NBC News: Трамп Русия белән Украина сугышын тәмамлауның яңа планын хуплаган

Доналд Трамп һәм Владимир Зеленский Вашингтонда, 2025 елның 17 октябре

Әлеге документны Ак йорт Русия ягыннан Кирилл Дмитриев белән киңәшләшеп эшләгән, дигән басма чыганагы.

АКШ президенты Доналд Трамп Русия-Украина сугышын тәмамлау өчен әзерләнгән 28 пункттан торган яңа планны хуплаган. Бу турыда NBC News Американың югары дәрәҗәдәге рәсми затына таянып хәбәр итә. Әлеге документны Ак йорт Русия ягыннан Кирилл Дмитриев белән киңәшләшеп эшләгән, ди чыганак. Планны әзерләүдә Трампның махсус вәкил Стив Уиткофф, вице-президент Джей Ди Вэнс, дәүләт секретаре Марко Рубио һәм президентның киңәшчесе, кияве Джаред Кушнер да катнашкан.

NBC чыганагы әйтүенчә, "План ике як өчен дә озакка сузылган ышанычлы тынычлык гарантияләрен булдыруга юнәлтелгән. Ул Украина таләп иткән һәм ныклы тынычлык өчен кирәк булган пунктларны да үз эченә ала", — дигән ул. Нечкәлекләре ачып салынмый.

NBC News чыганаклары белдергәнчә, Киев планны эшләүдә катнашмаган. Украинага бары "гомуми тасвирлама" гына тапшырылган, фикер соралмаган. Украина рәсмиләре бу инициативаның чыгышын илдәге коррупция җәнҗалы белән бәйли һәм Мәскәүнең моны файдаланырга тырышуы дип бәяли.

Элегрәк Axios басмасы да АКШның яңа тынычлык планы 28 пункттан торуын язган иде.

План шартлары турында

Axios, The Telegraph, Reuters, Financial Times, Politico 19 ноябрьдә чыгарган мәгълүматка караганда, план шартлары Украина өчен бик кырыс: Донбассны фактик Русия контроле астында калдыру, Украина армиясен ике тапкыр киметү, еракка атыла торган ракетлардан баш тарту, чит ил гаскәрләрен урнаштырмау һәм урыс теленә дәүләт статусы кайтару.

The Telegraph мәгълүматына күрә, Донбасс Русия кулында калганда, Мәскәү Украинага "аренда түләве" түләргә тиеш булачак, ләкин Киевның хокукый дәгъвәләре сакланачак.

Украина һәм Европа рәсмиләре документны каты тәнкыйтьли. Financial Times язуынча, план "Русиянең иң зур таләпләренә" туры килә һәм җитди үзгәрешләрсез Киев моңа ризалашмаячак. Politico Европа илләре моңа "куркыныч прецедент" дип карый, ди.

Европа дипломатиясе башлыгы Кая Каллас та: "Теләсә кайсы план эшләсен өчен анда украиннар һәм европалар катнашырга тиеш", — дип белдерде.

Вашингтон басымы һәм Киев реакциясе

The Washington Post язуынча, АКШ Украина президенты Владимир Зеленскийны планны кабул итәргә басым ясый. Әмма Киев шартларны "тулы капитуляция" дип саный һәм Донбассның контролендә булган җирләрдән баш тартырга җыенмый.

Ак йорт Украинага АКШ армиясе министры Дэниел Дрисколл җитәкчелегендә делегация җибәргән. NBC News язуынча, делегация план турында хәбәрдар булган, тик төп сөйләшү темасы ул түгел.

Axios хәбәреннән соң Стив Уиткофф X челтәрендә "журналист моны, күрәсең, К-дан алган" дип язган. Күп матбугат чарасы моны Кирилл Дмитриевка ишарә дип аңлатты. Соңрак пост бетерелгән — журналистлар Уиткофф X-ны шәхси хәбәрләшү белән бутаган булырга мөмкин дип фаразлый.

АКШ, Украина һәм Русия рәсми рәвештә план турында фикер белдермәде.

"Тотрыклы тынычлык өчен ике якка да авыр, ләкин кирәкле компромисслар таләп ителәчәк", — дип белдерде дәүләт секретаре Марко Рубио.

Зеленский исә: "Украина президент Трампның сугышны тәмамлауга юнәлтелгән адымнарын хуплый. Без нәтиҗә бирә торган теләсә нинди форматта эшләргә әзер", — диде.

Кремль исә Путин белән Трампның Аляскадагы очрашуыннан соң "бернинди яңалык юк" дип белдерде. Русия тышкы эшләр министрлыгы да АКШтан рәсми тәкъдимнәр булмавын әйтте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!