Башкортстанда Украина сугышында катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә 300гә якын җир кишәрлеге бирелгән

Иллюстратив фото

Министрлыкка тагын 30 гариза кергән.

Башкортстанда Украина сугышында катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә бушлай 278 җир кишәрлеге бирелгән.

Бу хакта Башкортстанның төбәк белән идарә итү үзәгенә биргән әңгәмәдә республиканың җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Наталья Полянская әйткән.

"Федераль канунга күрә, Русия каһарманнары, Русия орденнары белән бүләкләнгән СВОда (Русия хакимияте Украина сугышын шулай дип атый) катнашучыларының, ә алар һәлак булган очракта -гаиләләренең мондый хокукы бар", дигән Полянская.

  • Сугышта катнашучыларга бушлай җир кишәрлекләрен Башкортстан белән аннексияләнгән Кырымда инде күптән өләшәләр. Башкортстанда бу хактагы канунны республика парламенты 2023 елның ноябрендә кабул итте.
  • Татарстанда Украинадагы сугышта катнашучы хәрбиләргә өләшер өчен буш җирләр юк дигән иде элегрәк республика парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.
  • Башкортстан хакимияте республикадагы ирләрне төрле юллар белән Украина сугышына җибәрергә тырыша. Шул ук вакытта республикага көн саен диярлек мәетләр кайтарыла. Русия күләмендә үлгән хәрбиләр саны белән Башкортстан – беренче урында бара. Русия Украинага каршы башлаган сугышта Башкортстаннан 8 меңнән артык кеше һәлак булган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!