Ак йорт белдерүенчә, 23 ноябрь, якшәмбе көнне Женевада Киев вәкиллеге белән узган сөйләшүләрдә сизелерлек алга китеш булган. Очрашу нәтиҗәсендә, тарафлар яңартылган һәм төгәлләштерелгән концепция әзерләгән. Вашингтон билгеләп үтүенчә, әлеге документ Украина суверенитетын тулысынча хуплый һәм гадел тынычлыкка ирешүгә ярдәм итәчәк.
23 ноябрьдә басылып чыккан белдерүдә АКШ әзерләгән 28 пункттан торган планга кертелгән үзгәрешләрнең нечкәлекләре әйтелми. Элек бу документны Киев тарадафлары Русиягә карата артык йомшак булуда тәнкыйтьләде.
"Күп нәрсә үзгәрә - без сугышны туктату өчен кирәк булган адымнар өстендә бик җентекләп эшлибез", диде якшәмбе көнне кич Ак Йорт белдерүенә кадәр чыккан видео мөрәҗәгатендә Украина президенты Владимир Зеленский.
Украина президенты офисы яңартылган һәм эшкәртелгән "солых документының" әзерләнгәнен раслады, эш якын көннәрдә Европа хезмәттәшләре белән берлектә дәвам итәчәк.
Аерым белдерүдә Ак Йорт планның яңартылган өлешен Киев өчен көчәйтелгән иминлек гарантияләрен үз эченә алуын билгеләп үтте. Украина вәкиллеге документның дәүләт мәнфәгатьләренә туры килүен әйтте.
АКШ Дәүләт сәркатибе Марко Рубио журналистларга кайбер мәсьәләләр, шул исәптән НАТОның да ролен кертеп, өстәмә эшкәртүне таләп итүен белдерде, әмма аның такымы хәл ителмәгән мәсьәләләрнең күләмен киметүгә ирешкән. Reuters хәбәр итүенчә, Рубио килешүне 27 ноябрьгә - Доналд Трамп билгеләгән вакытка төгәлләргә өмет белдергән, әмма процесс сузылырга да мөмкин дип искәрткән.
Reuters чыганаклары белдерүенчә, Зеленский АКШка инде бу атнада ук килергә мөмкин. Трамп белән очрашуда солых килешүенең аеруча да мөһим яклары, шул исәптән җир мәсьәләсе дә каралыр дип көтелә.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!