Путин урыс халкын һәм "россиян" милләтен алга сөрүче яңа милли сәясәт стратегиясен имзалды

Владимир Путин

"Дәүләт коручы" халык - урысларның мәдәниятен, традицияләрен, гореф-гадәтләрен саклауга аерым бүлек багышланган. Элекке стратегиядә ул юк иде.

Русия президенты Владимир Путин 2036 елга кадәр дәүләт милли сәясәтенең яңа стратегиясен раслады. 34 битлек фәрман рәсми хокукый актлар порталында басылды.

61 пункттан торган әлеге документ илдә киләсе унъеллыкта халыклар арасындагы мөнәсәбәтләр үсешенең төп юнәлешләрен билгели. Стратегиянең төп максаты — дәүләт бердәмлеген һәм Русиянең бербөтенлеген саклау, ил эчендәге тотрыклылыкны ныгытү һәм уртак россиянлык гражданлык үзбилгеләвен формалаштыру.

Документка күрә, милли сәясәтне гамәлгә кертү этник нигездәге каршылыкларны киметергә, эчке тотрыклылыкны көчәйтергә һәм Русия җәмгыятен ныграк берләштерергә тиеш. Әлеге вакытта Русиядә халыклар арасындагы мөнәсәбәтләр "тотрыклы" дип бәяләнә.

"Дәүләт коручы" халык - урысларның мәдәниятен, традицияләрен, гореф-гадәтләрен саклауга аерым бүлек багышланган. Элекке стратегиядә ул юк иде.

Тагын бер яңалык: Русиянең милли сәясәтен алга сөрүдә җаваплылык төбәкләргә дә салынган.

Стратегия төп янауларны да күрсәтә. Алар арасында — Русия җәмгыятен таркатырга юнәлгән "дустанә булмаган" илләр гамәлләре, яңа төбәкләрдә Русиягә каршы пропаганда һәм милләтчелек. Глобалләшү аркасында рухи-әхлакый һәм мәдәни-тарихи кыйммәтләрнең юыла баруы да милли иминлек өчен куркыныч дип билгеләнгән. Шулай ук миграция фонында кайбер төбәкләрдә этник җәмгыятьләрнең артык күпләп туплануыны хакимият хәвефле хәл буларак бәяли.

2036 елга ил халкының ким дигәндә 95 проценты үзен иң беренче чиратта россиян дип тоярга тиеш, диелә документта. Моннан тыш, хакимият 11 елдан халыкның кимендә 75 проценты илдәге халыклар арасындагы вазгыятьне уңай дип бәяләр дип өметләнә.

Алдагы милли сәясәт стратегиясе 2012 елда кабул ителгән иде һәм быел тәмамлана. Аның яңа редакциясе президентка ноябрь башында халыклар арасындагы мөнәсәбәтләр шурасы утырышында тәкъдим ителде. Ул вакытта Путин халыклар арасындагы мөнәсәбәтләр мәсьәләләре белән шөгыльләнүче хөкүмәт комиссиясе булдыруны тәкъдим итте һәм стратегиядә хәзерге янауларга тиешле җаваплар күрсәтелергә тиешлеген әйтте.

"Россиян" милләтен оештыру мәсьәләсе 2012 елгы стратегиягә салынган иде. Милләтләр эшләре федераль агентлыгы мәгълүматына караганда,
бу күрсәткеч 2018 елдан бирле тотрыклы арта: ул вакытта русияләрнең 84 проценты үзләрен "россиян" дип атаса, 2024 елга ул 92,6 процентка җиткән.

Шул ук вакытта ил күләмендә саннар төрлечә: иң түбән күрсәткеч — 88,9 процент — Төньяк Кавказ федераль бүлгесендә теркәлгән, ә иң югарысы — 94 процент — Ерак Көнчыгыш федераль бүлгесендә.

  • 2023 елда Татарстанның яңартылган дәүләт милли сәясәте програмыннан "татарстанлы" үзбилгеләнүе алып атылды, республика ватандашлыгы төшенчәсе дә юкка чыкты. Хәзер республика хакимиятенең төп максаты — "гомумрусия ватандашлыгы һәм үзбилгеләнүен, күпмилләтле Русиянең бердәмлеген куәтләү".
  • Тарихчы Дамир Исхаков "татарстанлы" үзбилгеләнүе Мәскәү басымы астында бетерелә дип саный. Бу — Русиядәге империячел сәясәтнең чагылышы ди. Ул этнолог Валерий Тишковның "россиян милләтен" төзү идеясе тормышка ашырылуы, федерализмның соңгы кыйпылчыклары юкка чыгуы турында Азатлыкка сөйләде.
  • Соңгы елларда Русиядә алып барылган сәясәт шуны ачык күрсәтә: милли республикаларның хокуклары кысыла, милли мәсьәләләр кысрыклана һәм урыс теленең йогынтысы арта. 2017 елда Татарстанда татар теле ихтыяри укытуга күчерелде, Русия белән республика арасында шартнамә озайтылмады. Ел башында Мәскәү басымы астында Татарстан Конституциясенә үзгәрешләр кертелде һәм республика "президент" атамасыннан, "суверенитет", "Татарстан ватандашлыгыннан" төшенчәләреннән колак какты. Шул ук вакытта республикада татар телен саклау комиссиясе башка телләр белән берләштерелде, ә урыс теле өчен аерым комиссия төзелде. Татарстанда татар кушымталы Русия паспортын алып булмый башлады.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!