Ульян өлкәсе прокуратурасы хәбәр итүенчә, өч кеше, шуның берсе "Бердәм Русия" фиркасеннән Иске Кулатка депутаты Газинур Тимушев танышын сугышка җибәрү өчен Русия Саклану министрлыгы белән контракт төзергә мәҗбүр иткән. Моннан тыш алар аны фиктив рәвештә өйләндергән, ә сугышта югалганнан соң 14 миллион сумга якын акчасын үзләштерергә тырышкан.
"Коммерсант" басмасы язуынча, әлеге төркемне Тимушев оештырган. Аның белән бергә бу эштә "Ватанны саклаучылар" ("Защитники отечества") фондының Ульяндагы бүлеге координаторы Илдар Курмакаев һәм Алсу Абдуллина исемле хатын-кыз катнашуда шикләнелә.
Ир Саклану министрлыгы белән контрактны узган елның җәй айларында имзалаган. Шуннан соң танышлары Абдуллинаны фиктив никах корырга күндергәннәр. Сугышчы белән ялган никахта торган өчен Абдуллина ирләрдән 10 мең сум акча алган.
Тимушев һәм Курмакаев сугышка барырга күндерелгән танышының икенче банк картасын үзләренә алган һәм аннан үз кирәк-яракларына акча чыгарып барган. Барлыгы 580 мең сум туздырганнар. Ә әлеге ир-ат сугышта югалгач, Абдуллина "иренең" үлеме өчен 13,6 миллион сум компенсация алуга гариза тапшырган.
Басма язуынча, тикшерү барышында аларның бу мәкерле эше ачылган һәм төркем әгъзалары тоткарланган.
- Украинадагы сугышта һәлак булучыларның гаиләләренә берьюлы берничә миллион сумлык түләүләр килә. Бу - президент Владимир Путин фәрманына ярашлы бирелә торган 5 миллион сум, саклану министрлыгыннан 3,3 миллион сум һәм төбәкләрдән бирелә торган түләүләр.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!