2026 елда Токиодагы татарлар төзегән мәчет 88 еллыгын каршы алачак. Аны Япониягә килеп урнашкан мөһаҗир татарлар 1938 елда оештыра һәм төзи. Ул агачтан салына. Архитекторы - татар кешесе Абдулбасыйр Дейкиров.
Мәчеткә урынны Япония хөкүмәте бүлеп бирә, рөхсәт алуны, түрәләр белән сөйләшүләрне дин галиме Габдерәшит Ибраһимов алып бара. Мәчеткә урын Токионың Ояма-чо районында бирелә. Төзелешкә акчаны татарлар үзара җыя, махсус фонд булдырыла. Мәчет каршында татарлар татар мәктәбе дә оештыра. Мөһаҗир татарларның балалары барысы да бишенче сыйныфка кадәр шушы мәктәптә белем ала. Уку-укыту тулысынча татар телендә була. Мәчетнең беренче имамы - дин галиме Габдерәшит Ибраһимов була. Соңыннан аның эшен Мөхәммәт Габделхәй Корбангали дәвам итә.
Әмма Токиодагы җир тетрәүләре аркасында мәчет бик нык таушала, 1986 елда татарлар төзегән бина җимерелә. Мәчет озак еллар төзелми тора. Мәчет янындагы мәктәп бинасы исән кала. Ул бинада 1990нчы еллар азагына кадәр татарлардан калган архив, китаплар, матбугат саклана. Әмма ул да соңыннан җимерелә һәм биредә Төркия мәдәни үзәге төзелә. Ә тарихи мәчет урынында яңасы төзелә башлый. Бу эшне Япониядәге татарлар Төркиягә тапшыра. Төркиянең дин эшләре буенча министрлыгы архитекторларны, осталарны җәлеп итә, акча җыя. Яңа мәчет 1998 елда гына төзелә башлый һәм 2000нче елда тәмамлана. Аның архитекторы — Мөхәррәм Шәналп. Бу — госманлы өслүбендә төзеләгән Аллаһ йорты. Аның зурлыгы 1 477 дүрткел метр, ул өч каттан тора. Гөмбәзнең биеклеге — 23 метр. Манара биеклеге — 42 метр. Төзелешкә 1,5 млрд йен акча тотыла.
Киләсе елда Төркия Токиодагы мәчетенең 88 еллыгын зурлап билгеләргә җыена. Мәсәлән, Төркия парламентында - Милли Мәҗлестә аерым чаралар оештыруга әзерләнәләр. Мәсәлән, махсус күргәзмә булырга тиеш, әмма әлегә төгәл дата юк.
Шул ук вакытта кайбер чаралар инде башланып та китте. Бу көннәрдә Истанбулның хосусый Ибн Халдун университетында (бу һуманитар фәннәр белән шөгыльләнүче университет һәм аны коручы — Билал Эрдоган) Токио мәчетенә 88 еллыгына багышланган чара уздырды һәм аның кысаларында ислам дине галиме, Токиодагы мәчеткә нигез салучы Габдерәшит Ибраһимовка багышланган конференция узды. Чараны оештыручы - Төркиянең Милли Мәҗлесе, Япония һәм Төркиянең икътисад, мәдәни багланышлар өчен җаваплы эшмәкәрләр берлеге.
БУ ТЕМАГА: Сешимо: "Япониядә исламны өйрәнү өчен татар тарихын белергә кирәк"Биредә Япония, Төркия татарлары, аларның тарихларын өйрәнүче тарихчылар тупланды. Япониядән Хисао Коматсо, Набуо Мисава, Төркиядән Исмаил Төркоглы, Ибраһим Мараш, Абдулла Гүндоуды катнашты. Чарага Татарстаннан да галимнәрне көткәннәр, әмма оештыручылар сүзләренчә, соңгы елларда Татарстаннан галимнәрне Төркиядәге чараларга китертү кыенлашкан, бу Русиянең сәясәтенә бәйле дип аңлаттылар. Чарада Габдерәшит Ибраһимовның нәсел дәвамчылары, оныклары да катнашты.
