Башкортстанда мәхкәмә актоактивист Урал Байбулатовны 20 мең сум штарфка тарткан

Урал Байбулатов

Быел август аенда мәхкәмә аңа 1 мең сум штарф түләтү карары чыгарган иде.

Уфаның Киров районы мәхкәмәсе экоактивист һәм блогер Урал Байбулатовны 20 мең сум штарфка тарткан

Ул административ кодексның 20.3.1 маддәсе (нәфрәт яки дошманлык уяту, кеше абруен кимсетү) нигезендә гаепле дип табылган. Байбулатовка "Вконтакте"да "Клип. Башкиры против русских на стрелке" һәм "Казахи ... чеченцев" дигән видео өчен беркетмә төзелгән. Мәхкәмә белдерүенчә, әлеге видео урысларга һәм чеченнарга карата тискәре караш уята.

Байбулатовка басым Кырктытаудан бакыр чыгаруга каршы чыгыш ясаудан соң башланды. Быел апрельдә Байбулатовка "ялган мәгълүмат тарату" турында җинаять эше ачылды. Соңрак аның өендә тентү узды. Тикшерү фаразлавынча, Байбулатов үзенең видеосында бакыр чыгарырга планлаштырылган җирләрдә экологик нормалар бозылу, атом калдыклары күмелүе һәм себер түләмәсен таратучы үләт базы булу турында ялган мәгълүмат тараткан. Хокук саклау оешмалары фикеренчә, әлеге видео халыкны ялгыш юлга кертеп, җәмгыятьтә киеренкелек артуга һәм протест хәрәкәте көчәюгә китергән.

Шулай уе быел август аенда мәхкәмә Байбулатовны 15 еллык элек чыккан видео өчен бер мең сум штарфка тарткан иде. Әлеге видеода Путин Һитлер образында бирелгән. Ул вакытта Байбулатовка "экстремизмны булдырмау турында" кисәтү дә тапшырылды.

Урал Байбулатов 1990 елның 4 мартында Күгәрчен районы Бикес авылында туган. Уфа сәнгать академиясен тәмамлаган.

Төрле елларда журналист булып эшләгән, эшмәкәрлек белән шөгыльләнгән.

2020 елның көзендә Куштау шиханына яклау протестларыннан соң Байбулатов "Юлдаш" радиосыннан ("Башкортстан" телерадиоширкәтенә карый) дикторлыктан китте. "Үземне экология проблемнарын чишүгә багышлыйм", диде ул.

Куштау протестлары вакытында активистларның "Координация шурасын" җитәкләде, аның исеменнән Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров белән очрашуда шиханны яклаучылар "Манифестын" укыды.

2021 елның гыйнварында Байбулатов "Республика" иҗтимагый-сәяси хәрәкәткә нигез салды. 2021 елның 23 гыйнварында Уфада Алексей Навальный тарафдарлары йөрешендә катнашты, "Ак йорт" янында митинг оештырды. Берничә көннән аны тоткарлап, рөхсәт ителмәгән чара оештыруда гаепләп, 10 тәүлеккә административ сак астына алдылар.

2021 елның декабрендә Байбулатов Баймак районы 1нче Төркмән авылында мал чире чыгуы турында видорепортаж чыгарды.

2022 елның мартында Русиянең Украинага бәреп керүен хуплады, аерым алганда "Ни өчен бу 2022 елда бара, ни өчен 2014 елда, Русия җәмгыятендә эйфория һәм патриотик кәефләр күтәрелгәндә, Украина халкы әле бик нык берләшмәгән вакытта булмады", дип әйтте.

2025 елның маенда Байбулатов Башкортстан ФСБ идарәсе башлыгы Игорь Кочневка мөрәҗәгать итеп, республика матбугат чаралары Кырктытауны эшкәртү мәсьәләсен дөрес яктыртмый дип белдерде. Аның сүзләренчә, "Ростислав Морзаголов (Башкортстанда элек мәгълүмати сәясәт кураторы, хәзер чит илдә яши - ред.) әлегә кадәр мәгълүмати сәясәткә кысыла дияргә нигез бар".

"Обеҡътивсызлык, фактларны бозып күрсәтү һәм Кырктытауны эшкәртүчеләр мәнфәгатьләрен яклаучыларын хуплау, бу үзе үк хакимияткә тискәре карашларны көчәйтә", диде активист.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!