча уртача күрсәткечтән ике тапкыр югарырак.

Нәтиҗәдә, халыкның коммуналь хезмәтләр өчен хисаплары, аеруча кышкы җылыту чорында, уртача 1 мең сумга кадәр артты.

  • 2026 елның 1 гыйнварыннан Русиядә өстәмә бәягә салым (НДС) 22 процентка кадәр күтәрелә.
  • Моннан тыш, әлеге салым еллык кереме 10 миллион сумнан артык булган барлык оешмаларга кагылачак (хәзерге курс белән якынча $123 мең). Элегрәк НДС еллык кереме 60 миллион сумга кадәр булган ширкәтләргә кагылмый иде.
  • Татарстан Дәүләт шурасында Русиянең салым реформасын тәнкыйтьләп чыкканнар иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!