Истанбулдагы чарада Төркиянең парламенты - Милли мәҗлес башлыгы Ногман Куртулмуш, Япониянең Төркиядәге илчесе Масами Тамура, Халдун университетының химаячеләр шурасы башлыгы Ирфан Гүндүз үз сәламләрен җиткерде. Гүндүз үз чиратында Габдерәшит Ибраһимовның Төркиягә, ислам дөньясына керткән мөһим хезмәтләре турында сөйләде.
БУ ТЕМАГА: Али Мәртхан Дүндар:"Төрки халыклар өч кыйтгада идарә иткән"Конференцияне Истанбулдагы Мимар Синан исемендәге сәнгать университеты профессоры Исмаил Төркоглы алып барды.
Тарихчы Токиодагы мәчетне татарлар булдырганын барысы да белә, вакытында татарлар тарафыннан куелган зур хезмәт таныла дип сөйләде Азатлыкка.
— Токиодагы мәчет тарихын Татарстан галимнәре дә, Япония һәм Төркия тарихчылары да өйрәнә. Япониянең үзендә, шөкер, бу теманы аңлаган тарихчылар бар. Алар арасында Хисао Коматсо, мәсәлән, татарча да, төрекчә дә белә. Ул озак еллар бу теманы җентекле өйрәнә. Барыбыз да, Төркиядәге галимнәрме, Япониядәге галимнәрме, Токиодагы мәчетне татарлар булдырганын белә, аны гел яза, сөйли, — ди Исмаил Төркоглы.
Үз көчләре белән мәчетне салып чыгу зур хөрмәткә ия
—Токиода әлегәчә бу манаралы бердәнбер мәчет булып кала. 1938 елда татарлар мәчет салабыз дип эшкә тотынмаса, бүген инде Төркия төзегән бина булыр идеме икән?
Эшне башлау иң авыры. Татарлар Япониядә беркем түгел, алар килгән халык. Азчылык, ватандашлыклары юк. Мәчет төзер өчен җир дә кирәк, рөхсәт тә алу мөһим. Акчасыз да берни эшләп булмый. Әмма, татарлар аларга ят булган дәүләттә мөһаҗирләр булса да хакимият белән уртак тел таба белгән. Япония өчен ислам чит дин, белмәгән, күренмәгән дин. Әмма татарлар аларны үзләренә карата белгән, ышандыра белгән. Хакимият белән Габдерәшит Ибраһимов сөйләшүләр алып барган, килешүләр төзегән. Җир алуга, анда мәчет кенә түгел, татар мәктәбен булдыруга рөхсәт алган. Үз көчләре белән мәчетне салып чыгу зур хөрмәткә ия. Япониягә ислам динен татарлар алып килгән.Татарлар ислам динен популярлаштыра башлый. Ә Япония мәдәни яктан бик ябык дәүләт, алар бик консерватив, үзенең мәдәниятын, динен саклый торган милләт.
Кызганычка, җир тетрәүләр аркасында мәчет бик искерә, җимерелә башлый. Ул вакытта инде Япониядә көчле татар диаспорасы да тарала башлый. Күп өлеше Төркиягә килеп төпләнә, бер өлеше Америкага, кем Сан Францискога, кем Нью Йорк шәһәрләренә күченә. Мәхәллә кечерәя, мәктәпкә йөрүчеләр әкренләп әзая бара. Мәчетне яңадан төзү мәсьәләсе килеп туа. Япониядәге татарлар Төркия белән тыгыз бәйләнештә булгач, бу эшне Төркиягә тапшыра. Иске мәчет җимерелә, аның урынына яңа мәчет төзелә.
Әмма профессор фикеренчә, татар мәчетенең тарихын киң җәмәгатьчелек белми кала. Ул Токиодагы мәчеткә дин галиме Габдерәшит Ибраһимов исемен бирү гадел булыр иде дип саный.
Токиодагы мәчеткә Габдерәшит Ибраһимов исемен бирү дөрес һәм гадел булыр иде
— Вакытында ул татар мәчете дигән атама белән йөргән, чөнки йөрүчеләр, намаз укучылар - татарлар. Хәзер исә бу атама кулланыштан төшеп калган. Бүген бу мәчеттә имам төрек кешесе, чөнки мәчет Төркиягә карый, имамга эш хакын Төркиянең дини эшләр министрлыгы түли, вәгазьләр гарәп телендә бара дип беләм, мәхәллә бик төрле, анда төрекләр дә, гарәпләр дә, малай халкы да, азмы-күпме японнар да бар, төрле милләт кешеләре җыела, намаз кыла. Мәчеттә никах укыту, балага исем кушу, Рамазан аенда авыз ачулар уздырыла. Биредә Юныс Әмре исемендәге Төркия институты эшли, алар теләүчеләрне төрек теленә өйрәтә, төрек мәдәнияты белән таныштыра.
