Сугыш: Башкортстаннан кимендә 8 мең сугышчы үлгән

Башкортстанның Белорет шәһәрендә сугышчы Станислав Шоринны соңгы юлга озату, 2025 елның 8 гыйнвары

Русия күләмендә үлгән хәрбиләр саны белән Башкортстан – беренче урында бара.

Русия Украинага каршы башлаган сугышта Башкортстаннан 8 меңнән артык кеше һәлак булган. Моны Азатлык Радиосының "Сугышта үлүчеләр" проектында җыелган исемлек күрсәтә. Бу исемлекне без сугыш башыннан бирле туплыйбыз.

21 ноябрьгә без Башкортстан республикасыннан кимендә 8002 кеше үлеме турында мәгълүмат таба алдык. Күрше Татарстан исемлегендә кимендә 6722 үлгән хәрби исеме бар.

Ике республикадан Украинадагы сугышта кимендә 14724 үлем очрагы турында хәбәр таба алдык. Бер ай элек кенә, 21 октябрьдә без 14 мең исем табуын хәбәр иткән идек.

Сугышта һәлак булган хәрбиләр исемлеген Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан: рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка хәбәрләрдән туплый. Хакимият сугышта үлүчеләр санын әйтми. Чын саннар күпкә зуррак булырга мөмкин.

Русия күләмендә үлгән хәрбиләр саны белән Башкортстан – беренче урында, Татарстан икенче урында бара. Бу Русия буйлап һәлак булган хәрбиләр исемлеген туплаучы "Медиазона" проекты саннарыннан күренә. Мобилизациягә эләгүчеләр һәм ихтыярилар үлеме ягыннан – Башкортстан белән Татарстан беренче ике урында.

География

Башкортстаннан үлем хәбәрләренең төп үзенчәлеге шул – районнардан һәм авыллардан үлем хәбәрләре саны шактый. Бу күрше Татарстанда да күзәтелә, әмма анда Казан, Чаллы кебек эре шәһәрләрдә үлемнәр саны чагыштырмача югары.

"Сугышта үлүчеләр" хисабындагы харита күрсәткәнчә, Башкортстанда да иң күп үлүчеләр – Уфа шәһәреннән. Ләкин районнар белән аерма зур түгел:

  • Уфа – кимендә 692 кеше.
  • Белорет районы – кимендә 369 кеше.
  • Учалы районы – кимендә 294 кеше.
  • Стәрлетамак – кимендә 285 кеше.
  • Мәләвез районы – кимендә 248 кеше.
  • Туймазы районы – кимендә 243 кеше.
  • Баймак районы – кимендә 238 кеше.
  • Әбҗәлил районы – кимендә 207 кеше.

Харитадан күренгәнчә, үлемнәрнең зур саны республиканың төрле якларындагы районнарда күзәтелә: көнчыгышта да, көнбатышта да.

Башкортстаннан сугышта үлүчеләрнең уртача яше — 39,1

Башкортстаннан сугышка китеп, анда һәлак булучыларның урта яше әлегә соңгы хисаптагыча кала — 39,1. Әмма Азатлык аның әкерен генә үсеп баруын инде язган иде.

Үлүчеләрнең урта яше артуы – сугышта бүгенге көндә күбесенчә ихтыярилар (үз теләге белән Русия саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләр) үлүенә бәйле. Һәлак булган сугышчылар исемнәре арасында мобилизацияләнүчеләр исемнәре дә күренә, уртача 10 исемгә – 1-2 кеше. Әмма абсолют күпчелек – нәкъ ихтыярилар. Алар арасында исә күпчелекне 40-45тән олырак булган кешеләр тәшкил итә.

Бүгенге көндә Башкортстаннан иң күп һәлак булучылар — 35-44 яшьлекләр:

  • 35-44 яшь: кимендә 2283 кеше,
  • 45+ яшь: кимендә 1965 кеше,
  • 25-34 яшь: кимендә 1585 кеше,
  • 18-24 яшь: кимендә 576 кеше.

Иң күп үлүчеләр — 1980нче елларда туганнар. Икенче һәм өченче урында 1990нчы һәм 1970нче елларда туучылар бара.

Республикадан үлемнәр саны ничек арткан?

Азатлык сугыш башыннан бирле Башкортстаннан һәм Татарстаннан һәлак булган сугышчылар исемлеген җыя. Сугышның беренче ике елында бу исемлек әкерен генә җыелса, сугышның өченче елында саннар зур тизлек белән арта башлады.

Моны күрсәтү өчен Башкортстанга караган түбәндәге статистикага күз салырга тәкъдим итәбез.

Димәк, 3 мең хәрби үлеме сугышның 2,5 елында билгеле булса, калган 5 мең хәрби үлеме соңгы 1 ел һәм 2 ай чамасы вакыт эчендә билгеле булды. Әлбәттә, бу саннарга конкрет вакытта үлүчеләр генә керми, кайбер хәрбиләрне җирләү 1-2 елга соңрак уза, һәм хәзер дә без 2023, 2024 елда үлгән хәрбиләр исемнәрен күреп барабыз.

Шулай да, бик күп хәрбиләрнең үлем датасы 2025 ел булып күрсәтелә. Бу елның никадәр канлы булуын без алга таба гына, айлар узганнан соң төгәл күрә алачакбыз.

Резервтагы ирләрне күпләп җыю

Сугышка һәм хәрбиләргә бәйле тагын бер хәбәр: Русиядә резервистларны җыеннарга җәлеп итү турындагы канун кабул ителгән. Ирләрне хәлиткеч әһәмияткә ия корылмаларны саклау өчен җыя башладылар. Сүз энергетика һәм транспорт инфраструктурасы объектларын саклау хакында бара.

Хәрби җыенда (сборы) бер резервистны елына алты айга кадәр тота алалар. Бу чорда резервистлар хәрби статусы ала, социаль түләүләр дә каралган, алар төрле эшкә җәлеп ителергә мөмкин. Шул ук вакытта аларны башка төбәкләргә дә җибәрә алалар, чөнки канун текстында мондый чикләүләр юк.

Резервка ихтыяриларны куялар, моның өчен аерым килешү төзелә. Солдат һәм сержантлар 50 яшькә кадәр, кече һәм өлкән офицерлар 60-65 яшькә кадәр резервка керә ала.

"Коммерсант" бу атнада язуынча, Русиянең 20 төбәгендә мөһим объектларны саклау өчен резервистлар җыю инде бара. Алар арасында Татарстан белән Башкортстан да бар.

Татарстан мондый отрядлар җыюны канун гамәлгән кергәнче үк башлап җибәргән. Басма белдерүенчә, республикада резервистлар нефть корылмаларын саклаячак.

Башкортстанда исә аларны "Башнефть", "Уфанефтехим" һәм "Газпром"ның сәнәгать мәйданнарын саклауга җибәрергә җыеналар.

Моның ни өчен башкарылырга мөмкинлеге турында элегрәк белгеч белән әңгәмә тәкъдим иткән идек.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!