Төркиянең Югары мәхкәмәсе ТНВның элекке журналисты Элвира Мадиярованы Русиягә экстрадицияләү карарын кире какты

Эльвира Мадиярова

Түбәндәге мәхкәмә эшне яңадан карарга тиеш булачак. Шул ук вакытта Мадиярованы иреккә чыгару үтенече кире кагылды, "җинаятьнең авырлыгы" сәбәпле ул тикшерү изоляторында калачак. 

Төркиянең Югары мәхкәмәсе Истанбул Югары җинаятьләр мәхкәмәсенең блогер, ТНВда "Җырлыйк әле" тапшыруының элекке алып баручысы, Русиядә алдашып, акча үзләштерүдә гаепләнгән Элвира Мадиярованы Русиягә тапшыру мөмкин дигән карарын кире какты. Бу хакта Төркиянең ODA TV сайты хәбәр итте.

Мадиярованың адвокаты Җәндәш Гүрол яклау мөрәҗәгатендә, Мадиярованың әлеге очракта җинаятьче түгел, ә зыян күрүче дип атады, аңа тагылган гаепләүләрнең ачык булмавын һәм бернинди дәлил булмавын әйтте. Ул шулай ук Мадиярованың 2021 елдан бирле ире һәм ике баласы белән Төркиядә яшәвен, аны Русиягә кайтару гаилә берлеген җимерәчәген билгеләде.

Югары мәхкәмә адвокат әйткәннәрне исәпкә алган, мәхкәмә карарында берничә фактик һәм хокукый хата барлыгына игътибар иткән. Эшне Истанбул мәхкәмәсе яңадан карарга тиеш булачак.

Шул ук вакытта Мадиярованы иреккә чыгару үтенече кире кагылды, "җинаятьнең авырлыгы" сәбәпле ул тикшерү изоляторында калачак.

Русиядә Мадиярова зур күләмдә акча урлауда гаепләп, читтән торып кулга алынган.

Тикшерү фаразынча, Мадиярова 2021 елда ябылган Frendex финанс пирамидасының актив әгъзасы булган. Ире Айдар Мадияров һәм әтисе Тәбриз Әхтәмов белән пирамидага башка кешеләрне җәлеп иткән, шуның өчен акча да алган.

Төркия медиасы язуынча, 2025 елның 4 февралендә ул Төньяк Кыпрыстан Истанбулга кергәндә ялган кимлек (яшәү рөхсәте) белән кулга алынган. Быел май Истанбул җинаятьләр мәхкәмәсе аны Русиягә тапшыру карары чыгарды. Әлеге вакытта ул Бакыркөй хатын-кызлар төрмәсендә тотыла.

Аның әтисе Тәбриз Әхтәмов быел җәй Казанга кайтты һәм кулга алынды.

  • Казанда оештырылган FrendeX ширкәте 2021 елның җәендә эшчәнлеген туктатты. Русия финанс министрлыгы элеге ширкәт эшчәнлегендә финанс пирамидасы билгеләре булуын белдерде.
  • Тикшерүчеләр FrendeXтан 200 млн сум зыян килүен, 300ләп кеше алдануын белдерә. FrendeX акча салучыларга айга 30-70 процент керем һәм салынган акчаларның бик имин булуын вәгъдә иткән булган.
  • Әлеге эш нигезендә төп гаепләнүчеләр булган Руслан Пичугин һәм Дмитрий Чечулин да чит илдә качып ята. Элегрәк "Бизнес Online" Чечулинны Италиядә тоткарлаганнар, әмма мәхкәмә аны Русиягә тапшырудан баш тарткан дип язган иде. Пичугинның кайда булуы турында мәгълүмат юк.
  • Frendex эше нигезендә 20 җир кишәрлеге кулга алынган. Аларның 12се Татарстанның Балык Бистәсе районында, калган 8е Мәскәү өлкәсендә. Гаепләнүчеләрнең Мәскәүдәге, Мәскәү янындагы, Чиләбедәге һәм Казандагы фатирлары да кулга алынган.
  • Әлеге җинаять эше нигезендә Алексей Тришаков белән Азат Насыйбуллинның тоткарлануы турында да хәбәр ителгән иде. Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе аларны тикшерү изоляторына ябу карары чыгарды. Алар "Аеруча зур күләмдә мошенниклык" маддәсе нигезендә гаепләнде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!