Мәчеткә килүчеләр аны кем салган икән, аның тарихы нинди икән дип кызыксынамы икән - белмим. Күпчелек андый сорау бирми дип чамалыйм. Мәчетнең диварында аның татарлар тарафыннан 1938 елда салынган мәчет булуы турында кечкенә истәлек тактасы бар. Әмма бу мәгълүмат бик аз. Минемчә, Токиодагы мәчеткә Габдерәшит Ибраһимов исемен бирү дөрес һәм гадел булыр иде. Ул аны булдыруга зур көч салган шәхес. Кешеләр танып белсен, рухына дога кылсын. Бүген Токиода мәчет тора икән, аның һәм йөзләгән татарның тырышлыгы, көче, хәләл акчасы файдаланганын белсеннәр иде. Аның кабере, татарлар җирләнгән зират еракта, һәр кеше бара алмый, ә мәчеттә аның исеме булса, дога да кылу гадәткә керер иде. Кемдер кызыксыныр, тирәнрәк өйрәнергә теләр аның турында, татарлар турында, — диде Исмаил Төркоглы.
Профессор сүзләренчә, Токиодагы мәчетнең 88 еллыгын Япониядә дә, Төркиядә дә билгеләргә җыеналар. Татарстанда нинди чаралар уздырылачагы билгеле түгел. Әмма быел Татарстанда тарихчы Айдар Хәйретдиновның Габдерәшит Ибраһимов турында 100 данәләк "Фитри дин - Врожденная религия" дип исемләнгән китабы чыкты.
Исмаил Төркоглы Габдерәшит Ибраһимовны Төркиядә өйрәнәләр, аңа багышланган конференцияләр уздырылды дип аңлатты Азатлыкка. Әмма аерым Токиодагы мәчеткә багышланган чаралар булмады, бу - беренче тәҗрибә һәм киләсе елда ул тагын да зуррак масштабларда узачак, диде ул.
БУ ТЕМАГА: Казанга Япониядә басылган беренче Коръән тапшырылдыЧарада Габдерәшит Ибраһимовның оныгы Нәслихан Аксой да катнашты. Дин галименең нәсел дәвамчыларының күбесе Төркиядә яши.
— Нәслихан Аксой — Ибраһимовның оныгының оныгы. Ул Измирда яши. Конференциягә алар алтау килде. Ике ир, дүрт кыз. Ибраһимов ике тапкыр өйләнә, менә бу кешеләр икенче хатынының балаларының нәсел дәвамчылары. Араларында бабалары кебек дин белгечләре юк, әмма кем адвокат, кем эшмәкәр, икътисадчы, берсе дә төшеп калган кешеләр түгел. Әмма, кызганычка, аларда мәгълүмат юк. Габдерәшит Ибраһимов 1933 елда Төркиядән китә, гаиләсе белән аерыла. Балалары кечкенә була. Иң олы кызы Фәүзия бар иде, менә ул әтисе янына Япониягә барган кеше, күрешкән, 1944 елга кадәр яшәгән. Калган балалары әтиләрен рәсемнәр аша гына, әниләре сөйләгәннәрдән генә белгән. Ә Фәүзия апаның архивы югалган, ул теркәп барган кайбер әйберләрне, әмма берсе дә калмаган, бик кызганыч. Аның оныкларына бабалары турында тыңлау кызык, мәсәлән, Ибраһимов ул вакытта ук алдынгы фикерле иде, мәсәлән, бөтен кызлары белем ала, уллары да, — диде профессор.
Габдерәшит Ибраһимов тормышы катлаулы, кызыклы. Аның тормышы яхшы өйрәнелде. Аның турында документаль фильмнар бар, менә аның турында Netflix өслүбендә сериал булса, бер сулышта каралыр иде, дип фикере белән уртаклаша тарихчы.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!